Чисталык- инешләрдән башлана!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Гарифуллин Нафкат Маратович 2 класс МБОУ «Новокинерская СОШ» Сафина Рания Саубановна «Литературное творчество»
стих

Чисталык- инешләрдән башлана!

Элек кызлар көянтәләр асып

Чишмәләргә суга йөргәннәр.

...Суга йөрми инде хәзер кызлар

Чишмәләр дә кибеп үлгәннәр.

Су анасы елый су буенда

Саеккан бит инеш-күлләре.

Агар суны хәтта каплап киткән

Яр буенда чуп-чар төрләре!

Сандугачлар кайтмый таллыкларга

Сайрар өчен таллар калмаган.

Ә һаваны сулап булмый торган

Тоташ сөрем, төтен каплаган.

Уяндым да шундый төшне күреп

Йөгереп төштем инеш буена.

Ничек кенә ярдәм итим икән?

Изге ният минем уемда.

Тиз-тиз җыеп алдым шешәләрне,

Чуп-чар, кәгазь, пакет өемен.

Судан чыкты шулчак су анасы

Күрсәгез сез аның сөенүен!

Рәхмәт, улым, диде су анасы,

Синең кебек булсын һәр бала.

Планетаның чисталыгы бит ул

Шушы инешләрдән башлана.

У вас нет прав для создания комментариев.