Библиотечный урок
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Биектау районы Олы Кавал гомуми урта белем мәктәбе



(7нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе)

I категорияле китапханәче Нәҗемединова Лилия Азат кызы

2012 нче ел

Китапханә дәресе
7 нче сыйныф укучылары өчен

“Балалар интернетына сәяхәт”

Максат: укучыларга интернетта дөрес информация табарга өйрәтү
Җиһазланыш: презентация күрсәтү өчен компьютер, экран.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:
Китапханәче: Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең интернет турында сөйләшербез. Сез инде беләсез, һәр оешманың, завод, кибет, банклар, мәктәпләрнең, хәтта аерым кешеләрнең интернетта үз сайтлары бар. Шулар арасыннан үзеңә кирәклесен ничек эзләп табарга соң? . Сезгә крәкле сайтларны тизрәк табарга булышу өчен мин сезгә китапханә дәресе уздырам, ул “Балалар интернетына сәяхәт” дип атала. Бүген мин сезне берничә сайт белән таныштырам, алар сезгә укуда булышырлар дип ышанам.
Балалар, ә бәлки сез үзегез дә кирәкле сайтлар адресларын беләсездер? Кем әйтә ала?
Балаларның җаваплары.
Китапханәче: Әйе, интернетта безгә файдалы сайтлар бик күп. Әйдәгез әле шуларның берничәсе белән танышып китик.
Бүген мин сезгә иң беренче булып таныштырасым килгән сайт Укучылар өчен Президент сайты. Сайт 5 бүлектән тора – президент, дәүләт, демократия дәресләре, Кремль, ашыгыч ярдәм. Бүлекләрнең һәркайсы тагын берничә бүлекчәдән тора. Бу сайт 8-14 яшьлек укучылар өчен. Сайтта сез Россиянең һәм аның регионнарының хәзерге тезелеше һәм Рәсәй дәүләтенең тарихы белән таныша аласыз.
Исегездә тотыгыз, уеннар, табышмаклар, анкеталар, рәсемнәр һәм мультиклар бу бүлекләрдә аерым киштәләрдәге кебек урнаштырылган. Бу бик гади. Экранның өске өлешендә “сәхнә”, анда ясалган персонаж – синең ярдәмчең. Ярдәмчеңнән уң якта зур экран, анда бүлекләрнең исемнәре язылган – “Президент”, “Дәүләт”, “Демократия дәресләре”, “Кремль” һәм “Ярдәм”. Кирәкле бүлеккә керү өчен курсорны бүлек исеменә китерү һәм мышканың сул ягына басу җитә.
Иң өстә “Президент” дигән язу. Укучылар , ә сез Россия президентын беләсезме?
Балаларның җаваплары.
Китапханәче: “Президент” дигән язуга бассаң ярдәмчеңнең Президентның “ясалган” кабинетына күчүен күрерсең. Өстәл өстендә күптөрле кызыклы әйберләр. Укны өсләренә күчерсәң, аларның җанланганын күрерсең. Менә зур һәм кечкенә сораулар салынган тартма, янында хәзерге ил башлыгының фотолары ябыштырылган битләре белән альбом кыштырдый. Стрелканы чынаякларга китерсәң, төрле кызыклы анкета сорауларына җавап биреп һәм үзеңнең җавапларыңны хәзерге Россия Президенты В.В.Путынның җаваплары белән чагыштырып, Президент белән таныша аласың.
Сайтта “Россия” бүлеге - иң зур һәм катлаулы бүлек, монда бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар күп. Күбесе сиңа география, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләренә әзерләнгәндә кирәк булырга мөмкин.
“Кремль» бүлеге, мөгаен, сайтның иң серле бүлегедер. Кремльнең картасын күрәсеңме? Син үзеңнең ярдәмчеңне карта буенча сәяхәт итергә җибәрә аласың. Ул андагы корылмаларны карый, хәттә, эчләренә керә, андагый тарихый шәхесләр, мәскәү боярлары, воеводалары, һөнәрчеләре белән сөйләшә ала. Монда кем генә юк!....
Монда инде син сайтның электрон адресларын күрәсең.
Ә интернетта безнең Татарстан турында да сайтлар бармы соң? Кайсыгыз әйтә ала?
Балаларның җаваплары.
Китапханәче: Молодцы, балалар! Сез бик күп беләсез икән. Әйе, интернетта Татарстан белән бәйле сайтлар бик күп. Һәр илнең, дәүләтнең, республиканың интернетта үзенең рәсми сайты була. Бездә дә бар ул. Татарстан Республикасының рәсми серверы www.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан. Әлеге сайтта күбрәк рәсми мәгълүмат: Татарстан хакимиятенең структурасы, Президентыбыз нинди очрашулар үткәргән, республика икътисады ни хәлдә һ.б. Сайтны рус, татар һәм инглиз телендә укырга була.
Тагын бер сайт – www.tatcenter.ru. Бу – Татарстанның мәгълүмати-аналитик порталы. Гомуми мәгълүматтан тыш, монда тагын нинди кызыклар бар соң? Әйтик, республикабыздагы һәр район турында белешмә бар. Картаны виртуаль лупа белән карап, үз авылыңны табарга мөмкин. Ә иң гаҗәпләндергәне: яңалыклар һәр 15 минут саен диярлек өстәлеп тора.
Ә менә www.tatexpo.ru безнең кунаклар өчен махсус эшләнгән кебек. Монда республикабызның географиясе, дәүләт структурасы, тарихы, табигый байлыклары турында мәгълүмат күп. Шәп кенә фотографияләр күрергә була. Сайтның рус, инглиз һәм немец телендәге версияләре бар. Димәк, Татарстан белән Җир шарында ничәмә-ничә кеше шушы сайт аша таныша ала.
Ә менә бу сайтта – ул “Школьный сектор” дип атала - сез балалар өчен һәм балалар турында кызыклы яңалыклар, иң яңа, кайнар һәм файдалы телекоммуникацион проектлар белән танышырсыз. Бу сайтта хәрәкәт итү өчен үзегезгә ярдәмче сайлагыз.
Укучылар, ә сез дәресләргә әзерләнгәндә нинди сайтларга мәрәҗәгать итәсез?
Балаларның җаваплары.
Китапханәче: Бүген мин сезне берничә сайт белән таныштырып китәм. Алар сезгә дәресләргә әзерләнгәндә файдалы булыр дип уйлыйм.
“Балалар Куличкада” - Балалар һәм зурлар өчен күңелле хикәяләр, кызлар һәм малайларның иҗатлары, күңелле призлар белән төрле конкурслар.
“Kinder.ru” - 2000нән артык балалар сайтларына сылтама. 9 бүлектән тыш, балалар интернетының яңалыклары, интерактив уеннар, конкурслар, дуслар китабы, балалар чаты, балалар һәм ата-аналар өчен форум.
“Школа2” - Укучының электрон китапханәсе. Сайтта барлык мәктәп программасы фәннәреннән 100 дән артык дәреслек тупланган. Һәм 50 дән артык җаваплар китабы.
“Мәктәп китапханәсе” - Мәктәп программасына кертелгән әдәби әсәрләр булган сайтларга сылтамалар тезмәсе. Әдәби әсәрләр периодлар, жанрлар һәм юнәлешләр буенча классификацияләнгән.
“Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мәсьәләләр җыентыгы” - Әгәр сез берәр мәсьәләне чишкәндә авырсынасыз икән, бу сайтка керегез һәм мәсьәләнең чишелешен эзләгез. Хичшиксез мондый мәсьәләне кем дә булса инде чишкәндер.
“Умник” - Россиянең балалар интернет-фестивале: яңалыклар, проектлар. Бу сайтта син торле конкурсларда катнашып призлар яулый аласың.
“Кругосвет” - Бу универсаль энциклопедия. Монда син барлык фәннәр буенча да реферат язырга мәгълүмат таба аласын.
“Күп белүче мәктәп укучысы блогы” – монда сез барлык мәктәп предметларының яңалыклары белән таныша, виртуаль экскурсияләр үткәрә аласыз, мәктәптә һәм урамда туган проблемалар буенча психолог һәм юрист киңәшләр бирерләр, шулай ук дәресләргә кирәкле видеофильмнар карый аласыз.
Киләсе очрашуларыбызда без тагын бик күп файдалы сайтлар турында сөйләшербез. Ә хәзер әйдәгез интернетта эшләгәндә нинди кагыйдәләр турында онытмаска кирәклеген әйтеп китим әле.
1. Интернетта үзегезнең тулы исемегезне, адресыгызны, телефон номерыгызны кулланыр алдыннан һәрвакыт әти-әниегезнең рөхсәтен сорагыз.
2. Интернет челтәрендә сезне куркыткан, я сез аңламаган әйбер чыкса, һәрвакыт әти-әниегезгә, яки үзегез ышанган кешегә әйтегез.
3. Үзегезгә ошамаган, яки җавап бирергә авырсынган хатларга җавап бирмәгез.
4. Интернет челтәрендә танышкан кеше белән, әти-әниләрегез белән киңәшләшмичә һәм олы кешесез, шәхси очрашуга бармагыз.
Китапханәче: Балалар, безнең дәрес ахырына якынлашты. Игтибарыгыз өчен рәхмәт! Бүгенге дәрес нәтиҗәле булсын өчен мин сезгә югарыда әйтелгән сайт адреслары һәм кагыйдәләр язылган буклетлар өләшәм. Киләсе очрашуга кадәр, сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.