Тамырлар буенча кан йөрешенең, кан белэн тәэмин ителүнең регуляцияләнүе.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
1. Полное название школы. МБОУ «СОШ с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района
2. Название разработки. Открытый урок «Тамырлар буенча кан йөрешенең, кан белэн тәэмин ителүнең регуляцияләнүе».

3. Данные автора Салихов Фларис Мирзагитович учитель химии и биологии I кв. категории

4. Год 2013

Тема. Тамырлар буенча кан йөрешенең, кан белэн тәэмин ителүнең регуляцияләнүе.
Дәрес максаты:
• Тамырлар буенча кан йорешенен, кан белэн тээмин ителунен регуляциялэнуенен сэбэплэрен хэм узенчэлеклэрен ачыклау.
Дәрес бурычлары:
• -органнарның эшләвенә бәйле булган организмдагы кан бүленеше һәм пульс табигатен ачыкларга;йөрәк эшчәнлеге һәм кан әйләнеше түгәрәкләре турында үзләштерелгән материалны яңа тема белән бәйләргә,тамырларда кан йөрешенең һәм кан тизлеге үзгәрүе сәбәпләрен ачыкларга,кан белэн тәэмин ителүнен органнар эшчәнлеге интенсивлыгына бәйлелеген күрсәтү.
• укучыларда эксперименталь исбатлау логикасын формалаштыруны дәвам итү,группада эшли һәм нәтиҗәләр ясый белүне үстерергә.
• физиолог профессиясенә ихтирамлы мөнәсәбәт,үзеңнең сәламәтлегеңә игътибарлы мөнәсәбәт,авырулар профилактикасы әһәмиятен аңлауны тәрбияләү.
Төптерминнар:
• Артериальбасым (АБ) – ул кан тамыры стеналарына тәэсир итуче басым (кан әйләнеш системасында сыеклык басымының атмосфераныкыннан артуы)
• Гипотония–ул артериаль басымнын башлангыч курсәткечләрдән 20% ка түбәнәюе яки уртача артериаль басымнын 60 мм т.б. ка түбәнәюе.
• Гипертония–ул артериаль басымның тотрыклы югары булуы (уртача АБнан 90 мм. т.б. ка югары булуы).
• Пульс–ул йорәк циклларына бәйле булган артерия стеналарының тибүле тирбәнешләре.
Дәрес барышы:
Өй эшен тикшерү.

Сорауларга кыскача җавап бирегез:
1)Йөрәк стенасы нинди катлаулардан тора?Ул катлауларны атагыз.
2) Йөрәкнең нинди камерасы ин калын мускул стенасыннан тора?
3)Йөрәк пәрдәсе нинди функцияләр башкара?
4)Нәрсә тәэсирендә йөрәкнеңэш ритмы көчәя?
5)Нәрсә тәэсирендә йөрәкнеңэш ритмыакрыная?

Яңа материалны үзләштерү:
Тамырлар буенча кан йөреше сәбәпләре.
Кан функцияләрен кабатлап үтәбез.(Слайд 1).
Хәзер кан йөрешенең төп сәбәбенә күчәбез-кан юлларының башы белән ахырында басым аермасын тудырган йөрәк эшләвендә. Кан, теләсә нинди сыеклык кебек, югары басымлы өлкәдән түбән басымлы өлкәгә ага. Иң югары басым- аортада һәм үпкә артерияләрендә, иң түбән басым-аскы һәм өске күп канлы веналарда һәм үпкә веналарында. Шуңа күрә кан кан тамырларының артериаль системасыннан веноз системасына таба ага.
Кан басымыакрынлап төшә, ләкин тигез төшми.Артеририяләрдә ул иң югары, капиллярларда түбәнрәк,веналарда ул тагын да күбрәккә төшә, чөнки капиллярлар системасы аша канны этү өчен күп энергия тотыла: кан тамырының диаметрына һәм канның куелыгына бәйле рәвештә, кан агымына хәрәкәт каршылыгын җиңәргә туры килә.
Тамырлардан кан йөрешенең башка сәбәпләре:
-йөрәк эшчәнлеге,тамырлардагы төрле басым,скелет мускулларының кыскаруы, веналарда клапаннар булуы һәм сулыш алудагы суыру көче.
Белемнәрне ныгыту өчен үзегезнең фикерләрегезне әйтегез:капиллярларда канның акрын хәрәкәт итүнең организм өчен әһәмиятен әйтегез?Сез беләсезме,нәрсә ул инфаркт(инфаркт ул кан йөреше җитешмәве сәбәпле органның үлүе)?
Артериаль басым.
Артериаль басым бертөрле тугел,артериаль тамыр йөрәктән никадәр ерак булса, анда басым шулкадәр түбәнрәк. Артериаль басымны белергә кирәк,чөнки ул- сәламәтлекнең мөһим күрсәткече.Чагыштыру нәтиҗәләрен табу өчен, кешенең артериаль басымын аның артериясендә үлчәү һәм терекөмеш баганысы миллиметрларында күрсәтү кабул ителгән.Артериаль басымның икенче үзенчәлеге-йөрәк кыскарулары циклына бәйлелеге. Кан краынчыклардан этелеп чыкканда, артериялэрдә басым максималь һәм,ярымайсыман клапаннар ачылыр алдыннан,ул минималь була.Максималь басымны өске, минималь басымны аскы басым дип йөртәләр.АБ вакланма рәвешендә языла:санаучыда өске басым,ваклаучыда аскы басым күрсәтелә. АБ=140/70. Артериальбасымныүлчәү өчен тонометр кулланыла. Хәзер тонометрның нәрсәдән торуын һәм аңардан ничек куллануны ачыкларбыз.(Слайд2)
Тонометр белән артериаль басымны үлчәү:
Тонометрның манжеткасын кулбашына кидерәләр һәм резина груша ярдәмендә аңа һава өрдерә башлыйлар.Фонендоскопны терсәк бөгелешенең кулбаш артериясенә яткан урынына куялар. Үлчи башлаганда, манжеткада кулбаш артериясендәге канның өске басымыннан югарырак басым булдыралар. Бу вакытта фонендоскопта тавыш ишетелми. Шуннан соң, винтлы клапанны ачып, һавасын чыгаралар. Фонендоскопта кан тибеше ишетелә башлау мизгеле өске басымга, ә ишетелми башлавы аскы басымга туры килә.
-Ни өчен һәр кеше үзенең АБ үзгәрүен күзәтеп торырга тиеш?
-АБ бозылуына бәйле нинди авыруларны беләсез?
-Гипертония һәм гипотония турында сез нәрсә беләсез?
Кан басымы күрсәткечләре:
- аортада 150 мм.т.б.
- зур артерияләрдә 120 мм.т.б.
- капиллярларда 30 мм.т.б.
- веналарда 10 мм.т.б.
Кан йөрешенең тизлеге .
Кан йөрешенең тизлеге ул узган кан тамырларының аркылы кисеме мәйданына бәйле. Бәйлелек кире пропорциядә.Аортаның аркылы кисеме1 кв.см., аорта аша йөрәк этеп чыгарган канны ңыючы аскы һәм күп канлы веналарның аркылы кисемен бергә исәпләгәндә 2 кв. см. тәшкил итә. Бу закончалыкны белгән хәлдә,аскы һәм өске күп канлы венларда кан йөрешенең тизлеге аортадагыдан ике тапкыр кимрәк булуын исәпләү ансат. Чыннан да, аортада канның якынча тизлеге 50 см/с, ә күп канлы веналарда нибарысы 25 см/с кына. Гомуми мәйданы аорта мәйданыннан 500-600 тапкыр артыграк булган капиллярларда кан 500-600 тапкыр акрынрак хәрәкәтләнәчәк. Моңа ышану өчен,кан йөрешенең тизлеген тырнак йөзе тамырларында үлчик һәм аның аорта белән күп канлы веналардагы ничә тапкыр акрынрак булуын исәплик.
117 биттә лаборатор эш..
Кан йөрешенең тизлеге:
- зур артерияләрдә 0,5 м/сек.
- уртачаартерияләрдә 0,06-0,14 м/сек
- күп канлы веналарда 0,2 м/сек
- капиллярларда 0,0005 м/сек
Пульс.
Йөрәкнең һәр кыскаруында артерия стеналарында тирбәнеш барлыкка килә. Аорта стеналары сузылудан һәм аларга карынчыклардан кан килүдән артериаль тамырлар стеналарында барлыкка килгән тибүле тирбәнешләр пульс дип атала. Зур артерияләр тән өслегенә якын булган урыннарда пульс җиңел сизелә.Чигәләр,беләк артериясендә,муен артериясендәһәм беләзек янында.
Пульс тирбәнешләре капиллярларда сүнәләр. (Слайд 3).
Лаборатор эш118 биттә.
Организмда канның бүленеше.
Актив эшләп торган органнар кан белән яхшырак тәэмин ителә.Капиллярларда зур басым булганда ,алар аша күп кан уза.Әгәр кан басымы төшсә,капиллярларның бер өлеше тарая һәм алар аша кан узмый.
Артериаль басымның даимилеге саклану
Артериаль басымның бозылуы.
А. Моссо тәҗрибәсе. (Слайд 4).
Нәтиҗәләр:
1. Кан йөрешенең сәбәпләре:йөрәк эшчәнлеге,тамырлардагы төрле басым,скелет мускулларының кыскаруы, веналарда клапаннар булуы һәм сулыш алудагы суыру көче.
2. Артериаль басым (АБ) – ул кан тамыры стеналарына тәэсиритуче кан басымы. Артериаль басым бертөрле түгел, артериаль тамыр йөрәктән никадәр ерак булса, анда басым шулкадәр түбәнрәк.
3. Артериаль басымны үлчәү өчен манометр кулланыла.
4. Пульс – ул йөрәк циклларына бәйле булган артерия стеналарының тибүле тирбәнешләре.
5. Пульс чигәләрдә,беләк артериясендә,муен артериясендә һәм беләзек янында яхшырак билгеләнә.
6. Пульс физик нагрузкада, стресста, авырганда арта,һәм күпмедер вакыттан сон уз хәленә кайта.
Контроль сораулар:
• Ниндитамырлардакан йөрешетизлегемаксималь?
• Ниндитамырлардакан йөрешетизлегеминималь?
• Нәрсәулартериальбасым?
• Нәрсәулгипертония?
• Нәрсәул гипотония?
• Пульс узгәрүенеңниндикагыйдәләре бар?
Өй эше.
1.Якыннарыгызның артериаль басымын үлчәгез . Бозылулар булуы һәм булмавы турында нәтиҗәләр ясагыз.
2.Тынычлык халәтендә, физик нагрузкадан соң,акыл эшчәнлеге вакытында узегезнең пульсыгызны үлчәгез. Нәтиҗәләр ясагыз..
3.Мәсьәлә чишегез :Аортаның аркылы кисеменең мәйданы капиллярларның аркылы кисеменең мәйданыннан 500 тапкыр кимрәк. Әгәр аортаның мәйданы 10 кв. см.га тигез булуы билгеле булса,капиллярларның суммар мәйданы күпме.
4. Артериаль басым бозылулары профилактикасы турында чыгыш әзерләгез.

Литература
1. Учебник 8 кл. Биология.Человек .В.Д.Колесов, Д.В.Маш .
2. Учебник лабораторные работы 8 кл. В.Д.Колесов .
3. Тематическое планирование по биологии для 8 класса Учебник: Биология. Человек: Учеб для 8 кл общеобразоват учреждений / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев.
4. Методические пособия: Н.А.Пугал.Тематическое и поурочное планирование по биологии (к учебнику Д.В.Колесова, Р.Д.Маша).

У вас нет прав для создания комментариев.