Табигатьне саклыйк
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Воспитатель ДОУ МБДОУ «Актанышская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Шакирова

Альфира

Индусовна
Литературное творчество – стих

Табигатьне саклыйк

Ходай безгә чиксез бәхет биргән,

Яшәү бүләк иткән кешегә.

Сулар һава, эчәр суын биргән,

Гүзәл табигатьне яшәргә.

Урман-кырлар киң җәелеп киткән,

Елга-күлләр тоташ могҗиза.

Аллы-гөлле чәчәкләрдән тора,

Сандугачлы җәйге манзара.

Ямьле җәйне алтын көз озата,

Табигатьне мана төсләргә.

Җиләк-җимеш, яшелчәләр бирә,

Икмәк өләшә тырыш кешеләргә.

Салкын кыш алыштыра көзне,

Ап-ак төскә керә бар ялан.

Күңелләргә сафлык, ял өләшә,

Тынып кала тирә-як җиһан.

Табигатькә сихри яз килгәндә,

Бар тереклек итә тантана.

Җирдә кабат шау-шу ишетелә

Һәм киредән тормыш башлана.

Менә шушы гүзәллекне никтер

Күрә белми кайбер кешеләр.

Саклый белү түгел, ә һаман да,

Җимерергә генә телиләр.

Җир Ана бит шундый мәрхәмәтле,

Зинһар, зыян салмыйк, кешеләр.

Кадерен белик, баларга кушыйк,

Алар да бит яшәргә телиләр.

У вас нет прав для создания комментариев.