Алтын көз
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Воспитатель ДОУ МБДОУ «Актанышская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Шакирова

Альфира

Индусовна
Номинация «Стихотворение»

Алтын көз

Күңелләрне сагышларга төреп,

Туган якка алтын көз килде.

Табигатьне төрле төскә кертеп,

Бар җиһанга сихри моң элде.

Һаваларда төркем-төркем булып,

Кошлар саубуллашып очалар.

Әйтерсең лә, бар канатлары белән,

Кешеләрне кат-кат кочалар.

Агачлар да моңсуланып калган,

Балкымыйлар бәхет-шатлыкта.

Яңгырлар да бик еш ява хәзер,

Аяк асты тоташ балчыкта.

Кояш та яктыртмый көне буе,

Күк йөзендә кара болытлар.

Бертуктаусыз ачы җил сызгыра,

Әйтерсең лә, усал ерткычлар.

Ә шулай да көз үзенчә матур,

Күрә белгәннәргә бигрәк тә,

Үз муллыгы,үз туклыгы белән

Урын ала һәрбер йөрәктә.

Җиң сызганып эшли белгәннәргә

Җәлләми ул ризык-нигъмәтен.

Бер кызганмый бүләк итә сөю,

Күпләр таба үзенең бәхетен.

Алтын көзләр насыйп итсен безгә,

Шатлык-куанычта яшәргә.

Сау-сәламәт, кайгы-хәсрәт күрми,

Киләсе көзләргә дә җитәргә.

У вас нет прав для создания комментариев.