Сагын....
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Камалтдинова Альфия Фанисовна, Кашапова Равиля Рависовна

Сагыну…..

  1. Әй,гомерләр,аккан сулар кебек,

Кай арада агып киттегез?

Егермем тулган җәйләрдә

Сугыш афәтләре күрдек без...

  1. Хәзергедәй күз алдымда

Ул чакта күргәннәрем.

Оныта алырлык түгел бит ул...

Куркудан тетрәнгәнем!

  1. Күккә карап сорау бирәм:

Кайчан бетә бу мәшһәр?

Матур гына яши идек

Илебезне сукты кәһәр!

  1. Бу фашистка нәрсә җитми?

Туктамый кан коюлар

Хатын-кыз, бала яшеннән

Әллә ләззәт тоялар?

  1. Август аен кйткән идек

Матур туй мәҗлесенә,

Кәхәр суккан июнҗ ае

Аерды бит мәңгегә.

  1. Насыйп булмады ул чакта

Туйларны гөрләтергә,

Ак күлмәкләр урынына

Шинельләр кунды иңгә.

  1. Белорусия чигенә

Эшелоннар ачылды,

Күпме парлар шул чагында

Мәңгегә аерылды.

  1. Ул безнең соңгы очрашу

Булувын без белмәдек,

Бар да яхшы булыр,очрашырбыз дип

Брест вокзалында хушлаштык.

  1. Хәзер менә яу кырында

Эзлим мин сине генә

Йөрәккә уелган йөзең

Чагыла һәр кешедә.

  1. Аунап яткан солдат күрсәм

Абынып чабам янына

Әйлндреп йөзен ачканчы

Йөрәгем утта яна.

  1. Бу солдатта син булмадың

Бу тән синеке түгел.

Кайларда гына йөрисең?

Синсез бит рәхәт түгел.

  1. 4 ел буе эзләдем мин

Ләкин таба алмадым,

Сугыш бетте, ә син һаман

Минем янга кайтмадың.

  1. Синдәй насыйп ярны башка

Мин инде табалмадым,

Гөмер узды, мин ялгызым

Балалар да тапмадым.

  1. Хыялларда гына калды

Без уйлаган ак тормыш,

Язмышны пыр-зар китерде

Шушы котычкыч сугыш.

  1. Хәсис кәһарман иленә

Җитмәде нигә җирләр?

Шуның өчен гомерләрен

Бирде бит синдәй ирләр.

  1. Йөрәгемдәге яраны

Төзәтеп булмас инде,

Күкрәк тулы бу сагыну

Гомер басылмас инде.

  1. Юк,кирәкми сугышлар!

Күрү насыйп итмәсен,

Чәчәк кебек бу тормышка

Берүк күзләр тимәсен!

  1. Дөньяның кадерен белегез!

Дөньяның рәхәтен күрегез!

Сезнең өчен, ишетегез

Безнең бу җиңүебез!

У вас нет прав для создания комментариев.