Бабам-батыр солдат
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Название работы

Бильданова Руфина Газизовна

3 класс

МБОУ «НОШ №5» г.Нурлат РТ

Мулюкова Фиалка Равиловна

«Война в судьбе моей семьи»

«Бабам-батыр солдат»

Конкурс «Мы победили!»

Номинация «Война в судьбе моей семьи»

Бабам-батыр солдат

1.Кырык беренче елның
Җәйге матур таңында,
Бөтен кеше рәхәтләнеп
Йоклап яткан чагында,

Фашистлар бәреп кергән
Безнең илнең чигенә.
Ул сугышта бабамнар
Күрмәгәннәр ни генә?!

Бомбалар шартлаганда
Атакага барганнар.
Канлы сугыш кырында
Һәлак булып калганнар.

Фашистлардан коткарып
Күпме авыл-шәһәрне,
Илгә кайткан аларның
Батыр дигән хәбәре...


2.Минем бабай сугышка
Киткән атка атланып.
Атта төшкән сүрәте
Тора һаман сакланып.

Сугышка кергән бабай
Атланып үз атына.
Газиз башын салган ул
Ватан-ана хакына...


3.Кулына мылтык алып
Бабам сугышка киткән.
Фашистларны дөмбәсләп
Берлинга барып җиткән!

Батыр солдат булган ул
Унсигездә булса да.
Картаерга ашыкмый
Туксан яше тулса да!

Җиңү бәйрәмен елда
Каршы алам ди үзем.
Мин дә истә тотармын
Бабамның шушы сүзен!..

4.Минем бабам сугышта
Танкист булып, танкта
Берлинга барып җиткән
Тормыйча тукталып та...

Җиңү яулап кайткан да,
Утырган тракторга.
Трактор да буйсынган
Бабам кебек батырга...

Бабам әйтә, танклар
Уенчык кына булсын.
Трактор-комбаеннар
Кырларда эшләп торсын!

                                                                       Бильданова Руфинә, 3 сыйныф

У вас нет прав для создания комментариев.