бөек җиңүгә-68 ел
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Биектау районы
Айбаш урта мәктәбе.

Куркыныч сан түгел 13.
Бу билгеле:1418!
(Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган кичә)


Башкарды: китапханәче Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы

2013 нче ел.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык-Бөек Җиңүнең 68 еллык бәйрәме белән котлыйбыз.
Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы белән без Сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.
2 нче алып баручы: Исәнмесез, авыл ветераннары! Исәнмесез, апалар, абыйлар, әтиләр-әниләр, әбиләр-бабайлар!
Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, Сезгә дан һәм мәхдия җырлар өчен һәм Сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
1 нче алып баручы:1941 нче ел. 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.
2 нче алып баручы: Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
1 нче алып баручы: Бөек Ватан сугышына безнең Көек авылыннан 175 кеше китте.
Бер кайтырбыз,- диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
2 нче алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз ,-диеп китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
1 нче алып баручы: Әле исән калган батыр улың,
Яши халкы белән ул бергә.
Тыныч тормыш өчен тырыша ул,
Җырлап иген игә ул җирдә!

2 нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
1 нче алып баручы: Әйе, бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!”- дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп калган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле. Үгет-нәсихәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.
2 нче алып баручы: Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә Көек авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды.
1 нче алып баручы: Кызганычка каршы, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлары-бызның сафлары көннән-көн сирәкләнә. Шуңа карамастан, аларның кайберләре әле дә безнең сафта, безнең белән бергә. Шундыйлардан Галиев Сөләйман абый. Сүзне ветеранга бирик. Рәхим итегез, Сөләйман абый.
(Ветеран чыгышы)
2 нче алып баручы:16-17 яшьлек кызларның өлешенә дә тиде ул каһәр төшкән сугыш. Я, әйтегез, аларның үз тиңнәрен табып кияүгә чыгасы, үз оясын корып, балалар үстерәсе килмәдеме? Аулак өйләрдә төннәр буе чыра яктысында чигү чигеп, хыял канатларында очкан бу кызларның андый хыялы булмаганмы әллә? Аннан соң да әле ак күлмәкле кызларга, ак биләүдә ятучы сабыйларга бер генә тапкыр кызыгып карамаганнардыр. Тупылдатып бала сөяргә, сөелергә хокуклары бар иде бит аларның.
1 нче алып баручы: Әйе, шул сугыш өзде бер дигән алма кебек кызларның өметләрен, мәхәббәтне, хыялларны тартып алды. Авыр эш, кайгы, күз яшьләре тиз картайтты шул аларны. Үтә дә сабыр, тыйнак, кече күңелле бу апалар гомер буе карт кыз исемен күтәрделәр.
2 нче алып баручы: Сугыш ул ике бөркетен, ике ир-егетне сугыш кырына очырган Фатыйма әби Әгъләмова. Ике баласыннан берсен дә- Шәүкәтен дә, Мансурында көтеп ала алмады ул. Үле хәбәрләре килгәч тә, гомере буе көтте ул газизләрен.
1 нче алып баручы: Сугыш.... күпме япь-яшь гомерләрне
Иртә алып китә?
Күпме толлар авыр тормыш йөген
Ялгыз сөйрәп үтә.
Безнең белән бергә юллар ярып,
Атлый алар килер заманга.


Тол түгел син: ире яуда йөргән
Солдат хатыны син һаман да.
2 нче алып баручы. Кеше күңелендәге җәрәхәтләр,
Еллар үтү белән җуела.
Окопларда ятып калган ирләр,
Истән чыкмый гомер буена.
Сугыш безнең өчен ул- балаларын кочаклап тол калган, ирләре белән берничә генә ел яшәп калган Вәлитова Гөлчирә апа, Камалиева Саимә апалар. Һәр йортта бар андыйлар.Алар гомерләре буена сугышта ятып калган ирләрен көттеләр, гомер буе аларга тугры булып калдылар.
1 нче алып баручы. Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Авылда нинди эш булса, барысы да шушы апалар кулыннан үткән. Ил язмышы- алар язмышы булды. Тизрәк Җиңү килсен,- дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт Сезгә!
2 нче алып баручы. Хөрмәтле апалар! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез җир сөрдегез, сукаладыгыз,чәчтегез. Тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт Сезгә! Без, яшь буын, Сезнең бу фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез.
1 нче алып баручы. Күпләре, корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдылар. Ул тракторлар еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә.Ә сабан артында-әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Шундыйлардан-Шәмсеруй Нургалиева һәм Кашфруй Хөснетдинова.
2 нче алып баручы. Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә,
Әнкәй һаман елап җибәрә.
40,50 чакрым язгы суда-
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.

1 нче алып баручы. Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
...Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра-шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә-икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган,
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар,
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
2 нче алып баручы. Сугыш ул безнең өчен-41 нче ел балалары.Аларның күбесе, әтиләре сугышка киткәч дөньяга килгән сабыйлар.Әнә шулай, әтиләрен күрмичә, гомер буе әтиле балаларга кызыгып яшәделәр алар. Аларның да “әти”дип кычкырып әйтәсе килгән чаклары күп булгандыр, мөгаен. Шөкер, әниләре канаты астында ким-хур булмадылар, үстеләр, кеше булдылар. Хәзерге көндә менә дигән итеп яшиләр, балалар үстерәләр, балаларының, оныкларының иң сөекле дәү әтисе һәм дәү әниләре булып, кадер-хөрмәттә яшиләр. Вәлитов Нурьяз абый, Шәйдуллина Мөслимә апа-шундыйлар.
1 нче алып баручы. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнец йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: “Их, минем дә әтием исән булса иде,”- дип авыр суладыгыз, башкалар “минем әти” дип сөйләгәндә сезнең “әти” дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сушыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.
Әткәләре күрә алды микән,
Биләүдәге чагын аларның.
Әй, бигрәк тә көчле давылланган
Вакытлары иде заманның.
2 нче алып баручы. Сугыш ул безнең өчен- яраланып әсирлеккә эләккән, мең газаплар кичереп тә туган авылына кайта алмаганнар. Гомер буе авылда яшәргә, икмәк үстерергә хыялланган асыл ир-егетләр аз үлмәде ул сугышта. Барып баш ияргә каберләре дә юк бит аларның.
1нче алып баручы. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл- моның ачык мисалы.

2 нче алып баручы. Элегрәк әсирлектә булганнарга караш башка иде. Әйтерсең, алар бу язмышны үз теләкләре белән сайлап алганнар. Күпләр сугыштан кайта алмады, ә Мифтахов Зөлкарнәй, Һидиятуллин Әгъләм, Фаруков Әгъләм, Ганиев Гыйлаҗ, Газизҗанов Гани абыйлар, концлагерь тәмугын кичеп, исән-имин кайта алдылар.
1 нче алып баручы. Андыйларның язмышы ачы була. Бигрәк тә, Газизҗанов Гани абыйга гомер буе шул көннәрнең ачысын җилкәсендә татып яшәргә туры килә. Оныткан чагында да исенә төшереп торалар. Ул гомер буе кимсенеп, куркып, сагаеп яшәргә мәҗбүр була. Ләкин аны тынычлыкта калдырмыйлар, Магаданга сөргенгө сөрәләр.
2 нче алып баручы. Һәр ел Җиңү көнендә авылыбызның уртасында урнашкан һәйкәл янына ветераннар җыйнала. Язгы кояш нурында күкрәкләрендә орден-медальләр ялтырый. Ел саен кемнәрдер булмый бу бәйрәмдә. Әйе, ел саен кими, аралары сирәгәя бара ветераннарыбызның.
1 нче алып баручы. Ветераннарыбызга кадер-хөрмәтне кызганмыйк. Аларның тормышына кызыгырлык түгел. Югыйсә, аларның күңелләрен эретергә чын йөрәктән чыккан бер җылы сүз, җылы караш, аз гына мактап кую да җитә бит.
2 нче алып баручы. Тормыш дәвам итә. Инде ветераннарның оныклары да күптән үсеп җиттеләр, үзләре-әти-әниләр. Ләкин әле алар да кулларына автомат алырга, ут эченә керергә мәҗбүрләр. Юк дисәк тә, әле монда, әле тегендә ут чыгып тора. Кайнар нокталар дип исемен үзгәртсәк тә, ул шул ук сугыш, шул ук үлем, аналарның мәңге кипмәс күз яшьләре.
1 нче алып баручы. Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез.Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә жигелдегез. Сез үз хезмәтегезне намус белән үтәдегез. Күпләрегез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!
2 нче алып баручы. Менә инде 68 ел тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик-дуслар аша...
1 нче алып баручы. Булмасын иде сугышлар. Бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да. Өйләрдә гөрләп туйлар узсын, дөньяга сабыйлар туып торсын. Һәркайсы
әтиле, әниле булсыннар! Җирдә мәхәббәт, матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклар.


Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сау-сәламәт яшәгез.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!

У вас нет прав для создания комментариев.