Уткүзкәй белән дуслаш.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБДОУ №22"АЛСУ" г.Альметьевск Р.Т.
"Уткүзкәй белән дуслаш"
Зарипова Гузель Наилевн
2 категория воспитатель по обучению татарскому языку 2012г.

Максат: юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау
Бурычлар:1.балаларның җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү,юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
2. балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү,игътибарлылыкны арттыру.3.үзара дуслык,ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.
Сезне “Алсу” балалар бакчасы яшь юл йөрү инспекторлары командасы сәламли.
1бала. Игътибар, балалар диеп,
Исемләдек девизны
Без тапкыр, уңган баалар
Җиңәбез барыгызны!
2 бала. Ничек урамда йөрергә,
Ничек юлны чыгарга,
Кайда хоккей уйнарга,
Таудан чана шуарга
Барысын да яхшылап
Аңлатырбыз без сезгә
3 бала. Авыр булса да эшебез
безнең башлар югары
һәрберсе атый безне -
юл йөрү инспекторлары
4 бала. Җайлап кына утырыгыз
арыгандыр күбегез
юлда йөрү кагыйдәсен
сезгә сөйләп бирербез.
(шатлыклы көй яңгырый Белмәмеш залга йөгереп керә.)
Белмәмеш.
Дускайларым мин эләктем
Зур һәм шаулы шәһәргә
Монда бернәрсә аңламыйм
Инде миңа нишләргә?
Машиналар таптый язды,
Светофорны белмәгәч.
Шундый да зур каланы
бер тапкыр да күрмәгәч.
Автобус, трамвай, поездлар
туктаусыз йөреп тора
юлны каян чыгыйм дигән
уйлардан башым тора.
Бәлки ярдәм итәрсез сез
бу шәһәрдә йөрергә
юл йөрү кагыйдәләрен
тулысынча белергә.
5бала. Тапкырлау таблицасы кебек
Юл кагыйдәләрен бел
Тротуарның уң ягыннан
Һәрвакытта да син йөр.
Белмәмеш.
Бернәрсә дә аңламыйм
Һаман юлны чыга алмыйм
6 бала. Юлны бары тик җәяүлеләр өчен махсус эшләнгән урыннан гына чыгарга ярый.
Белмәмеш. Кызыл төскә юлны чыгам ,
Тукталырга уем юк.
(Машина тавышлары ,Белмәмеш.егыла.)
7 бала. Күпме бала һәлак була
Машинага тапталып
Статистика куркыныч,
Укып кара утырып.
Белмәмеш . ух-ух,җәрәхәтләр.авырту, яралар.
8 бала. Бәхәсләшмичә генә
Кагыйдәләрне өйрән
Уткүз биргән сигналларны
Аер син бер-берсеннән.
9 бала. Өч тәрәзә светофорда
Юл чатында шуңа кара
Тәрәзәдә кызыл яна-
-тукта дия- ашыкма.
10 бала. Әгәр сары ут янса
Сабыр булырга кирәк
Юлны аркылы чыкма-
Әзерләнергә кирәк.
11бала. Әгәр яшел ут янса
Ашыкмый гына атла.
.Белмәмеш. Аңладым дуслар ,аңладым
Мин башка тәртип бозмам
Кагыйдәләрне белмичә
Мин сезне газапламам.
12бала. Һәрвакыт безнең шәһәрдә
Тынычлык бәйрәм итсен
Начар бәла-казаларны
Бер кеше дә күрмәсен.
Кулланылган әдәбият.
1.Музыка как средство обучения детей младшего дошкольного возраста правилам дорожного движения в детском саду.Казань 2003.
2.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы.Казан 2010.
-----------------

У вас нет прав для создания комментариев.