Дөрес сөйләргә өйрәнәбез.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәренең «4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе

Дөрес сөйләргә өйрәнәбез
Уртанчылар төркемендә ачык дәрес.

Миндиярова Галия Рафаэловна
2 нче категорияле тәрбияче.



2013 ел.
Максат. Артикуляцион аппарат күнегүләре эшләүне дәвам итү, - с, - з авазларының әйтелешен иҗекләрдә, сүзләрдә, сүзтезмәләрдә ныгыту; авазларны ишетә белү күнегүләре, балаларның авазлар турында белемнәрен киңәйтү, тел культурасына кызыксыну уяту һәм тәрбияләү.

Җиһазлар. Көзгеләр (һәр балага бирелә). Рәсемнәр: сыерчык, песнәк, сандугач, кызылтүш, каз, йозак, сәгать, су, сыер, “тавык һәм чебиләр”. Каз һәм төлке маскасы.

Дәрес барышы. Исәнмесез балалар. Ана теле дәресен башлыйбыз. Бүген без сезнең белән авазларны чиста, дөрес итеп әйтергә өйрәнәбез. Моның өчен без тел һәм иреннәр өчен күнегүләр ясыйбыз. Хәзер барыгыз да көзгеләрне алыгыз.

1 нче күнегү. Авызларны зур итеп ачыгыз һәм телне чыгармыйча гына ябыгыз.
( 5 тапкыр )
2 нче күнегү. Елмаябыз, матур тешләребезне күрсәтәбез һәм авызны ябабыз.
( 5 тапкыр )
3 нче күнегү. Башта аскы тешләр белән өске иренне, аннары өске тешләр белән аскы иренне йомшак кына тешлибез.
( 5 тапкыр )
4 нче күнегү. Тел белән качыш уйныйбыз. Телне тышка һәм эчкә йөртәбез.
( 6 тапкыр )
5 нче күнегү. Иреннәрне бик нык итеп алга бүлтәйтәбез ( үпкәләгән сыман ), елмаябыз, ләкин тешләрне күрсәтмибез.
( 5 тапкыр )
6 нчы күнегү. Сызгырабыз. Көчлерәк.

Карагыз әле, балалар, минем кулымда нинди рәсемнәр. Әйдәгез исемнәрен әйтеп чыгыйк:
- сыерчык, сандугач, песнәк, кызылтүш.
- Бер сүз белән аларны ничек әйтеп була?
- Кошлар.
Мин хәзер кошларның исемнәрен кабат исегезгә төшерәм, ә сез игьтибар белән тыңлагыз.
- Сыерчык, кызылтүш, сандугач, песнәк. Нинди авазлар ишетәсез?
- - с, - з авазлары.
Дөрес балалар. Менә бүген шул авазларны ныклап өйрәнәбез. Әйдәгез әле, - с авазын әйтеп карыйк, хәзер – з авазын. Авазны әйткәндә һава теш ярыкларыннан чыга. Тешләр кысыла, иреннәр җәелә, тел очы тешләргә тия.

Хәзер “Ана каз” дип аталган уен уйнап алыйк. Беребез ана каз булыр. Икенчебез төлке булыр, ә калган балалар бәбкәләр. Ана каздан калышмагыз, төлке тотуы бар. Менә бер көтү бәбкәләр әниләренә ияреп, үлән ашап йөриләр. Алар каршысына төлке килеп чига. Ана каз аларны куа: - с- с- с- с. Ә төлке курка, шулай да бәбкәләрне эләктереп алырга тырыша. Ә сез тоттырмагыз. Уенны башлыйбыз.

Икенче уен “ Бал кортлары һәм шөпшәләр” дип атала. Ярты төркем бал кортлары, яртысы шөпшәләр була. Бал кортлары шундый уңганнар: бал җыялар, менә бу почмакта сезнең балыгыз саклана, сез балны шөпшәләрдән саклыйсыз. Ә алар эшләмичә генә баллы булырга телиләр. Бал кортлары шөпшәләрне без - з - з дип куарга тиеш. ( Кабатлаганда рольләр алышына ).

Урыннарга утырып “ Кайтаваз” уенын уйныйбыз. Мин иҗекләрне, сүзләрне әйтермен, ә сез кайтаваз булып минем арттан дөрес һәм матур итеп кабатларсыз:
1. са, си, су, со, сә, аз, әз.
2. за, зу, зә, зо.
3. су, каз, боз, баз, без.

Хәзер “ Без, без, без идек” уенын уйнап алабыз. Уенның сүзләрен искә төшерик.
Без, без, без идек
Без унике кыз идек.
Базга төштек, май ашадык
Келәткә кердек бал ашадык
Кап та коп миләшем
Авызыңны ач та йом.
Бу сүзләрне әйткәч авызны ябабыз, бер-беребез белән сөйләшмибез, елмаймыйбыз. Кем түзми, шүл уеннан чыга.
Бер-беребезнең бармакларын тотыйк, барыбыз бергә башлыйбыз.

Карагыз әле, мин сезгә нинди рәсем алып килдем. Бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?
- Тавык һәм чебиләр.
- Дөрес. Нәни чебиләр турында бик матур “ Чебиләр зарядкасы” дигән җырны искә төшерик.
Нәни чебиләр барсы да
Сары майка кигәннәр
Зарядка ясарга диеп
Су буена килгәннәр
Корт, корт, корт, корт
Сары майка кигәннәр
Корт, корт, корт, корт
Су буена килгәннәр.

Балалар, мин табышмаклар әйтәм, сез җавабын эзләгез.
1. Келт, келт итә алга китә ( сәгать ).
2. Өрми-нитми, беркемне дә кертми. Ул нәрсә? ( йозак ).
3. Исе юк, төсе юк. Аннан башка тормыш юк ( су ).
4. Үлән ашый, май ташый ( сыер ).
Сәгать сүзе ничек әйтелә: нечкәме әллә калынмы? ( нечкә ). Йозак ( калын ), су ( калын ), сыер ( калын ).

Үткән дәрестә өйрәнә башлаган тизәйткечләрне кабатлап үтик.
1. Саран Сара саный-саный сарыгына салам сала,
сарыгына саламны да санап сала
2. Тиз әйт, тиз әйт.
Тизрәк, тизрәк
Тиз, тиз, тиз – дип
Тизәйткеч.Тизәйткеч ул
Тиз әйттереп,
Телебезне төзәткеч.

У вас нет прав для создания комментариев.