Элметем-туган шэхерем.
Рейтинг:   / 15
ПлохоОтлично 

1. Город Альметьевск МБДОУ №21 "Гвоздика."
2. "Әлмәтем -туган шәһәрем."
3. Шириазданова Гелюся Минзакиевна -воспитатель по обучению детей татарскому языку.
4. 2013 год.

Әлмәтем –туган шәһәрем.
Максат:
1.Балаларның туган шәһәребез Әлмәт турындагы кузаллауларын ныгыту,аның тарихы ,урамнары ,матур урыннары ,табигате ,шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте турындагы белемнәрен тулыландыру .Сөйләм телен үстеру ,яңа сүзләр (чулпы ,беләзек ) белән таныштыру .Балаларның музыкаль белемнәрен ,бию хәрәкәтләрен ныгыту.
2.Шәһәребезнең сәнәгате , мәдәнияте турында мәгьлуматларны гомумиләштеру.
3.Туган җиреңне хөрмәт итәргә ,халкыңа мәхәббәт хисе тәрбияләргә , дус тату яшәргә өйрәтү.Татар халык җырларына ,биюләренә карата уңай караш тәрбияләү.
Хәзерлек эшләре :
1. Әлмәт урамнарына ,Татар Дәүләт Драма театрына, ”Нефьтче “ мәдәният сараена ,Г.Тукай һәйкәленә , туган төбәкне өйрәну музеена экскурсияләр һәм күзәтүләр.
2. “Безнең шәһәр “ альбомын карау.
3. Шәһәребезнең иҗат кешеләре белән таныштыру , шигырьләрен уку,җырларын тыңлау ,өйрәну.
4. Күрсәтмәлелек : мультимедиа аппараты ,магнитофон ,Әлмәт язучылары портретлары ,экспонатлар :беләзек ,чулпы,читек,чабата .

Эшчәнлек барышы :
Хәерле көн балалар !
Хәерле көн минем бакчам !
Хәерле көн кадерле кунаклар !
Балалар без сезнең белән узебезнең туган шәһәребез турында сөйләшербез.Әйтегез әле шәһәребеәнең исеме ничек ?(Әлмәт )
Ул кайда урнашкан соң? (Татарстанда )
Әйе,купләрегезнең туган шәһәре Әлмәт .Ул Татарстан Республикасының иң матур шәһәрләренең берсе булып санала .Соңгы елларда бигрәктә зурайды, матурайды.Безнең шәһәребез нәрсә белән данлыклы соң ? Ул узенең “кара алтыны “- нефьте белән күренекле .Менә шуның өчен Әлмәт нефтьчеләр төбәге ,нефтьчеләр башкаласы дип йөртелә .без матур ,төзек шәһәрдә яшәвебез белән горурланабыз.балалар шәһәребезнең куренекле урыннарына сәяхәткә барабызмы ?
Әйтегез әле безнең бакчабыз нинди урамда урнашкан ? (Ш.Мәрдҗәни )
Шиһабетдин Мәрҗәни –зур белемле галим булган.Ул тарих ,география,халык иҗаты һәм башкалар турында куп хезмәтләр язып калдырган купкырлы шәһес.(Фотографиясен курсәтеп китү).Бакчабыз шәһәребезнең үзәгендә урнашкан шуна күрә кирәкле җиргә җәяүдә ансат кына барып була шулай бит балалар .Сез әзерме сәяхәткә?
Җыр “Күңелле сәяхәт” Ә.Хадиева музыкасы ,А,Минхаҗев сузләре.
1 нче тукталышыбыз (слайдта рәсем күрсәтелә )-туган төбәкне өйрәнү музее.
Музей –безнең тарихыбызны ,үткәнебезне туплап торучы урын ул.Ә тарихыбызга куз салыйк әле ..Моннан куп еллар элек шәһәребез урынында кечкенә авыл булган .
Әлмөхәммәт атлы мулла агай
Зәй ярына килеп утырган .
Үзе булган болгар нәселеннән
Бичура хан дигән токымнан ..
Иң беренче булып шушы урында
Йорты нигезенә таш салган .
Шуның өчен безнең шәһәребез
Әлмәт исеме белән аталган.
Слайдтан элеккеге Әлмәт авылы күренешен карап китү.
Биредә урманнар үскән,боргалана –боргалана Зәй елгасы аккан ,зур иген кырлары җәелеп яткан .Халык игенчелек,терлекчелек белән шөгыльләнгән. Шулай еллар узган биредә нефть тапканнар . Монда нефтьчеләр дә, төзүчеләр дә башка һөнәр ияләредә тырышып эшләгәннәр.Музейда бик куп экспонатлар саклана .Менә элек әбиләребез кигән киемнәр: күлмәк алъяпкыч ,калфак ,түбәтәй,чабата ,читекләр. Шулай безнең гүзәл хатын –кызларыбызның бизәнү әйберләредә булган .Карагыз әле менә бу-чулпылар. Алар көмеш тәңкәләрдән ясалган булган . Аны чәчләрне толым итеп үреп тагып куйганнар. Менә бу-беләзек .Аны шулай ук көмеш, алтыннан ясаганнар ,кулны матурлау өчен кигәннәр.(Экспонатларны карау )
Балалар сәяхәтебезне дәвам итәбез .
“Күңелле сәяхәт” музыкасы яңгырый .
2 нче тукталыш(слайдта рәсем күрсәтелә.) –“Нефтьче “мәдәният сарае . Безнең шәһәребездә талантлы кешеләр күп .Ә концертлар ,бәйрәмнәр шушы бинада уза.Төрле түгәрәкләр эшли. Балалар биергә ,җырларга ,төрле музыкалҗ инсрументларда уйнарга өйрәнәләр.Безнең балалар арасыда да бию түгәрәгенә йөрүчеләр бар .Әйдәгез аларның чыгышларын карап китик әле.
Татар халык биюе
Балалар сәяхәтебезне дәвам итәбез .
“Күңелле сәяхәт” музыкасы яңгырый .
3 нче тукталыш ( слайдта рәсем күрсәтелә.) -“Татарстан нефтенең 60 еллыгы “ исемендәге мәдәният һәм ял паркы.Әлмәт шәһәренең нәкъ узәгендә урнашкан әкияти паркны уңган нефтьчеләребез матур итеп төзекләндерделәр Монда бугенге көндә 25 төрле аттракцион эшли , безнең якларда сирәк очрый торган агачлар ,куаклар үсә,зоопарк бар . Дан аллеясы бар ,сугышта үлгән каһарманнар истәлегенә һәйкәл куелган анда мәңгелек ут янып тора. Без сезнең белән җиңү бәйрәмендә монда чәчәкләр куябыз.
Шигырь -Л.Кәшфи “ Шайтан күләсәсендә .”
Туктап тормый әкрен генә
Әйләнә зур күләсә .
Әбиләр дә , бәбиләр дә
Утыралар теләсә.
“Шайтан күләсәсе ” диеп
Атала бу тәгәрмәч.
Бөтен тирә –як күренә ,
Тәгәрмәч белән менгәч .
Парк уч төбендә кала ,
Кешеләр бөҗәк кебек.
Исебез китте , Әлмәтне
Биеккә менеп күреп.
Тасма –тасма урамнары ,
Матур яңа өйләре .
Кайсы йортта ниләр барын
Миңа әни сөйләде.
-Ә-ә-нә теге биек бина
“Татнефть” дип атала
Шунда нефтьче –инженер
Безнең күрше апа да.
Бусы –театр бинасы ,
Бу –мәчет манарасы .
Бар да –нефтьче хезмәте ,
Бар да –алар мирасы .
-Әлмәтебез –гөлбакча !-дип
Кычкырдым күккә менгәч .
Мин дә шәһәрне төзермен ,
Ямьләрмен үсеп җиткәч.
Шәһәребездә күп милләтле халык яши . Балалар сез нинди милләтләрне беләсез ? (татар ,рус ,чуваш ,мари ,үзбәк ) Әйе алар барысыда үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслык булса яшәү күңелле
Уңай була һәрбер кешегә.
Балалар әйдәгез әле дуслык турында җырлы-биюле уен башкарып китәбез.
Җырлы –биюле уен “Дустым бар “ Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре.
Балалар сәяхәтебезне дәвам итәбез . “Күңелле сәяхәт” музыкасы яңгырый.
4 нче тукталыш ( слайдта рәсем күрсәтелә).Тагын бер кат шәһәребезгә күз салыйк әле. Ак стеналы ,колонналар белән ясалган бинаны таныйсызмы ? Әйе ,бу -Татар Дәүләт Драма театры бинасы . Бу бинада Әлмәтнең танылган артистлары эшли .Без монда кызыклы спектаклләр ,концертлар карарга йөрибез. Әйдәгез бина эченә күз салыйк әле , безнең яшь артистларыбыз нәрсә күрсәтерләр икән ?
Сценка “Уткүзкәйдә кунакта.
“Алып баручы:
Урманда яшәүче дусларыбыз юл билгеләрен ,юл кагыйдәләрен белмәгәннәр ,сезгә шул турыда сөйләрбез. (Балалар маскалар киеп керпе,куян,тычкан ,төлке ,бүрегә әйләнәләр.)
Менә бервакыт урманда
Уткүзкәй пәйда булган .
Барлык урман дуслары
Аны карарга җыелган .
Керпе башлаган сузне...
Керпе :
Уткүзкәй янсын өчен
Кирәк электор тогы ,
Чыбыклар ,баганалар,
Тагын-тагын ,әллә ниләр
Аның басып торуыннан
Файда юк икән –безгә.
Бүре:
Керпе белән килешәм
Әгәр ул эшләсәдә
Файдасы юкла миңа ,
Кызылда-туктап торырга,
Яшелдә-куян куарга..
Ай-ай булмыйла болай.
Куян :
Гафу итегез,
Кызу итеп йөгергәндә
Уткүзкәйгә игьтибар итәргә?
Кирәкми миңа болай
Калсынла шулай. Тычкан:
Җир астында үз-үземә
Юллар казыйм ,
Миңада кирәге юк ,дип уйлыйм.
Төлке:
Безнең үзебезнең тәртипләр
Киселештә кирәкмәс
ГАИлар һәм ДАИләр.
Алып баручы:
Барсыда шулай булган
Шаулап утыра урман
“ Уткүзкәй” генә эшсез
Агачта эленеп калган.
Бүре ,куян ,төлке ,тычкан
Түгел бит ,балалар- без
Бакчаларга йөрибез.
“ Уткүзне” узебез белән
Бакчага алып китәбез...

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар юл хәрәкәте билгеләрен беләләр ,юлларда иминлек кагыйдәләрен һәрвакыт үтиләр.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез балалар . “Күңелле сәяхәт” музыкасы яңгырый.
5 нче тукталыш ( слайдта рәсем күрсәтелә) Ленин урамында ,Татарстан кинотетры янында олуг шагыйребез –Габдулла Тукайның һәйкәле урнашкан. Бөек Тукаебызны бүләк иткән ямьле апрель аенда шигырь бәйрәмнәре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Әлеге чарада шигърияткә битараф булмаган ата-аналар ,балалар,язучылар ,кунаклар катнаша . Әйтегез әле балалар Әлмәт язучыларыннан кемнәрне беләсез ?(Клара Булатова ,Нур Әхмәдиев,Илусә Нәбиуллина,Саҗидә Сөләйманова ,Энҗе Мөэминова) Балалар сайлап алып, таныш язучыларның портретларын күрсәтәләр. Тукайга багышланган шигырләребезне сөйләп китик әле .
Әле укый белмәсәктә туган телне җырлыйбыз,
Бу-Тукай абый бүләге ,иң гүзәл бер җыр дибез .
Әкиятләрен сөйләп ,тыңлап ,телләребез ачыла ,
Су анасы , шүрәлеләр ,безнең дуслар барсыда.
Тукай абый синең иҗат , һәркем өчен олы үрнәк.
Синең кәҗә белән сарык , нәниләргә –иң зур бүләк.
Тукай абый !Гасырлардан –гасырларга күчәрсең син,
Еллар үтәр ,сулар агар ,мәңге-мәңге яшәрсең син.
Балалар без сезнең белән шәһәр буйлап сәяхәт иттек .Шәһәребез көннән-көн матурая,зурая.
Әлмәтем –бик матур шәһәр
Бик яратам мин аны .
Кышларыда ,җәйләредә
Гаҗәеп матур аның.
Эш сөюче нефтчеләр ,
Заводта эшләүчеләр
Һәммәседә үзара
Дус һәм тату яшиләр.
Җыр “Күңелле безнең шәһәр.” Л.Батыркаева музыкасы,Г Зәйнашева сүзләре.

У вас нет прав для создания комментариев.