Каен агачы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Турыдан-туры аралашу эшчәнлеге "Каен агачларын ясау"
Тәрбияче Шарипова Илгизә Разяповна
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре "Катнаш төрдәге 2нче "Теремкәй" балалар бакчасы"
Шөгыль төре: рәсем шөгыле.
Яшь: 6 – 7 яшь.
Максат:
1. Балаларны каен агачын алгы, арткы планда урнаштырып ясый белергә һәм күләгә төшерергә өйрәтү.
2. Агач ясау алымын ныгыту.
3. Матурлыкны күрә һәм аның белән соклану хисе тәрбияләү. Агачларны сакларга омтылыш уяту.
Җиһазлар: каен урманы рәсеме, дидактик уен “Агачка ярдәм”.
Методик алымнар: күрсәтү, физминутка, әңгәмә, рәсем ясау.
Сүзлек өстендә эш: актив сүзләр: каен, каенкай, бөдрә каен, ак каен, яфрак, күләгә. Пассив сүзләр: алгы план, арткы план, мальберт, мастерской.
Индивидуаль эш: пассив балалар белән шөгыльләнү, кабатлау.
Алдан эшләнгән эш: карт һәм яшь каенны күзәтү, балалар белән төрле иллюстрацияләр, рәсемнәр карау, матур әдәбият әсәрләрен уку.
Шөгыль төзелеше: / минутларда /
Әңгәмә – 5
Каен агачын ясау алымнарын өйрәтү – 5
Физминутка – 2
Мөстәкыйль эш (музыка астында) – 12
Нәтиҗә – 2
Дидактик уен – 4.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче. Балалар, бүген атнаның ничәнче көне?
Балалар.Бүген атнаның икенче көне – сишәмбе.
Тәрбияче. Ә нинди ел фасылы?
Балалар. Хәзер яз.
Тәрбияче. Ә язның нинди ае?
Балалар.Язның беренче ае – март.
Тәрбияче. Ә без нинди шәһәрдә яшибез?
Балалар.Без Азнакай шәһәрендә яшибез.
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Безнең шәһәребез каен агачына бай. Әйдәгез менә шушы рәсемне күзәтик әле. Без монда нәрсә күрәбез?
Балалар.Каен агачларын күрәбез.
Тәрбияче. Халык аны, яратып, ничек атый?
Балалар.Каенкай.
Балалар.Бөдрә каен.
Балалар.Ак каен.
Тәрбияче. Тирә-якта әле кар ята, ә агачлар кышкы йокыдан уянып киләләр. Аларның тамырлары эрегән кар дымын суыра башлый. Кәүсә буенча бөреләргә кадәр су күтәрелә.Ул татлы матдәләрне эретә.Менә ни өчен агачларның согы татлы була. Туклыклы су белән туенган бөреләр бүртеп ачылалар да яфракка әйләнәләр.
Агачтагы ярадан күбекләнеп агучы татлы каен суы безгә бигрәк таныш. Яра ачык калса, бөреләргә һәм яфракларга бик кирәкле сок агып бетәргә, ачык ярадан каенга төрле авырулар эләгергә мөмкин. Мондый хәл булмас өчен яраны балчык белән сылап китәргә кирәк. Моның бер авырлыгы да юк! Ә шуның белән без агачны авырудан гына түгел, үлемнән дә коткарырбыз. Агачларның язгы уянуларын төсләреннән дә белеп була: кәүсәләре ачык яшел төскә керә. Бу үзгәреш урманны ерактан күзәткәндә бигрәк яхшы сизелә. Каен суын кайдан алып эчәргә була?
Балалар.Каен суын кибетләрдән алырга була.
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Хәзер без сезнең белән яфрак яра башлаган яшь һәм карт каен агачларын ясарбыз. Аларны кәгазь битендә алгы һәм арткы планда төшерербез. Рәсемне без альбом битен горизонталь куеп ясарбыз. Аның кәүсәсе юанрак. Ә ботаклары нинди була?
Балалар.Ботаклары сыгылып төшкән була.
Тәрбияче. Ә яшь каенны арткы өлешкә ясарбыз. Аның кәүсәсе нинди?
Балалар.Яшь каенның кәүсәсе нечкәрәк була.
Тәрбияче. Ә яшь каенның ботаклары кайда карап үскән?
Балалар.Яшь каенның ботаклары өскә карап үскән.
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Каеннарның кәүсәсендә тагын нәрсәләр бар?
Балалар.Каен кәүсәсендә кара таплар бар.
Тәрбияче. Каенга шушы тапларны төшерербез. Тагын каен агачларына яфраклар ясыйбыз. Яфраклар ботакның уртасыннан чыга. Яфракларны фломастер белән төртке итеп ясыйбыз.
Әйдәгез, шушы каеннарның күләгәләрен дә ясыйк. Кояш сул якта урнашкач, күләгә уңга төшә. Агач янында күләгә юан күренә, ә бара-бара ул бөтенләй нечкәреп – югала. Яшь каенга да шулай ук күләгә ясыйбыз.
Балалар каен агачын һавада ясап карыйк әле. ( Һавада ясау)
Бу яшь һәм карт каенны мин ничек итеп ясадым?
Балалар.Башта каенның кәүсәсен ясыйбыз. Аннан соң ботакларын төшерәбез. Ботакларга яфраклар ясыйбыз. Һәм соңыннан карт һәм яшь каеннарның күләгәләрен ясыйбыз.
Тәрбияче. Дөрес. Әйдәгез бераз ял итеп алабыз.

Физминутка “Яз килде”.
Киң итеп җәеп колач ( кулларны як-якка җәяләр),
Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән).
Елмаеп тора кояш (кулларын өскә күтәрәләр),
Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән),
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

Тәрбияче. Рәсем ясау өчен әйдәгез эш урынына – мастерскойга барабыз. (Көй куела. Балалар рәсем ясыйлар.)
Тәрбияче. Рәсемнәрне төгәллибез. Әйдәгез,шушы рәсемнәрегездән каен урманы ясыйбыз. Рәсемнәрегезне монда алып килегез. Карыйк әле балалар кайсы каен агачы бик матур килеп чыккан?
Балалар.Миңа менә бу каен агачы ошады.
Тәрбияче. Без бүген нәрсә рәсеме ясадык?
Балалар.Карт һәм яшь каен рәсемнәрен ясадык.
Тәрбияче. Балалар урыннарыбызга утырыйк та “Агачка ярдәм ит” дигән уен уйнап алабыз. Менә бу өстәлдә тылсымлы яфраклар ята. Ә бу корыган агач. Безгә шушы агачны җанландырырга кирәк. Искә төшерик әле агачлар үссен өчен нәрсәләр кирәк аларга? Әйдәгез бер яфракны алабыз да, әйтеп карыйбыз. Беренче чиратта нәрсә кирәк?
Балалар.Су кирәк.
Тәрбияче. Дөрес. Бу яфракны агачка беркетәбез. Тагын нәрсә кирәк?
Балалар.Җирне йомшарту кирәк.
Балалар.Агачны ярату кирәк.
Балалар.Җылылык кирәк.
Балалар.Кояш кирәк.

Кулланылган әдәбият:
1. Туган телем – бөек анам теле / З. М. Зарипова җитәкчелегендәге иҗади төркем. – Яр Чаллы, 2004. – 127 б.
2. Закирова К. В. Уйный-уйный үсәбез ( Балалар бакчасында уеннар):Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 175 б.
3. Казакова Т. Г. Развивайте у дошкольников творчество: ( Конспекты занятий рисованием, лепкой, аппликацией). Пособие для воспитателя дет. сада. – М.: Просвещение, 1985. – 192с.

У вас нет прав для создания комментариев.