Р.К.Шәехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” буенча балаларга рус телен өйрәтү эшен оештыру
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чит телгә өйрәтү проблемасы галим-методистларның, иҗади эшләүче тәрбияче-педагогларның, ата-аналарның игътибарын күптән җәлеп иткән. Бүгенге көндә бу дәүләт дәрәҗәсендә чишелешен таләп итә торган проблема. РФ Мәгариф һәм министрлыгы, төбәкләрдәге мәгариф органнары тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча зур эшләр башкарыла.
2010 нчы елның 16 нчы мартында Федераль дәүләт таләпләре кабул ителде.
Татарстан Республикасында тагын бер проект тормышка ашырыла: РЦПРО Ф-118, «Поликультурная образовательная модель как основа российской гражданской идентичности обучающихся образовательной школы».
2011 нче елда “Бәләкәч” программасы старт алды.
Саналып киткән документларның барысында да баланы кече яшьтән чит телгә өйрәтү зарурлыгы турында әйтелә.
Чит телләргә иртә өйрәтә башлау бала шәхесен үз-үзенә ышанычлы итеп үсүенә тәэсир итә, гомуми мәдәни сыйфатлар формалаштыруда зур роль уйный, хәтта башка мәдәни тормышны өйрәнүгә этәргеч булып тора.
Укытучылар, тәрбиячеләр, методистлар бер максатка берләшеп, чит телгә өйрәтүне иртә башларга кирәклеген аңлап эшләргә тиеш.
Моның өчен нәрсәләрне күз алдында тотарга соң?
- Тел - иң беренче чиратта аралашу чарасы, шуңа да аралашу өчен җирлек, ягъни аралашу эшчәнлеге булсын.
- Телнең кагыйдәләре, закончалыклары, структурасы өйрәтелмәсен, ә бәлки, телне куллана белергә өйрәтергә кирәк.
- Телне өйрәткәндә, практик аралашу максатын гына күз алдында тотмаска, ә бәлки баланың шәхесен үстерүне дә максат итеп куярга.
ТР да ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре тигез дәрәҗәдә өйрәнелергә тиеш. Без татар мохитында яшибез, татар теле – төп аралашу телебез. Рус теле дәүләт теле булгач, рус телен өйрәнү ихтыяҗы туды, хәзер аны өйрәнү өчен алшартлар булу кирәк.
Эшне ничек оештырырга һәм нәрсәдән башларга?
1. Рус теленә өйрәтү программасының булуы һәм аның безнең шартларга, безнең җирлеккә, белем һәм тәрбия бирү стандартларына туры килүе. (Р.К.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”).
2. Балаларның психологик-педагогик, физик үзенчәлекләрен исәпкә алу.
3. Укыту-методик әсбапларның, информацион чараларның булуы.
4. Тәрбияченең яисә укытучының профессиональ хәзерлеге.
5. Рус теленә өйрәтүче педагогның тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе методистлары белән иҗади педагогик мөнәсәбәттә булуы.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә рус теленә өйрәткәндә дөрес педагогик технологияләрне куллану зарур:
- Бала өчен яңа булган телгә өйрәткәндә, уңай шартлар, яхшы аралашу мохите тудырылырга тиеш.
- 4-7 яшьлек балаларның эмоциональ, хәрәкәтчән, тәэсирләнүчән, тиз аруларын исәпкә алып, метод һәм формаларын алыштырып тотрырга.
- Уен эшчәнлеген нигез итеп алып эшләгәндә генә, рус теленә өйрәтүнең тәрбия, үстерү, белем бирү кыйммәте үз көчендә калачак.
- Ниндидер нәтиҗәләргә ирешү рус теленә өйрәтүче педагогның тел осталыгына, методик алымнарны тиешле урында куллана белүенә, үзенең дөньяга карашы тиешле дәрәҗәдә булуыннан тора.
- Кече яшьтә баланың белергә, нәрсәдер өйрәнергә теләге бик зур була, тәрбиячеләр менә шул омтылышны сүндермәскә, ә бәлки, алга таба да балага шул өлкәдә үсү мөмкинлеге тудырылырга тиеш.
- Мәктәпкәчә яшьтәге баланы рус теленә өйрәткәндә түбәндәге төп технологияләрне кулланабыз:
- Аралашу методикасы;
- Индивидуаль якын килү методикасы;
- Уен методикасы;
- Театральләштерелгән эшчәнлек методикасы;
- Сынлы сәнгать эшчәнлеге методикасы;
- Сүзле иҗат.
Белем бирү процессы балаларның төрле эшчәнлегендә тормышка ашырыла: уен, аралашу, хезмәт, танып-белү-эзләнү, музыкаль-эстетик, нәтиҗәле.
“Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”нда балаларны рус теленә уртанчылар төркеменнән өйрәтә башларга тәкъдим ителә. Бу яшьтәге балаларга тел өйрәтү өчен атнасына 15 минут, зурлар төркемендә 25 әр минут, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 ар минутлы өчәр шөгыль бирелә. Бу вакытны эш төрләре буенча тәрбияче планлаштырган тәрбия һәм белем бирү процессына яраклаштырып бүлә.
Тәрбиячегә рус телен өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне ясалма тудырылган тел мохитендә үзләштерелүен онытмаска кирәк. Тел мохите үстерелешле характерда булырга тиеш. Рус телен өйрәтү өчен махсус бүлмәләр булдыру зарур.
Рус телендә сөйләшергә өйрәнү ул – сүзләр, аңлатмалар ятлау гына түгел, ә башка культуралар тирәлегендә яшәргә өйрәнү дә. Башка телне өйрәнү – башка культура, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары, әкиятләре, балалар уеннары, фольклоры белән танышу.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә чит тел мохите тудыруда төп чараларның берсе булып өлкәннәрнең чит телдә сөйләм эшчәнлеге тора. Өйрәтү характеры сөйләм өйрәтү буенча махсус шөгыльләрдә генә түгел, ә балалар эшчәнлегенең төрле төрләрендә һәм режим моментларында чагылсын. Табигый рәвештә барлыкка килгән сөйләшүләр балаларга сөйләм тәртибе моделе һәм охшарга тырышу өчен үрнәк булып тора.

У вас нет прав для создания комментариев.