Конспект Урманга сәяхат.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Минязева Гулия Абузаровна Воспитатель 2 младшая группа. МБДОУ №4 РТ. г.Лениногорск
Урманга сәяхат.
Максат: Балаларга урман тормышы турында башлангыч төшенчә бирү. Анда бик күп агачлар, куаклар үсә, җәнлекләр, кошлар яши. Урманда һәр җәнлек азыкны, яшеренү урынын үзе таба. Балалрга рәсемнәрдән агачларны, җәнлекләрне танырга өйрәнү. Урманда яшәүчеләрне белергә кызыксыну уяту,аларга карата сак караш тәрбияләү. Аларга урманда яшәү бик авыр икән ен аңлату.
Җиһазлар: Чыршы,каен агачлары. Куян, төлке, аю рәсемнәре. Яз рәсеме. Кәгазъдә боз сөнгеләре ясалган шуңа тамчылар ясау.
Дәрес барышы: -Әйдәгез әле балалар, без урманга кунакка барып кайтыйк. Менә урман. Урманда саф һава, чөнки агачлар күп үсә.
(Сулыш алу гимнастикасы) пихта исе иснәү.
Табышмак: "кышын да, җәен дә яшел".
Бу нинди агач?
- Чыршы.
- Яхшы дөрес балалар.
Ул гел яшел ылыслы, ылыслары чәнчә.
- Ә чыршы төбендә нәрсә утыра?
- Куян.
- Куян озын колаклы.
- Балалар, әйдәгез куянга күчтәнәч калдырыйк.
- Балалар карагыз, әле нинди эзләр икән бу?
- Эзләр буенча барыйк әле.
- Агач төбендә аю утыра.
- Аю көрән,зур .кыш йоклый,җәен урманга патша.
- Бу агач ,нинди икән?
- Ак кәүсәле . бөдрә таҗлы.
- Каен .
- Каен биек-без тәбәнәк.
- Физ минутка.
- Аюга күчтәнәчкә бал калдырыйк.
- Урман бик куе балалар,эчкә кермик.
- Бу кырыйда тагын чыршы агачы.агач башында тиен утыра,бездән куркып менгән күрәсен
- Балалар тиен чикләвек ярата,агач башында сикереп йөри.
- Әйдәгез,тиенгә күчтәнәчләребезне калдырыйк.
- Урманны борчып озак йөрмик бакчабызга кайтыйк.
- Урманда нинди җәнлекләр күрдек?
- Куян.аю.тиен.
- Нинди агачлар күрдек?
- Чыршы,каен.
- Урманда хәзер елның нинди вакыты килде?
- Әйе, яз башланды.
- Яз килгәч көннәр озая.Карлар нишли?
- Карлар эри.
- Түбәләрдән тамчылар тама.
- Артур, яз турында шигыреңне сөйләп күрсәт,әле матур итеп.
- Тышта яз
- Яңа башлана
- Түбәдән тамчы
- Тып_тып тама.
- Рәхмәт Артур, бик яхшы булды.
- Менә балалар, язгы картинаны карап үтик.
- Картина карау.
- Менә монда балалар, өй кыегыннан асылынып торучы боз сөнгеләре. Менә боз сөнгесен, мин сезгә күрсәтергә алып кердем.
- Ул салкын,шома,кулда эри.
- Әйдәгез хәзер боз сөнгесеннән тамучы тамчыларны рәсемдә ясап үтик.
- Рәсем ясау.
- Яз турындагы җыр"Яз килде".
- Түгәрәктә,яз турында кабатлау.
- Бик яхшы булды балалар,булдырдыгыз,рәхмәт.
- Шуның белән дәресебез тәмам.
- Кунаклар белән сабуллашыйк.
- Саубулыгыз.
- Җыр:”Яз килде”
- Кояш көлеп карый безгә күзләр чагыла,
- Елгалардан бозлар ага,
- Диңгез ярына.
- Тып-тып итә
- Язгы тамчылар.

У вас нет прав для создания комментариев.