«Әбидә кунакта»
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
ИБЭ барышы

Тәрбияче: балалар, буген без сезнеӊ белән авылга әбигә кунакка барабыз. Нәрсәгә утырып барырбыз микән?
Балалар: автобуска утырабыз.
Тәрбияче: автобуска утырыр очен билетлар алыгыз. (кызыл һәм зәнгәр түгәрәкләр).
Балалар хәзер елнын кайсы вакыты әле?
Балалар: кыш.
Шигырь:
Ап-ак тун киеп кыш килде
Яфрак-яфрак кар ява,
Без дә кидек жылы туннар
Куркытмый салкын һава.
Тәрбияче: менә без килеп тә життек, автобустан тошәбез.
Ишек шакыйлар, әби чыга.

Әби: исәнмесез, балалар.
Балалар: исәнмесез.
Әби: кунакка килдегезме? Әйдэгез узыгыз.
Тәрбияче: балалар, әбинен ишек алдында нинди йорт хайваннары бар микән, карыйк әле.
( кыргый хайваннарны аерып алу )
Тәрбияче: тавыклар ничәү?
Балалар: күп.
Тәрбияче: сыер ничәү?
Балалар: бер.
Тәрбияче: тавыклар нәрсә ашарга яраталар?
Балалар: бодай.
Тәрбияче: әйдәгез әле күп итеп бодай бортекләре ясап, тавыкларны сыйлыйк.

Рәсем ясау – бармаклар белән.
Рәсемнәрне әбигә бирү.
Әби: рәхмәт инде сезгә балалар.
Саубуллашу.
Автобуска утырып кире кайту.
Тәрбияче: балалар без сезнен белән бүген кая бардык? Нишләдек без анда? Сезгә кунакта булу ошадымы?
Балаларнын җаваплары.

У вас нет прав для создания комментариев.