Һөнәрле халкым
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ



«Һөнәрле халкым »




Тәрбияче: Касыймова А.Р

2014 ел

Максат: Балаларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру, һөнәр осталыкларының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал: Магнитофон, татар өе рәсеме, савыт-саба, бизәкле көянтә, чиккән киемнәр, өй бизәү әйберләре.
Кулланылган әдәбият: К.В.Закирова “Әхлак нигезе – матур гадәт”.

Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Безнең татар халкы гомер-гомергә эшчән халык булган. Ирләр дә, хатын-кызлар да күп төрле һөнәрләр белгәннәр. Үз һәнәрләренә кечкенәдән үк балаларын да өйрәткәннәр, һәнәргә ир балаларны – ата кеше, кыз балаларны – ана кеше өйрәткән. “Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз” – дигәннәр борынгылар. Моның белән алар һәр һөнәрнең кирәклеген, тормышта һәрвакыт ярап куярга мөмкинлегенә аңлатканнар. Исегезгә төшерегез әле, татар халкының нинди һәнәрләрен беләсез?
Балалар:
- Әбиләребез чигү чиккәннәр: сөлгеләр, ашъяулыкларга, пәрдәләргә, киемнәргә төсле җепләр белән матур бизәкләр төшергәннәр.
- Сәйлән белән калфак, түбәтәйләр чиккәннәр.
- Бәйләгәннәр.
- Бабаларыбыз чын осталар булганнар. Агачка, калайга төрле бизәкләр ясаганнар һ.б.
Тәрбияче бик матур бизәлешле агач өй рәсеме күрсәтә. Балалар белән тәрәзә йөзлекләре, өй кыегы, капка-койма бизәлеше турында сөйләшенә. Аларның бизәлешенә, зәвыгына, бизәкләрнең камиллегенә игътибар ителә.
Тәрбияче: Агач эше белән шөгыльләнүчеләрне балта осталары дип атыйлар. Алар йортлар, мунчалар салганнар, чишмәләрне буралар белән әйләндереп алганнар. Балта осталарын халык элек-электән хөрмәт иткән, алар зур дәрәҗәле кешеләр булганнар. Әйдәгез шул турыда бер шигырь укыйк.
Әтидән өйрәндем.
Минем әти алтын куллы,
Эшләмәгән эше юк.
- Саумы, Шакирҗан абый? – дип,
Баш имәгән кеше юк.
Әтием ясаган рамнар,
Урындыклар, өстәлләр –
Бөтенесе көлеп тора:
Кояш нуры эчкәннәр.
Әти мине өйрәтә
Балта, пычкы тотарга.
- Кулларыңның көчен, - ди ул, -
Әрәм итмә юк-барга.
Тотып торам такта башын,
Төзәтәм кадакларын.
Бармагыма ялгыш сугып,
Бер генә канатмадым.
Әни әйтә: “Батыр кеше
Ярасыз булмый, улым.
Чүкеч тиеп киткән икән,
Чыныгыр гына кулың”.
Әнинең дә, әтиең дә
Сүзләре дөрес икән.
Нинди эшкә тотынсаң да,
Курыкмый кереш икән.
Галимҗан Латыйп.
- Менә бу көянтәне карагыз әле. Нинди уңайлы, җиңел ул! Ә бизәкләре нинди матур! Аны да бабаларыбыз эшләгән.
Магнитофон язмасында татар халык җыры “Сания” тыңлана.
Тәрбияче: (милли керамик савыт-сабалар күрсәтеп). Менә күрәсезме, бабаларыбыз гап-гади булып тоелган балчыктан да матур итеп зәвыклы савыт-сабалар ясаганнар.
Татар халкының борынгы һәнәрләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Арча якларында хәзер дә искикеч матур күн аяк киемнәре тегәләр. Ә Кукмара ягы уңайлы, йомшак киез итекләре белән данлыклы. Әтнә, Балык Бистәсе яклары мамыктан шәл бәйләү белән мактала.
“Чүлмәк сатыш” уены уйнала.

Йомгаклау.

У вас нет прав для создания комментариев.