Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Максат: балаларның шәхси гигиена кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, шәхси гигиенаны үтәү өчен кирәкле предметларны танып әйтә һәм аларны дөрес куллана белүләренә ирешү.
Кирәкле материал: Шапшак; сабын, сөлге, тарак, су, теш пастасы һәм щеткасы; сюжетлы рәсемнәр.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Балалар, исәнмесез.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән “Чисталык” иленә юл тотабыз. Кузгалдык.
(балалар күзләрен йомып үз тирәли әйләнәләр)
Тәрбияче: Балалар, нәрсә булган монда? Нишләгән “Чисталык” иле? Кем аны шундый пычраткан?
(Бик горур кыяфәттә Шапшак килеп керә)
Шапшак: Нишләп йөрисез сез монда?
Балалар: Без “Чисталык” иленә кунакка килдек.
Тәрбияче: Әйе, без балалар белән үз-үзеңне чиста тоту турында сөйләшмәкче идек.
Шапшак: Үз-үзеңне чиста тоту? Нигә кирәк ул? Миңа болай да рәхәт.
Тәрбияче: Чисталык - сәламәтлек билгесе. Үз-үзен чиста тоткан кеше генә сәламәт була.
Шапшак: Ә чиста йөрү өчен иң элек нәрсә эшләргә кирәк соң?
Балалар: Кулларны, битләрне, тешләрне юарга , чәчләрне тарарга кирәк.
Шапшак: Кызык, ә моның өчен нинди әйберләр кулланасыз соң?
Тәрбияче: Шапшак, тыңлап тор, хәзер балалар барысын да әйтерләр. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.
1.Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, кем белә? (Сабын)
2. Сиңа мин һәркөн кирәк, нәрсә соң мин әйт тизрәк. (Су)
3. Озын-озын озарган, ике башы кызарган. (Сөлге)
4.Тырнагы күп, үзе бер, һәркөн иртән тырмалый. (Тарак)
5.Он түгел, ләкин ак, татлы. ләкин ашарга яраксыз. (Теш пастасы)
6. Тешләр ак булсын дип, көн дә тырыша. (Теш щеткасы)
Тәрбияче: Дөрес, балалар, сезнең алдыгызда рәсемнәр. Әйтегез әле, кайсы рәсемнәргә табышмак җаваплары туры килә?
Балалар: Беренче рәсемгә сабын, су, сөлге.
Шапшак: Ә ни өчен?
Балалар: Чөнки рәсемдәге малайның куллары пычрак.
Шапшак: Ә икенче рәсемдәге кызга нәрсә бирер идегез?
Балалар: Тарак, чөнки аның чәче тузган.
Тәрбияче: Дөрес. Өченче рәсемдәге малайга нәрсә кирәк?
Балалар: Аңа сөлге кирәк.
Тәрбияче: Ни өчен?
Балалар: Чөнки ул яңа юынып чыга.
Шапшак: Ә бу йокыдан торып килүче кызга ни бирер идегез?
Балалар: Рәсемдәге кызга барлык әйберләр дә кирәк.
Шапшак: Кызык, ә ни өчен? Ул чиста, юеш тә түгел.
Тәрбияче: Балалар, Шапшакка сөйләгез әле, без торгач иң элек нишлибез? Ничек юынабыз?
Балалар:Башта кулны сабынлап юабыз, аннан тешләрне чистартабыз, битне юабыз да корытып сөлге белән сөртәбез. Чәчләрне яхшылап тарап, җыеп куябыз.
Шапшак: Менә хәзер барсы да аңлашылды.
Тәрбияче: Шапшак, боларның барысын да яхшы исеңдә калсын өчен без әле эшләп тә күрсәтәбез.
Ял минуты: Без битләрне юабыз (битне юу хәрәкәте),
Тешләрне чистартабыз (теш чистарту хәрәкәте),
Битне сөлге белән сөртәбез (битне сөртү хәрәкәте),
Чәчне дә без тарыйбыз (чәч тарау хәрәкәте),
Матур, чиста йөрибез (йөрү хәрәкәтләре).
Шапшак: Мин барсын да аңладым. Хәзер үземне тикшереп карыйсым килә. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, сез “әйе”, “юк” дип җавап бирегез.
1. Тешне һәркөн чистартырга кирәк. (Әйе)
2. Битне юмасаң да була. (Юк)
3. Чәчләрне тарап торырга кирәк. (Әйе)
4. Кулларны сабын белән юмасаң да була. (Юк)
5. Чисталыкны һәркөн сакларга кирәк. (Әйе)
Шапшак: Рәхмәт сезгә, дусларым, сез мине күп нәрсәгә өйрәттегез. Хәзер өйгә кайтам да, юынам, тешләрне чистартам, чәчләремне тарыйм. Саубулыгыз.
Тәрбияче: Саубул, Шапшак. Балалар, һәрвакыт чиста йөрегез, шәхси гигиена кагыйдәләрен беркайчан да онытмагыз. Чисталык – сәламәтлекнең дусты ул!