ШҮРӘЛЕ БИРЕМНӘРЕ
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ”Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы” тәрбиячесе Адгамова Кадрия Васим кызының эш тәҗрибәсеннән.
Тема “Шүрәле биремнәре”. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле.
Шөгыльгә әзерлек бер ай алдан башлана. Балалар Г. Тукайга багышлап кечкенә китапчыклар төзиләр, аның әкиятләрен, шигырьләрен өйрәнәләр. Шигырьләрне сәнгатьле уку буенча бәйге үткәрелә. Әти-әниләр әкиятләргә иллюстрацияләр ясыйлар, алар кургәзмәгә куела . Шулай ук күргәзмәгә Г. Тукай турындагы китаплар, аның үз китаплары куела.
Җиһазлау: Тукай портреты," Туры Тукай, моңлы Тукай булган,бөек булган, боек булмаган!”-дип язылган стенд, күргәзмә.
Шөгыль барышы:
-Кадерле балалар! Тыңлагыз әле:
И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы.
Бу нинди шигырь юллары ?
-Г.Тукай шигыре.
-Безнең бүгенге шөгылебез бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел булуга багышлана . Габдулла Тукай! Кем соң ул , балалар? Рәмилә Г.Тукай турында үзенең фикерләүләрен җиткерә.
Яраткан шагыйребез! Бүген аның туган көне . Я әйтегез әле, нәниләрем, сез аның нинди әсәрләрен(әкиятләрен, шигырьләрен, җырларын) беләсез ?
-"Су анасы”,”Бала белән күбәләк”,"Кәҗә белән сарык”,”Кызыклы шәкерт”,”Гали белән кәҗә”,"Шүрәле”.
-Әгәр Шүрәле килеп керсә, нишләр идегез? Балалар җавабы.
Бүлмәгә кети-кети, дип шаяра – шаяра Шүрәле керә: Исәнмесез! Карале, мине танымадыгызмы әллә?
-Син-Шүрәле бит! Шүрәле өстәлләр арасында балаларны шаяртып йөри. Мин менә узып барышлый кереп чыгыйм дидем. Тукай абыйның шигырьләрен өйрәнгәннәрме икән, - диюем.
4 бала "Бичара куян” шигырен бүлеп сөйли. —
И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?
— И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Шүрәле: булдырасыз икән лә, менә бу биремнәрне дә үтәгез әле алайса, ә мин озаклый алмыйм, әле мәдәният сараенда да чыгышка әзерләнәсем бар , хушыгыз.
-Балалар, 1 бирем мондый: игътибар белән карагыз әле: бу рәсемнәрдә кайсы әсәрдәге вакыйгалар тасвирлана? (Балалар иллюстрациядәге әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар: ”Шүрәле”, ”Су анасы”, ”Гали белән Кәҗә”,"Бала белән Күбәләк”, ”Кәҗә белән Сарык” һ.б.)
2 бирем: сез мин сүзләр атыйм, сез аның кайда яшәгәнен әйтерсез. Күбәләк--............аланда.
Кәҗә-................абзарда.
Бүре-.................урманда.
Су анасы-.....су төбендә.
Былтыр-...........авылда.
Шүрәле-..........урманда.
Тукай...........Кырлайда.
Физминутка
3 бирем: Шүрәле безгә ниндидер табышмак –рәсем калдырды. Игътибар белән карыйк әле, балалар.”Салават күпере” журналында басылган рәсем( шүрәле балта тоткан, Былтыр бармагын ярыкка кыстырган, ат урынына сыер җигелгән һ.б ш.)
4 бирем: Тукай әкиятләреннән өзекләр уку.
Уен "бу өзекләр кайсы әсәрләрдән”
-"...Миккики ки , миккикики, капчыктагы кәҗә башы бит унике...”
-Кил әле синдә бераз бармакларыңны селкет
И яшь егет, килче уйныйк бераз у кети кети...”
-" Һич өзлексез шык та шык тәрәзәне кага,
ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.
"Кызыклы шәкерт”не тыңлыйк әле.
- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
А.б. Тукай үзенең "Кызыклы шәкерт”шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы,ди.армый-талмый әшләргә, кечекенә яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Ә хәзер кызыклы шәкерт-Акбайга оя ясап беркетик әле.

Өстәлләр янында эш.-Киселгән квадрат, өчпочмактан беркетү.
5 бирем: • Тукайның кайсы шигыре әниләр исеменнән язылган?
- бишек җыры • Кайсы әкияттә йорт хайваннары сөйләшә?
- кәҗә белән сарык. • Кайсы әсәрендә бөҗәкләр сөйләшә?
- бала белән күбәләк. • Кайсы әкият хәйләгә корылган?- шүрәле.
• Эш беткәч, нишләргә ярый?- уйнарга ярый.
• Урлашмаска кем өйрәтә?- су анасы.
Тәрбияче: Тукай абый бик сәләтле,акыллы, һәм эшчән бала кечкенә чагында . Балаларны да үзе кебек тырыш, акыллы, белемле булырга өнди. "Китап кибетендә” рольле- сюжетлы уен.
Әйе, балалар,ул дөньяда бары 27г енә ел яшәп, 8ел гына иҗат итсә дә, гасырлар буена онытылмый торган рухи байлык—шигырьләр, әкиятләр язып калдырган.Аның иҗатының әһәмияте еллар узган саен арта гына бара. Рәхмәт, балалар! Елдан-ел Тукай турында белемнәрегез артыр әле. Күп белергә омтыласыз ич сез . Мондый эшләрдә актив булуыгыз безне бик сөендерә.

У вас нет прав для создания комментариев.