Кояш көлә
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“ Олы Әтнә балалар бакчасы”

“Иҗади сәнгать”(рәсем)
Тема: “Кояш көлә”
беренче кечкенәләр 1 төркеме
(хезмәт, аралашу, танып белү, рәсем, музыка, матур әдәбият)


Югары категорияле тәрбияче Мәрданова Рәисә Габдрахман кызы


2014 ел.

Максат:
1) Табигатьнең матурлыгын күрә, аңа соклана белү хисләре тәрбияләү.
2)Әйләнә-тирәдәге предметларны нәфасәти зиһенгә алуны, мөстәкыйльлек, активлык, иҗади сәләт үстерү.
3) Традицион булмаган “сурәтне тулыландыр” рәсемләү алымын, сары төсне дөрес атарга өйрәтү; балаларны буяулар белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Кәгазь битенә ябыштырып куелган әзер түгәрәк форманы характерлы детальләр белән тулыландырырга өйрәтү: туры сызыклар- нурлар барлыкка китерү. Нәрсә ясаулары, сурәтләрнең нәрсәгә охшаган булуы турында уйланырга этәрү, ясаган рәсемнәреннән шатлык хисләре тудыру.

Методлар һәм алымнар:
1.Презентация
2. Әңгәмә
3.Күрсәтмәлек
4.”Сурәтне тулыландыр” алымы
5.Җыр һәм бию
6.Уен
7.Матур әдәбият.

Җиһазлау:
Сары төстәге буяу, салфеткалар, түгәрәк формалар ябыштырылган зәңгәр төстәге кәгазь битләре; слайд-шоу: болытлар артыннан чыгып килүче кояш, кояш, казанда пешә торган ботка, базарга баручы әти, кашык рәсемнәре, магнитофон, мультимедияле экран, проектор , ноутбук.

Хәзерлек эше:
Кояш рәсемен карау, шигырьләр, җырлар өйрәнү; “Кояш, чык, чык!” эндәшен уку.

Оештырылган эшчәнлекнең барышы:
Тәрбияче: Балалар, барыгыз да тәрәзәгә күз салыгыз әле, сез нәрсә күзәтерсез. Хәзер нинди ел фасылы?
(Балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйе, хәзер урамда кояшлы яз. Карагыз әле, көн нинди матур бүген! Балалар, көн ни өчен шундый матур икән? Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын белерсез микән?
Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була.
Балалар: -Кояш.
Тәрбияче:- Әйе, балалар, бик дөрес җавап бирдегез. Күктә матур итеп кояш елмая! Ул бөтен җирне җылыта. Кулларыгызны кояшка сузыгыз әле, җылысын сизәсезме? Әнә шулай итеп, кояш нурлары безне иркәли. Әйдәгез, кояш нурларын кочагыбызга алыйк. (Кулларын күкрәкләренә кысалар). Күрәсезме, ничек җылы булып китте. Кояш безне генә җылытмый, кояшның җылы нурлары бар табигатьне җанландыра, җирне “терелтә”.
Балалар, сез кояшны яратасызмы?
Балалар:- Без кояшны бик яратабыз.
Тәрбияче:- Нигәдер суык булып китте. Карагыз әле, балалар, кояшны болыт каплаган икән бит. Әйдәгез әле кабаттан җылы, якты булсын өчен кояшны чакырыйк.(Тәрбияче эндәшне укый һәм экранда күрсәтеп бара).
Кояш, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык-сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Эндәш әйтүебез булды, кояш, безне аңлаган кебек, болыт арасыннан килеп чыкты да, безгә елмая.Безгә рәхәт, күңелле. Язгы кояш нинди?
Балалар: -Сары, якты, җылы, ягымлы.
Тәрбияче: -Кояш нинди формада?
Балалар:- Түгәрәк формада.
Тәрбияче:- Дөрес, балалар. Кояш- ялкынланып торган гаять зур шар ул. Яктылык һәм җылылык чыганагы. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр дә үсмәс, сез дә, мин дә булмас идек.
Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.( Музыка астында тәрбияче һәм балалар “Кояшкай” җырын җырлыйлар, хәрәкәтләр ясыйлар:(Р. Гатина, Ф.Батыршина сүзләре һәм музыкасы).
Кояш чыга, кояш көлә,
Ул югары күтәрелә.
Кояш көлә, без биибез,
Бик күңелле яшибез!
Ял итеп алдык, ә хәзер без сезнең белән үз кулларыбыз белән кояш ясарбыз.Сезнең өстәлләрдә сары төстәге түгәрәк формалар ябыштырылган зәңгәр төстәге кәгазь битләре бар. Кояш килеп чыксын өчен безгә нурлар, ягъни туры сызыклар ясарга кирәк. Менә шулай итеп, бармак белән.(Тәрбияче тактада күрсәтә).
Балалар,өстәлләр янына килегез, урындыкларга урнашыгыз.(Өстәлдә барлык кирәкле әйберләр алдан әзерләп куелган була). Ә хәзер бармаклар белән һавада кояшка нурлар, туры сызыклар ясыйбыз.
(Тәрбияче тагын тактада нурлар ясап күрсәтә, балалар үрнәккә карап кояшның нурларын ясыйлар. Балалар эшләрен башкаралар, тәрбияче карап йөри. Авырырак башкарган балаларга аңлатып, булышып җибәрә).
Тәрбияче:- Балалар, карагыз әле эшләрегезгә. Нәрсә килеп чыкты безнең? Менә, балалар, безнең кояш барлыкка килде. Матур, язгы кояшны тәрбияче апаларга бүләк итегез. Нәни кулларыгыз белән иҗат иткән кояшларыгыз аларны һәрвакыт җылытып торсын.
(Балалар эшләрен тәрбияче апаларга бүләк итәләр).
Тәрбияче:- Әйдәгез, балалар, “Кояш һәм яңгыр” уенын уйнап алыйк.
Тәрбияче кулчатырын ачып, яңгыр ява,-ди.Балалар кулчатыр астына керәләр һәм әйтәләр:
Яңгыр, яу, яу, яу!
Бакчаларда алмагач
Үсми яңгыр яумагач.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәрбияче:-Кояш, чык,
Болыт, кач!
Без уйнарбыз
Җылыткач.
Кояш чыкты!-ди. ( Балалар кулчатыр астыннан чыгалар, сикерә-сикерә уйныйлар).
Тәрбияче:- Балалар, бүгенге эшчәнлек сезнең өчен кызыклы булдымы? Үзегез дә бик булдыклы инде сез, балалар.Тырышып матур итеп рәсем ясадыгыз. Рәхмәт барыгызга да. Җир шарының күгендә гел кояш балкып торсын. Әйдәгез, бер-беребезгә кояштай озын гомер, тынычлык телик!

Кулланылган әдәбият
1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы/ М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарова.-Казан: Мәгариф, 2006.
2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы/Р.К.Шаехова.-Казан: РИЦ, 2012.
3. Занятия по изобразительной деятельности в первой младшей группе детского сада/ Т.С. Комарова. – Москва: Мозаика-Синтез, 2010.
4. Балачак аланы/ К.В. Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.
5. Көч һәм рух тамырлары/ К.В. Закирова, Р.А.Низамов.- Казан: Мәгариф, 1998.
6. Иң матур сүз/ К.В. Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.
7. Иң гүзәл тел- туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.
8. Иң татлы тел- туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.
9.Балалар фольклоры/ К.М. Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2000.
10. Әхлак нигезе- матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.
11. Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.
12.Туган телдә сөйләшәбез/ З.М. Зарипова.- Казан: Фолиант, 2012.
13.Балалар бакчаларында телдән сөйләмгә өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре/ М.Ф.Кашапова. – Казан: Школа, 2009.

У вас нет прав для создания комментариев.