Дәү әтием һаман яшь...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Дәү әтием һаман яшь...
Ил чакыргач, утлы давыл аша
Җиңү яулап алга бардыгыз.
Тәмуг газаплары күргәндә дә
Асыл ирләр булып калдыгыз...

Май аенда илебез бик зур вакыйганы билгеләп үтәргә җыена. Бу – Бөек Җиңүнең 69 еллыгы. Еллар узган саен бу көннең кыйммәте, әһәмияте арта бара. Сугыш! Шушы 5 хәрефтә никадәр кайгы - хәсрәт, югалту, бәхетсезлек чагыла. Күпме халыкның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрен тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер син, сугыш! Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык. Миллионнарча батырлар яу кырында ятып калды. Сугыш бер генә гаиләне, бер генә кешене дә читләтеп узмагандыр.
Минем Ватан өчен үзен аямаган, сугышның алгы сызыгында фашист илбасарларына каршы көрәшкән кеше – Мингатинов Мәрдегалим Мингатин улы турында сөйлисем килә. Ул – минем дәү әтием.
Бабам 1925 елның 9 октябрендә Самара өлкәсе Камышлы авылында 10 балалы гаиләдә туган. Авыл мәктәбендә җиде классны тәмамлагач, 1941 нче елда Камышлы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Совет армиясе сафларына мобилизацияләнә. Башта аны офицерлар әзерли торган Ульяновск пехота училищесына җибәрәләр, ләкин укуын тәмамлый алмый, фронтка озаталар. Дәү әтием беренче гвардияле укчылар бригадасы составында, пулемет наводчигы булып, I Белоруссия фронтында сугышка керә. Аларның гаскәрләре 6 ай һөҗүмгә каршы тора, оборона тота. 1943 елның 9 ноябрендә һөҗүмгә күчәләр һәм Речетцы шәһәрен немецлардан азат итеп, Березина елгасын кичәләр.
29 ноябрьдә бабамның аягы яралана. Аны Брянск шәһәренә госпитальгә озаталар. Дүрт ай ярым дәваланганнан соң, элемтә гаскәрләренә связист итеп билгелиләр. Мәскәү белән элемтәне югалтмаска кирәк була аларга. Бөек Җиңүне ул шулай каршылый. 1945 нче елның сентябрендә дәү әтиемне яңа элемтә аппаратларын өйрәнү өчен укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлаганнан соң ул монтаж ротасына эләгә, алар Мәскәү-Берлин элемтәсен тәэмин итәләр.
1947 елның октябрендә аны Поздней шәһәрендә рота старшинасы итеп билгелиләр һәм ул 1947 елның 10 февраленә кадәр Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
Сугыштан соң бабам туган якларына әйләнеп кайта. Агрономлыкка укый. Соңрак аны юллама буенча ерак Үзбәкстанга җибәрәләр. 1958 елга кадәр ул Риштан районында мелиорация отряды начальнигы булып эшли.
Туган якларына әйләнеп кайткач, язмыш аны әбием Рәфика белән очраштыра. Алар өйләнешеп, матур тормыш корып җибәрәләр. 1967 елда уллары, ә 1970 елда кызлары (минем әнием) туа. Без һәр каникулда аның янына ашкынып кайта идек. Кызганычка каршы, дәү әтием узган ел безнең арадан китте. Ул һәрвакыт ачык йөзле, изге күңелле, ярдәмчел кеше иде. Һәр елны Җиңү көнендә ул яшәреп киткән кебек тоела иде. Күкрәгенә орден-медальләрен тагып, мәктәпкә укучылар белән очрашуга китүе, сугыш хатирәләре белән уртаклашуы бүгенгедәй күз алдымда. Бу вакытта аның күзләре яшьләнә. Яу кырында бик күп дусларын югалтырга туры килгән шул аңа.
Күңелемә Р.Фәйзуллинның:
“Яшәсен картларның олыгайган саен
Һаман яшәрә алганнары...”- дигән шигъри юллары килә.
“Балакайларым, тыныч тормышның кадерен белегез, бер-берегезне кыерсытмагыз, рәнҗетмәгез, безнең буын кичергән ачы тормыш юлын үтәргә туры килмәсен сезгә! Елларыбыз имин, илләребез тыныч булсын!”- дигән киңәшләрен һәрвакыт истә тотарбыз.
Безнең әлеге канлы сугыш елларын онытырга хакыбыз юк. Батырлар даны мәңгелек! Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!

Шәрифуллина Гөлназ,
Бөгелмә шәһәре
5 нче урта мәктәбенең
8а сыйныфы укучысы

Укытучы: Нәбиева ВенизаТәлгать кызы

У вас нет прав для создания комментариев.