Тема: “Һәркем үзенчә хаклы”әкиятен өйрәнү
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“ Олы Әтнә балалар бакчасы”


“Төсле планета”программасы буенча уртанчылар төркемендә матур әдәбият
эшчәнлеге
Тема: “Һәркем үзенчә хаклы”әкиятен өйрәнү
(Е.А.Хамраева,И.В.Мальцева авторлыгында)




1категорияле тәрбиячесе
Галиева Фәридә Мөхәммәтҗан кызы


2014ел

Максат:
1.Халык авыз иҗаты-әкиятләр белән таныштыруны дәвам итү.
2.Кабул итүләрен, игътибарларын, сорауга җавап бирү осталыкларын үстерү,
диалоглы сөйләмне камилләштерү.
3.Балаларда яхшылыкка, узара ярдәмгә омтылу теләге тәрбияләү.
4.Рәсем буяу осталыгын үстерү.

Бурычлар:
-Эстетик тәрбия бирү.
-Халык авыз иҗаты аша зиһенгә алу сәләтен үстерү, хәтерләрен яхшырту.
-Әкият аша балаларда мәрхәмәтлелек, миһерлелек тәрбияләү.
Хәзерлек эше: Эндәш өйрәнү, куян һәм төлке хәрәкәтләрен өйрәнү, якорь куюны өйрәнү, ”Һәркем үзенчә хаклы”әкиятенең диалогларын кабатлау.

Методик алымнар:
1.Сюжетлы-рольле уен.
2.Психологик уен.
3.Вак моторика.
4.Халык авыз иҗаты.
5.Ритмикалы уеннар.
6.Әңгәмә.
7.Аваз әйтү уеннары.
8.Сюрприз момент.

Җиһазлау: курчак театры өчен курчаклар, рәсемле битләр.

Тәрбияче: Балалар,кулга-кул тотынышып басыйк әле. Әйдәгез, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән,аннан соң кычкырып:”Хәерле иртә!”-телибез.(Балалар кабатлыйлар.)
Балалар,сез әкиятләр яратасызмы?(Балаларның җаваплары.)Бик күп әкиятләрдә хайваннар,кошлар төп геройлар булып торалар.Алар кешеләр кебек үк сөйләшәләр,көләләр,бер-берсенә булышалар,кайчакта хәйләлиләр,усалланалар,бер-берсен алдалыйлар.
Ә менә без сезнең белән бүген курчак театрына барырбыз.Курчак театрына баргач, үз-үзеңне ничек тотарга кирәк икән, искә төшерик әле: әкият караганда сөйләшмәскә, иптәшеңә комачауламаска, кычкырып көлмәскә,матур итеп кенә утырырга. Театрга керү өчен безгә нәрсә кирәк икән, балалар?
Балалар: -Билет.
Тәрбияче: -Ә билетны кайдан алалар?
Балалар: -Кассадан алалар.
Тәрбияче: -Әйдәгез, чиратка тезелеп, үзебезгә билет алыйк әле.
(Балалар кассадан билет алалар, үзләренең билетларындагы урындыкка утыралар.Урындыкларга саннар язылган була.)Тәрбияче балалардан ничәнче сан икәнен сорый, балалар җавап бирәләр, тәрбияче урыннарына утыртып бара.
Тәрбияче:- Ә хәзер игътибар белән әкиятне тыңлыйбыз. Рольләргә бүленеп курчаклар белән әкиятне сөйлибез.
Әкиятне сөйләп бетергәч, тәрбияче әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар бирә:
Балалар, сез ничек уйлыйсыз бүре нинди җанвар?
Балалар: -Усал,явыз... .
Тәрбияче:- Әйе балалар, бүре усал, явыз, куркыныч. Ә төлке нинди җанвар?
Балалар:- Хәйләкәр.... .
Тәрбияче:- Дөрес, балалар, хәйләкәр. Ә куян нинди соң?
Балалар: - Йомшак,куркак... .
Тәрбияче:- Ә без тыңлаган әкияттә бүре нинди? Бүре баласы әти-әнисе турында нәрсәләр ди?
Балалар: - Майлы итне әти миңа бирә, әни көн дә яратып кына тора,-ди.
Тәрбияче:- Ә төлке баласы үзенең әти-әнисе турында ничек уйлый икән,балалар?
Балалар:- Әни алдаламый, кыерсытмый, хәйләкәр түгел,- ди.
Тәрбияче:- Ә менә куян баласы?
Балалар:- Минем әни бер дә куркак түгел, авылга барып миңа кишер, чөгендер алып кайта. Этләрдән дә курыкмый,- ди.
Тәрбияче:- Балалар, һәркем үзенчә уйлый, һәркем үзенчә хаклы. Безнең әкиятебезнең дә исеме ”Һәркем үзенчә хаклы”. Шулай, үз әнисе, үз әтисе һәркемнең үзенә кадерле, газиз икән.
Балалар белән эндәш кабатлау:
Әтисенә ай кебек,
Әнисенә көн кебек,
Апасына гөл кебек,
Бабасына туп кебек,
Килеп киткән кешеләргә
Чүп кадәр дә юк кебек.
Физкультминутка: Балалар куян һәм төлке маскасы кияләр. Музыка астында куяннар биеп ала,алар каршысына төлкеләр чыгалар,кара-каршы тотынып бергә бииләр.
Тәрбияче:- Әйдәгез, балалар, ә хәзер урыннарыбызга утырыйк, экранга карыйк. Анда без нәрсәләр күрәбез? Игътибар белән күзәтик.
Балалар:- Хайваннар, кишер, кәбестә, бәрәңге бар.
Тәрбияче:- Ә менә бу хайваннарны бер сүз белән генә ничек итеп атыйбыз?
Балалар:- Кыргый хайваннар, алар урманда яшиләр.
Тәрбияче:- Дөрес балалар, билгеләре буенча дөрес аердык.
Өстәл артына утыралар.
Тәрбияче:- Балалар, мәче урманга барган, ул анда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Ә үзе балаларның әти-әниләрен танымый икән.Әйдәгез, мәче-тәрбиячегә ярдәм итик. Безнең хайван рәсемнәре ясалган кәгазь битебез бар,анда әниләре һәм балалары рәсемнәре эшләнгән.Ә без үз әнисе белән баласын гади карандашлар белән тоташтырыйк. Мәче -тәрбиячегә белергә дә уңайлы булыр. Бу хайваннар нинди хайваннар?
Балалар:- Кыргый хайваннар.
Логоритмик уен:
Тәрбияче:- Ә хәзер икенче рәсемебезне алыйк. Балалар, нәрсәләр ясалган бу рәсемдә?
Балалар:- Хайваннар.
Тәрбияче:- Нинди хайваннар?
Балалар:- Ат, мәче, тиен, аю, бүре.
Тәрбияче:- Ә безгә кыргый хайваннарны буярга кирәк. Кайсылары кыргый хайваннар?
Балалар:- Тиен, аю, бүре.
Тәрбияче:- Нинди төсләргә буйыйбыз аларны?
Балалар:- Тиенне- куе сары төскә, бүрене – зәңгәрсу төскә, аюны –соры төскә.
Тәрбияче:- Тактага карыйбыз. Сезнең алда хайваннар һәм юллар. Барыбызда игътибар белән карыйк әле, балалар. Бала куянга әнисе янына кайтырга кирәк икән. Ике юл бар, бер юлда “ә” авазы кергән хайваннар, ә икенче юлдан кыргый хайваннар аша үтәргә кирәк икән. Юлның башына карандашны куябыз һәм йөртәбез, бала куянны әнисе янына алып кайтып бирәбез.
(Кайсы юлдан барганын сорау. Балалар җавабы.Теләгән балалар белән эшләү).
Тәрбияче:- Балалар, әни куян да,бала куян да,үзләрен очраштырган өчен сезгә рәхмәт әйтәләр.
-Балалар, сез тиенгә бик ошадыгыз бит әле. Бик уңган, булган балалар икәнсез,- ди. Ул сезгә бүләкләр алып килгән. Ә бүләкләрне алу өчен аның бер шарты бар икән. Ул сездән табышмакларга җаваплар алырга тели, җавап бирәбезме?
Балалар:- Бирәбез.
Тиен:- Кош түгел-оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне бик ярата,
Сызгырса урман яңгырата.(Тиен.)

Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә,
Кем аны куып җитә?(Куян.)

Үзе ялагай,
Үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр
Йә әйтеп җибәр.(Төлке.)

Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар күзли. (Бүре.)
Тәрбияче:- Табышмакларның җавабын да белдегез, булдырдыгыз.Ә сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы?
Балалар:- Ошады.
Тәрбияче:- Ә сезгә эшчәнлектә нәрсәләр ошады ?
Балалар:- Курчак театрына бару, әкият тыңлау. Куян, төлке булып бию, мәчегә хайваннарның әниләрен табарга булышу, кыргый хайваннарны, йорт хайваннарын аеру. Яшелчәләрне белү. Бала куянны әнисенә алып кайту. Табышмакларга җаваплар табу.
Тәрбияче:- Күпме әйбер белгәнбез икән, балалар.Сәламәт, акыллы булыгыз, сез дә миңа бүген бик ошадыгыз, рәхмәт.
Әкият әти-әниләрне яратырга, булышырга өйрәтә. Эндәш -тышкы, эчке табигатьне тынычландыра. Якорь кую -әхлакның матурлыгын үстерә, үз-үзләрен яратырга, шәхес икәннәрен белергә ярдәм итә.

Кулланылган әдәбият
1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы/ М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарова.-Казан: Мәгариф, 2006.
2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы/Р.К.Шаехова.-Казан: РИЦ, 2012.
3. Балачак аланы/ К.В. Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.
4. Көч һәм рух тамырлары/ К.В. Закирова, Р.А.Низамов.- Казан: Мәгариф, 1998.
5. Иң матур сүз/ К.В. Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.
6. Иң гүзәл тел- туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.
7. Иң татлы тел- туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.
8.Балалар фольклоры/ К.М. Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2000.
9. Әхлак нигезе- матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.
10. Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.
11.Туган телдә сөйләшәбез/ З.М. Зарипова.- Казан: Фолиант, 2012.
12.Балалар бакчаларында телдән сөйләмгә өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре/ М.Ф.Кашапова. – Казан: Школа, 2009.
13. ”Төсле әкиятләр” УМК.
14. “Сөмбеләне кем белә” Г.З.Гарәфиева.

У вас нет прав для создания комментариев.