Җиләк-җимешләр
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 9нчы “Салават күпере” балалар бакчасы
"Җиләк-җимешләр".
Гарипова Лилия Маҗит кызы 2категория тәрбияче
7февраль 2013ел
Тема. «Җиләк – җимешләр»
Максат. Балаларның бакча җиләк-җимешләре турындагы белемнәрен баету, тулыландыру; җиләк-җимеш агачларын тану; сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.
Ярдәмлек. Белмэмеш; жиләк-җимеш муляжлары; кәрзин; телинкә; кызыл,
сары, яшел алма сүрәтләре.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче балаларны бизәлгән төркемгә (җиләк-җимеш бакчасы) чакыра.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безгә кунаклар килгэн! Әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар. Исәнмесез
(Шул вакыт ишек шакыйлар)
Тәрбияче. Кем анда?
(Белмәмеш керә)
Белмәмеш. Исәнмесез, мин Белмәмеш булам. Балалар, мин бер әйбер дә белмим, һәм шуңа күрә сезгә өйрәнергә килдем. Мин әле сезгә табышмаклар да алып килдем.
Тэрбияче. Кая тыҗлап карыйк әле.
Белмәмеш.
« Алма!» -дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

Үзе кечкенә, агачта үсә
Кып-кызыл була,
Ә үзенең эчендә
Кечкенң генә төш була. (чия)

Үлән араларында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә - ал мине өзеп. (җиләк)

Мин үзем җылы якта агачта үсәм,
Маймыллар бигрәк ярата үземне. (банан)

Белмәмеш. Табышмакларга җавапларны беләсез икән! Рәхмәт!
Тәрбияче. Әйе, без беләбез.
Тәрбияче. Балалар, без аларны бер сүз белән генә ничек әйтәбез?
(Балалар җаваплары)
Тәрбияче. Ә, җимеш агачлары кайда үсә?
Балалар. Җиләк-җимеш бакчасында үсә.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Хәзер бездә нинди ел фасылы әле?
Балалар. Хәзер бездә яз.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Хәзер бездә яз. Бүген без сезнең белән әкияттәй гел матур җәй була торган җиләк-җимешләр бакчасына кунакка барырбыз. Белмәмеш син дә безнең белән барасыңмы.
Белмәмеш. Барам. Минем дә күрәсем, беләсем килә.
Тәрбияче. Балалар, безнең җиләк-җимеш бакчасы тылсымлы , аның юлы да
тылсымлы , шуңа күрә безгә сезнең белән күнегүләр эшләргә кирәк . Мин
яшелчәләр дип әйткәч , мәсәлән, кыяр, кишер- без чүгәләп барырга тиеш . Әгәрдә җилек-җимешләрне әйтсәм, без аяк очларында барырбыз һәм кояшка үрелербез.
(Балалар белән күнегүләр эшләү)
Тәрбияче. Менә, балалар без килеп тә җиттек. Ардыгызмы? Әйдәгез чирәмгә
утырыйк әле. Карагыз, ничек монда матур. Кояш та безгә карап елмая, аның җылы нурлары безне сөендерә.
Тәрбияче. Балалар, бу агачта нәрсә үсә?
(Балалар җаваплары)
Тәрбияче. Бу агачның исеме ничек ?
(Балалар жаваплары)
Тәрбияче. Белмәмеш, ә бу җимешнең исеме ничек?
Белмәмеш. Белмим.
Тәрбияче. Сез, балалар, беләсезме?
Балалар. Әфлисүн, груша.
Тәрбияче. Балалар, күрәсезме, нинди төрле җиләк-җимешләр була? Җимешләр белән нәрсә эшләп була? Әниләрегез, әбиләрегез нәрсә ясыйлар?
Балалар. Җимеш суы, сок, кайнатма, как коялар.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Балалар, җиләк-җимешне кыш көне дә ашап була, аларны киптерәләр, туңдыралар, шикәрләп куялар. Җиләк-җимешләре тәмле генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Аларда безнең өчен кирәкле витаминнар күп. Шуның өчен күп итеп җимеш агачлары утыртырга, аларны үстерергә кирәк һәм саклап торырга тиешбез.
Тәрбияче. Белдеңме, Белмәмеш.
Белмәмеш. Әйе, миндә аларны саклармым.
Белмәмеш уен уткәрә. «Тәме буенча бел»
Тәрбияче. Балалар, тәмле булдымы?
(Балалар жаваплары)
Тәрбияче. Ә, хәзер без сезнең белән «Парлы» уенын уйнарбыз. Рияз, ни өчен син Салават белән бастың?
Балалар. Миндә бер груша, ә миндә ике груша – безнең икебездә дә груша.
Тәрбияче. Булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә. Балалар, карагыз әле безнең бер алма агачы моңаеп бер үзе басып тора. Нәрсә булды микән?
Тәрбияче барып алмагачны ярата.
Тәрбияче. Ә-ә, мин аңладым, аның алмалары коелган, алмалары юк икән. Әйдәгез без аңа алмалар бүләк итик.
Балалар белән бергә алмалар ябештерү.
(Балалар ябештергән вакытта)
Тәрбияче. Сездә кунаклар, әйдәгез, безнең алма агачына алмалар бүләк итегез. Менә сезгә өч төрле алма сурәте. Әгәр дә сезгә безнең сәяхәтебез ошаган булса - кызыл алма алыгыз, уртача ошаса - сары алма, ә инде ошап бетмәгән булса - яшел алма.
(Кунаклар эше)
Тәрбияче. Менә карагыз, безнең алмагачы ямьләнеп, яшәреп китте. Ул безгә рәхмәт әйтә. Ә, хәзер, балалар, без коелган җиләк-җимешләрне кәрзингә җыеп төркемгә кайтырбыз, һәм кайткач кибетле уйнарбыз.
ВасильеваМ.А.
ГербоваВ.В
КомароваТ.С."Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы"

У вас нет прав для создания комментариев.