Яшелчәләр квартеты, курчак театры өчен сценарий
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТҮБӘН МӘТӘСКӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Яшелчәләр квартеты
(Курчак театры өчен сценарий)

Автор : Ракова Фәридә Тәлгать кызы
1 категорияле оештыручы-педагог

2013 ел
ЯШЕЛЧӘЛӘР КВАРТЕТЫ
(Курчак театры өчен сценарий)
Катнашалар:
Автор, Чөгендер, Укроп, Суган, Кәбестә. Кәҗә.
Автор: Июль ае. Кояш күктә елмая.
Яшелчә бакчасында
Ни турында сүз бара? Яле,
Бер тыңлап карыйк әле.
Яшелчәләр сусаганнар,
Иңешкә барып коенырга уйлаганннар.
Чөгендер, Укроп, Суган
(төзелешеп эскәмиядә утыралар)
Күптән әзер булганнар
Тик Кәбестә күренми,-
Һаман сайлый күлмәкләр.
(Менә Кәбестә күренә)
Килеп җитте, ниһаять!
Чү! Карагыз...
Кәбестә: -“Менә вәт!”(Шап итеп утыра эскәмиягә)
Чөгендер: “Нигә болай киендең?”
Укроп(гаҗапләнеп)“Июль ае. Эссе көн!
Кәбестә: “Чегән кызларының да бит итәкләре берничә!”
Суган: “Син бит чегән кызы түгел!
Син, Кәбестә, я-шел-чә!”
Укроп:(Сабырсызланып) :
“Я, булдыгызмы инде?
Киттек иңеш буена.
Су җылынгандыр инде,
Миңа шулай тоела.”
Автор: Укроп, Суган, Чөгендер
Кызу-кызу атлыйлар.
-Кәбестә, әйдә, йөгер!-
Дип дусларын әйдиләр.
Тик Кәбестә йөгерә алмый:
Итәкләр комачаулый.
Берсен сала,... икенчесен...
Кәҗә аларны ашый:
Кәҗә: “Их, тәмле соң кәбестәнең
Ямь- яшел яфраклары
Суганныкы да яшел тик...
аннан ага күз яшьләре.!”

Автор:Су буена килеп җиткәч,
Суган, Укроп,Чөгендер
Узышып йөзәләр суда,
Ә Кәбестә?.. Ул-ярда.
Һаман салып бетерә алмый
Катлы-катлы күлмәген.
Ул чишенеп беткәнче,
Ай калыкты, җитте төн.
Күлмәксез калган Кәбестә
Калтыранып утыра.
Арттан Кәҗә килеп җитә,
Һап! Кабып та өлгерә.
Ә Суган, Укроп, Чөгендер
Күптән кайтып киткәннәр.
Хуҗаларын сөендереп,
Мулдан уңыш биргәннәр.
Автор, Кәҗә, Чөгендер, Суган, Укроп, Кәбестә бер рәткә төзелешеп:
Вакытлы-вакытсыз, дуслар, кат-кат киенеп йөрмәгез!
Кием сайлап, тиеш җиргә соңа кала күрмәгез!
Автор: Ракова Фәридә Тәлгать кызы

У вас нет прав для создания комментариев.