Дәү әнинең серле сандыгы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Тукай районы
Боерган авылы
“Кызыл калфак” балалар бакчасы тәрбиячесе
Шәйхеләхмәтова Любовь Владимировнаның
катнаш төркемдә
“Дәү әнинең серле сандыгы”
башы астында татар милли бизәкләре кулланып
сабантуйга сөлге бизәү эшчәнлеге эшкәртмәсе.
2013 ел

Тема: Татар милли бизәкләре кулланып, сабантуйга сөлге бизәү.
Бурычлар: Балаларны татар халкының милли сәнгате, бизәлеш үрнәкләре, йорт кирәк- яраклары белән таныштыру.
Аларга карата кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.
Татар халык орнамент үрнәге белән таныштыруны дәвам итү. Алдан әзерләнгән үрнәкләр белән сөлге бизәү. Эшне төгәл, чиста, пөхтә итеп башкару күнекмәләре булдыру.
Тарихи мирасыбыз белән кызыксыну, аның белән горурлану хисләре тәрбияләргә тырышу.
Кисеп ябыштыру, матур әдәбият һәм музыка эшчәнлекләре арасында бәйләнеш булдыру.
Җиһазлау һәм алдан эшләнгән эшләр.
Бүлмә татар милли рухында бизәлә. Сандык, чигүле, кулдан эшләнгән йорт кирәк-яраклары, борынгы фонарь, самавыр; ат дугасы, сабантуйга бүләк җыю өчен колга; шадра тастымаллар; бизәк үрнәкләре (лалә чәчәге, сырлы яфраклар) җилем, салфетка, клеенка.
Сабантуй бәйрәменә алдан әзерлек эшләре турында әңгәмәләр кору; рәсем, китаплар карау: мәктәп музеена экскурсия оештыру, матур әдәбият, сынлы сәнгать үрнәкләре белән таныштыру.
Методик алымнар: Дәү әнигә кунакка бару “Серле сандык мирасы белән танышу; телдән аңлатмалар; биремнәр, уеннар куллану, әңгәмә, нәфис сүз, аңлату, күрсәтү.
Өләшү әсбаплары: “шадра” тастымаллар, уймак, алдан әзерләнеп подноска салынган (лалә чәчәге, сырлы яфрак), җилем, клеенка.
Сүзлек эше: уймак, керосин лампасы, энҗе калфак.
Оештыру өлеше: балалар басып торалар, дәү әни экраннан безне үзенә кунакка чакыра.
Тәрбияче: Кадерле балалар! Әйдәгез, дәү әнигә кунакка атка утырып барабыз. Илназ, син ат булырсың! (кыңгырау, шөлдер аскан дуга тоттыру).
Тәрбияче. -Балалар, утырышып беттегезме?
-Әйдәгез! Күмәкләшеп җыр, такмаза көйлик.
Җигүле атка утырып,
Дәү әнигә барабыз.
Дәү әнигә барабыз
Өен күреп кайтабыз.
(тел шартлату)
Менә без килеп тә җиттек.
Күмәкләшеп кунаклар һәм дәү әни белән исәнләшү.
Әссәләмәгаләйкем!

Эшчәнлек барышы.
Дәү әни: Балакайларым, оланнарым әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз,җиңел аякларыгыз белән! Исән-сау килеп җиттегезме? Сез нинди матурлар, шат күңеллеләр. Күзләрегездән сизеп торам, дәү әнинең сандыгында ниләр бар микән дисез инде сез.
Тәрбияче:
Дәү әнинең сандыгында,
Сакланмый ниләр генә.
Ачып күрсәтегез әле безгә –
Сокланыйк әле, без дә!?

Дәү әни сөйли: Элеккеге вакытларда яшь кызлар, апалар кич утырып керосин лампасы яктысында чигү чиккәннәр. (лампаны күрсәтә)
Электр энергиясе булмаган, тукымаларны да үзләре тукыганнар, матур бизәкләрне дә үзләре чиккәннәр. (өй эчендә мендәр тышларын , һ.б.күрсәтә)
Сандыктан алып чиккән сөлгеләргә игьтибарны юнәлтә.

Дәү әни: Балалар, хәзер елның кайсы фасылы?
Балалар: - Яз!
Дәү әни: Димәк, басу кырларда язгы эшләр кайнап торган чак. Ә язгы эшләр төгәлләнгәч, яшел тугайда нинди бәйрәм була әле?
Балалар: Сабантуй бәйрәме! Сабантуй!
Дәү әни: Әйе, нәниләрем! Сабантуй татар халкының иң зур бәйрәмнәреннән берсе ул! Бәйрәм алдыннан колгалар тотып, гармун уйнап бүләк җыю гадәте бар. Зур абый-апаларыгызга ияреп сезнең дә йөрегәнегез бардыр әле? (колганы күрсәтә)
Дәү әни: Иң кадерле, затлы бүләк булып чиккән сөлгеләр торган.
Тәрбияче: Дәү әни! Безнең балалар чиккән сөлгеләр турында бик матур шигырьләр дә беләләр.
1 бала.
Тәрәзәләргә эленгән
Чигүле сөлге.
Саклыйлар әби-бабайлар
Калдырган изге серне.

2 бала
Әнкәйләрнең күз нурлары
Күчкән икән аларга.
Еллар үткән саен гына,
Бизәкләре яңара!

3 бала.
Сабантуйның батырын да
Сайлар алалар берне.
Җиңүченең иңнәрендә
Уйнаклый чиккән сөлге!

4 бала.
Сөртенсәң сөлге кирәк!
Көрәшсән дә сөлге кирәк!
Батырларга сабантуйда,
Бирелгән сөлге бүләк.

Дәү әни: Әйе, балалар бик матур, дөрес сөйләдегез. (Бераз кәефсезләнеп яки ярдәм сорагандай итеп). И, оланнарым хәзер чигү чигүчеләр дә юк, сабантуйга бүләккә бирергә сөлгеләрем дә аз калды шул әле.
Тәрбияче: Дәү әни, сез кайгырмагыз әле. Балалар, әйдәгез Дәү әнигә булышабызмы?
Балалар: Булышабыз, булышабыз!
-Әйдәгез әле, эш өстәлләре янына килик. Уймакны алып, балалардан сорый, - Бу нәрсә икән, кем белә? Аның белән нәрсә эшләгәннәр?
- Бу уймак. Аны энә белән кул эшләре эшләгәндә саклану чарасы буларак кулланганнар.
Уймак белән бармак уены уйнала, шул рәвешчә куллар, бармаклар эшкә әзерләнә.
Олыга – утын ярырга,
Уртага – мичкә ягарга,
Ә сиңа- казан асарга,
Чәнтигә җырлый башларга
Дусларның күңелен ачарга.

Эшкә тотыныр алдыннан алдан әзерләнгән бизәкләрне, тастымалны карау.
Экраннан сөлге бизәү презентациясен күрсәтү. Эзлекле рәвештә эш тәртибе экраннан күрсәтелеп барыла.
Үрнәк эшне карау, эш тәртибен аңлату. Җилем белән эшләгәндә үтәлергә тиешле саклык чараларын әйтү.
- Ә хәзер әйдәгез эшне башлыйк. Кызыл төстәге менә бу чәчәк – лалә чәчәге – татар халкының милли бизәге. Аны уртага ябыштырабыз. Сырлы яфракларны кырыйга ябыштырабыз. Барыбыз да минем белән кызыл чәчәкне алдык, ак ягын өскә калдырып, җилем сөртәбез. Чәчәкләр, яфраклар кубарлык булмасын, клейны (җилемне) яхшы итеп буягыз, артык калганын, кырыйга чыкканын чүпрәкләр белән сөртеп алабыз. Тастымалның уртасын чәчәк белән бизәдек, кырыйларына яфрак ябыштырабыз.
Балалар эшкә тотынгач салмак, матур көй уйнату.
Балаларның мөстәкыйль эшләре.
Сөлгеләрне бизәп бетергәч, эшләрне күмәкләшеп карыйбыз.
- Кайсы эш сезгә ошады? Ни өчен?
- Кемнең эше бик матур килеп чыкты?
- Ни өчен шулай уйлыйсыз?
- Балаларның эшләрен дәү әни мактый.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез сөлгеләребезне Дәү әнигә бирик. Ул аларны Сабантуйга бүләккә бирер.
Балалар эшләрне тапшыра. Дәү әни мактап, рәхмәт әйтеп ала.
Тәрбияче: Балалар, сез икенче эшчәнлектә нәрсә ясарга яки бизәпгә теләр идегез?
Балаларның җаваплары. (калфак,читек һ.б.)
Тәрбияче: Дәү әнинең сандыгы бик зур, анда тагын ниләр бар микән?
Дәү әни энҗе калфак алып күрсәтә. Аның турында бераз сөйли.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, үзебезнең матур җырыбызны җырлыйк.
Атларыбыз иярләнгән,
Атларыбыз җигелгән.
Сабантуйга дигән сөлге,
Кулъяулыклар чигелгән.

Кемнәр ярата Сабантуй,
Кемнең килә барасы?
Көтә сезне сабантуйның
Тылсым тулы арбасы.

Җырны җырлап, эшчәнлек төгәлләнә.

У вас нет прав для создания комментариев.