Балалар бакчасында предметлы-үстерелешле мохитне оештыруда проект эшчәнлеген куллану
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
МБОУ “Княбашская начальная школа-детский сад”

Тема : “Балалар бакчасында предметлы-үстерелешле мохитне оештыруда проект эшчәнлеген куллану”

Автор: Файзрахманова Таслима Зиннуровна, директор

2012

Балачак-кеше тормышында мөһим чор,
киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге
вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәни-
нең кем булачагы күп очракта аның белән
булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сең-
гән әйләнә-тирә мохиттән тора.
В.А.Сухомлинский
Проекта катнашучылар: мөдир,тәрбиячеләр, әти-әниләр
Проблема. Әйләнә-тирә мохитнең баланың индивидуаль иҗади сәләтләрен ачарга, һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп үстерүгә туры килмәве.
Максат. Үстерелешле мохитне үзгәртү, камилләштерү, яңарту.
Бурычлар.
1. Баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, предметлы-үстерелешле тирәлекне үзгәртү, баету.
2. Үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү өчен төрле яклы үстерелешле тирәлек булдыру.
3. Максатка ирешүнең төрле юлларын эзләү.
4. Тирәлекне яңарту, үзгәртүгә әти-әниләрне тарту.
Вакыты. 2012-2013 нче уку елы.
Этаплары.
1. Проекта катнашучылар белән фикерләшү һәм эш планын төзү .
2. Һәр группа өчен төзү принципларын өйрәнү.
3. Башка балалар бакчаларының предметлы-үстерелешле мохитләре белән танышу.
4. Мохитне зоналарга бүлүне планлаштыру.
5. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибәле кешеләр белән уртаклашу.
6. Кирәкле җиһазларны, материалларны барлау.
7. Чыгымнар сметасын исәпләү.
8. Әти-әниләр җыелышы үткәрү һәм аларның ярдәм итү мөмкинчелекләрен ачыклау, эшләр бүлеп бирү.
9. Мөдир контролендә, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә төркемнәрне бизәү .
10. “Предметлы-үстерелешле мохитне үстерүдә мөдирнең роле” темасына семинар үткәрү, җитешсезлекләрне ачыклау, киңәш һәм тәкъдимнәр алу.
11. Киңәшләрне истә тотып, предметлы-үстерелешле тирәлекне баету.
12. Һәр группаның бизәлешен карау, актив әти-әниләрне бүләкләү.
Предметлы-үстерелешле мохитне оештырганда тирәлекнең ачык, үзгәрергә сәләтле, үсешне тәэмин итә алуын исәпкә алдык. Мохитне тулысынча үзгәртү авыр һәм бик күп чыгымнар таләп итә, шуңа күрә күбесен яңартырга, тулылындырырга тырыштык, боларны тормышка ашыру өчен түбәндәге принципларга таяндык.
1. Ачыклык- ябыклык, үзгәрүгә әзерлеге ( өй почмагын кибет, тамаша күрсәтү почмагы итеп файдалану)
2. Зоналарның сыгылмалылыгы, бер-берсенә комачауламыйча төрле эш белән шөгыльләнү.
3. Активлык, мөстәкыйльлелек, һәм иҗадилык.
4. Эстетик яктан дөрес оештыру.
5. “Аралык” (дистанция, позиция). Тәрбияче белән “күзгә-күз аралашу”.
6. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.
Югарыда күрсәтелгән принципларны исәпкә алып эшләгәндә балада психологик яктан яклану хисе туа. Бу принциплар шәхесне, аның иҗади фикер йөртүен , активлыгын үстерергә, кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә. Болар тормышка ашсын өчен уеннар, уенчыклар, дидактик материаллар балаларның буе җитәрлек җиргә урнаштырылган булырга тиеш.
Әти-әниләр безнең беренче ярдәмчеләребез, шуңа күрә проектны эшләгәндә аларны да бу эшкә тартырга тырыштык. Группа җыелышларында әти-әниләрне, әбиләрне проект белән таныштырдык. Аларның күбесе бу эшне хуплады һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәчәкләре турында белдерде.
Менә алар әти-әниләр кулы белән эшләнгән эшләр

Проектны тормышка ашырганчы зурлар төркемендә өй почмагы (иске шкафлар белән бүленгән), табигать почмагы,(табигый материаллар белән), уен почмагы, милли почмак бар иде . Ә проектны төзегәннән соң группаларда нәрсәләр эшләнде диярсез?
Зурлар төркемендә гаилә почмагын өй рәвешендә әйләндереп алдык, пәрдәләр, карават, өстәл япкычларын яңарттык, газ плитәсе ясаттык, чүпрәктән аппликация рәвешендә стена коверы булдырдык, курчакларның киемнәрен яңарттык,табигать почмагына эксперимент үткәрү өчен комлы-сулы савытлар, үлчәү һ. б. урнаштырдык, милли почмакны тулыландырдык, утырып ясарга уңайлы өстәл булдырдык, өстәлләргә милли бизәкләр төшердек, физкультура һәм “доктор Айболит” почмагын ясадык.
Ә кечкенәләр төркемен быел гына булдырдык. Шуңа күрә бу бүлмәдә балалар бакчасы өчен бернәрсә дә юк иде. Идәндәге коверлардан башлап, стенадагы рәсемнәр, өй почмагы, кул чукларын үстерү өчен төрле предметлар, матурлык почмагы, уеннар, уенчыклар барсы да проект барышында эшләнгән эшләр.
Баланың яшь үзенчәлеге принцибына таянып эшләргә тырыштык, шул яшьтәге кызыксынуларын исәпкә алдык. 2-3 яшьлек балаларга бигрәк тә яшел,сары, кызыл төсләр уңай тәэсир итсә, ә 5-7 яшьлекләргә зәңгәрсу, ал, кызгылт төсләр якынрак. Шуңа күрә уен, йокы бүлмәләрен шундыйрак төсләр белән бизәдек.

Оештырылган предметлы-үстерелешле мохит балаларда шатлык хисе, балалар бакчасына карата эмоциональ уңай караш, бакчага йөрү теләген арттырыр, яңа белемнәр тупларга ярдәм итәр, танып-белүләрен, актив иҗади сәләтләрен үстерер дип ышанабыз.

У вас нет прав для создания комментариев.