Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 9нчы “Салават күпере” балалар бакчасы

"Җимеш бакчасы" уртанчылар төркеме.

Гарипова Лилия Маҗит кызы 2категория тәрбияче

Тема. «Җимеш бакчасы»
Максат. Балаларның җимеш бакчасы турында күзаллауларын тулыландыру, алмаларның төсе, формасы буенча күптөрле булуын ачыкларга өйрәтү, сөйләмдә чагыштыру алымы өстендә эшне дәвам итү, эзлекле фикерләү сәләтләрен үстерү, җимеш агачларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
Сүзлек: алмагач, җимеш бакчасы.
Ярдәмлек: төрле алмалар белән кәрзин, җимеш бакчасы рәсеме, алмадан ясалган ризыклар (как, повидло, кипкән алма, кайнатма, компот, сок), телефон, җимеш муляжлары.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән рус халык әкияте “Шалкан” ны укыдык. Бу әкияттә бабай нинди шалкан үстергән?
Балалар. Зур шалкан.
Тәрбияче. Мин ул бабайны беләм. Аның бакчасында яшелчәләр гына түгел, ә җиләк-җимешләрдә бик күп үсә. Әйдәгез, без аңы телефоннан шалтыратып үзебезгә кунакка чакырыйк (телефоннан номер җыя). Алло, бу әкиятләр илеме, миңа “Шалкан” әкиятендәге бабайны чакырыгыз әле, зинһар. Исәнмесез, бабай. Сезгә Азнакай шәһәрендәге “Салават күпере” балалар бакчасыннан шалтыраталар. Без сезне үзебезгә кунакка чакырабыз. Сезнең җимеш бакчагызда бик тәмле җимешләр үсә, күчтәнәчкә шуларның берәрсен алып килегезче, зинһар. Рәхмәт, бабакай. Без сезне көтәбез. (Телефонны куя).
Балалар, тиздән бабай кунакка килеп җитәчәк, без ул килгәнче җимеш бакчасы турында сөйләшеп алыйк. Җимеш бакчасында нәрсәләр үсә әле?
Балалар. Алмалар, сливалар, грушалар, чияләр һ.б.
Тәрбияче җимеш муляжларын күрсәтә.
Тәрбияче. Җиләк-җимешләр матур, тәмле булып үссен өчен нинди эшләр башкаралар?
Балалар. Агачларның төпләрен йомшарталар, аларга су сибәләр, корыган
ботакларын кисәләр, ашлама сибәләр.
Тәрбияче. Карагыз әле бу рәсемгә, нинди бакча күрәсез?
Балалар. Җимеш бакчасы.
Тәрбияче. Дөрес. Бу җимеш бакчасы. Безнең бабайның да шундый җимеш бакчасы бар.
Ишек шакыйлар. Кәрзин күтәреп бабай керә.
Тәрбияче. Исәнмесез, бабай. Без сезне көтәбез, түрдән узыгыз. Сез килгәнгә без бик шатбыз.
Бабай. Исәнмесез, минем нәниләрем! (Берничәсе белән исәнләшә, башыннан сыйпый). Миңа сез шалтыраттыгызмы? Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын.
Тәрбияче. Әйе, бабакай, без телефоннан шалтыраттык. Килүеңә бик зур рәхмәт. Кил, бабай, утыр, ял ит. Мин балаларга сезнең җимеш бакчагыз турында сөйләдем инде.
Бабай. Әйе, минем җимеш бакчам бар. Сезгә менә күчтәнәчкә бик тәмле бер җимеш төрен алып килдем. Табышмагымны тыңлагыз әле.
Алсу битле кыз үсте,
Тып итеп җиргә төште. (Алма).
Бабай кәрзиненнән бер алма ала, тәрбиячегә бирә.
Бабай. Балалар, бу алма нинди төстә?
Балалар. Кызыл.
Тәрбияче. Ул нинди?
Балалар. Түгәрәк, каты, матур, баллы ...
Бабай кәрзиненнән тагын алма алып бирә.
Бабай. Ә бу алма нинди?
Балалар. Яшел, кечкенә ...
Тәрбияче. Әйдәгез, алмаларны чагыштырып карыйк, бу алма ниндирәк?
Балалар. Бу алма яшелрәк, кечкенәрәк ...
Шул тәртиптә сары алма турында да сөйләнелә.
Тәрбияче. Күрегез әле, минем кулымда өч төрле алма. Кем миннән дөрес итеп алманы сорый, шуңа берсен бирәм.
Бала чыга. Миңа алма бирегез әле, зинһар.
Тәрбияче. Мә сиңа алма.
Бала. Рәхмәт.
Шул тәртиптә алмалар бирелеп бетә.
Тәрбияче. (Балалардан сорый). Синдә нинди алма?
Бала. Миндә кызыл, түгәрәк, зур алма.
Тәрбияче. Ә синдә нинди алма?
Бала. Миндә яшел, озынча, баллы алма.
Тәрбияче. Синдә нинди алма?
Бала. Миндә сары, кечкенә ... алма.
Тәрбияче. Рәхмәт балалар. Матур итеп сөйләдегез. Барыгыз урыныгызга. Мин хәзер алмаларны башка балаларга бирәм. (Өч балага алма бирә, үзе янына чакыра). Бу минем алмам, бу синең алмаң, бу аның алмасы. Ә хәзер нәкъ шул тәртиптә сез сөйләп күрсәтегез.
Дидактик уен “Миндә, синдә, аңарда”
Тәрбияче. Без, бабай, бакча турында уен да беләбез.
Җырлы-биюле уен “Без барабыз, барабыз”
Тәрбияче. Бабай, бер килгәч, балаларның шигырьләрен дә тыңла инде.
1 Бала. Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән.
2 Бала. Алмасы да алмасы,
Өзеп кенә аласы.
Өзмим әле, баллансын.
Бераз гына аллансын.
3 Бала. Алмалар, әй уңганнар,
Саргаешып тулганнар.
Балга манчып алган мени,
Шундый татлы булганнар.
Бабай. Бик рәхмәт, балалар. Сөендердегез мине. Мин бит әле сезгә алмадан ясалган ризыклар да алып килдем. (Кәрзиненнән берәм-берәм ризыкларны чыгара, һәрберсенең исемен атый). Мин бу күчтәнәчләрнең барсында сезгә бүләк итәм, ә сез бергәләп авыз итәрсез. Миңа әкиятемә кайтырга вакыт җитте. Тәүфыйкле, шәфкатьле балалар булып үсегез.
Тәрбияче. Балалар, күчтәнәчләр өчен бабайга рәхмәт әйтик. Рәхмәт сезгә, бабакай. Әкиятегезгә исән-сау кайтып җитегез.
Бабай. Сау булыгыз, балалар (китә).
Тәрбияче. Менә, балалар, күрдегезме. Бабай нинди эшчән. Ул нинди яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә икән. Сез алма турында нинди яңалык белдегез?
Балалар. Алмалар төрле-төрле була, аңардан күп төрле ризыклар пешереп була һ.б.
Йомгаклау.
Васильева М.А.
Гербова В.В.
Т.С.Комарова “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”.