I кечкенәләр төркемендә “Яңгыр һәм кояшка эндәшләр” темасына “Фольклор” кичә.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү
муниципаль бюджет учреждениесе
“Олы Әтнә балалар бакчасы”

I кечкенәләр төркемендә “Яңгыр һәм кояшка эндәшләр” темасына “Фольклор” кичә.





1 квалификацион
категорияле тәрбияче
Галиева Фәридә Мөхәммәтҗан кызы

2012 ел.


Максат. Яңгыр һәм кояш турындагы белемнәрен киңәйтү; табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү.


Бурычлар:
- Эстетик тәрбия бирү.
- Халык авыз иҗаты аша балаларның зиһенгә алу сәләтен үстерү, хәтерләрен яхшырту.
- Халык авыз иҗаты аша балаларда табигать күренешләрен күзәтү һәм матурлыгын күрергә өйрәтү.
- Сөйләм авазларын дөресләү.


Хәзерлек эше. “Яңгыр, яу, яу” , “Кояш, чык, чык, чык”, эндәшләрен кабатлау,
“Яңгыр илә кояш” әкиятен уку.


Методик алымнар:

1.Сюжетлы- рольле уен.
2.Халык авыз иҗаты.
3.Сюрприз момент.
4.Психологик уен.
5.Вак моторика.
6.Ритмикалы уеннар.
7. Әңгәмә.
8.Аваз әйтү уеннары.

Җиһазлау:чәчәкләр, кояш һәм яңгыр күренеше.


Материал:

1.”Балачак аланы” китабы. 28-50 нче битләр.
2.Г.З. Гарәфиева “Сөмбеләне кем белә” китабы. 82 нче бит.
3.”Чәбәк-чәбәк итә ул” китабы. 42 нче бит.


Кичәнең барышы.

Ι. Оештыру моменты.

Балалар музыка астында болынлыкка киләләр.
Чәчкәнур. Минем чәчкәле болынымда бу матур балалар нишләп йөриләр икән? Балалар. Яңгыр ява шып та шып,
Тамчы тама тып та тып,
Күк йөзенә карадык,
Битләребез чыланды,
Аяклар юешләнде,
Иңбашларны сикерттек,
Тамчыларны селектек,
Без яңгырдан качабыз,
Зонтикларга посабыз.
ΙΙ.Төп өлеш.
Минем исемем – Чәчкәнур. Мин шушы чәчкәле, матур болында яшим. Яңгыр яуганны бик яратам, яңгыр белән үсәм. Балалар сез яңгыр турында эндәшләр беләсезме соң?
Балалар. - Беләбез.
Бер кыз чыга.
Чәчкәнур.- Синең исемең ничек матур кыз?
Бала.- мин Алия, яңгыр турында эндәш беләм.
Яңгыр, яу, яңгыр, яу,
Иләкләп, чиләкләп,
Пәрәмәчләп, коймаклап.
Арышларның башагы
Ач булмасын, тук булсын,
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын!
Чәчкәнур. - Яңгыр турында эндәшләрне мин дә беләм әле.
Яңгыр, яу, яңгыр, яу,
Яңгыр безгә бик кирәк!
Яңгыр безгә бик кирәк
Яңгырдан соң агачлар,
Гөлләр үсә тизрәк.
Балалар, бергә әйтеп карыйк әле.
(Балалар кабатлыйлар).
Балалар, яңгыр яуганны бию белән дә күрсәтеп була, ә сез бии беләсезме соң?
Балалар. - Беләбез.
Чәчкәнур.- Ягез, биеп алыйк.
Ясалган яңгырлар өләшенә. “Яңгыр” биюе.
Чәчкәнур.- Яңгыр бигрәк озак яуды, нигәдер кояш та чыкмый, кояшны чакырыйк әле, балалар. “Кояш чык, чык” эндәше.
Кояш, чык, чык,чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Кояш керә.
-Исәнмесез, балалар, сезнең эндәшләрегезне, чакыруыгызны ишеттемдә менә миндә кунакка килдем.
Чәчкәнур. - Рәхим ит, кояш, түрдән уз, без сине бик сагындык, җылы нурларыңны сип. Кояш, үзенең җылы нурларын тагын да җылырак, яктырак сипсен өчен, “Кояш көлә” җырын җырлап алыйк.
Кояш.-Балалар, сез бик акыллы, матур икәнсез, миңа бик ошадыгыз, минем нурларымда тагын да матур, сәламәт булып үсегез.
ΙΙΙ. Йомгаклау.
Чәчкәнур. - Яңгыр яугач, бөтен табигать сафланды, ә кояш чыккач бар дөнья җылынып, яктырып,ямьләнеп китте. Гөлчәчәкләр күренде һәм кояшка үрелде. Безгә дә җылы кирәк, кояш астында рәхәт.
Сезнең белән миңа, Чәчкәнурга да күңелле булды.
- Балалар, сезнең кәефнең нинди булуын мин рәсемнәр аша белермен. Килегез әле, минем яныма. Рәсемнәремне сайлап алыгыз.
- Балалар, сез күбегез кояш рәсеме сайлады, димәк, барыгызның да кәефе күтәренке, сезгә бүгенге кичә бик ошаган.

У вас нет прав для создания комментариев.