Балаларны ана телендә сөйләшергә өйрәтү
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида № 9 «Салават купере» города Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан


"Балаларны ана телендә сөйләшергә өйрәтү"

(Тәҗрибә белән уртаклашу)

Воспитатель I квалификационной категории
Заляева Альбина Рафатовна
Балаларны ана телендә сөйләшергә өйрәткәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора.Бәйләнешле сөйләм аларга бер-берсен аңлау һәм сөйләшү өчен бердән-бер чара.
Балалар белән никадәр төрле күнегүләр; мәсәлән, тәрбияче соравы,хикәяләр үрнәге, яттан шигырь сөйләргә өйрәнү, әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, дидактик уеннар алу максатка ирешергә ярдәм итә. Сөйләм телен өйрәткәндә сүзләрнең үзен кабатлап кына түгел, ә бәлки җөмләләр белән кабатласаң уңышлырак.
Иң элек балаларның телне аңлау, белү дәрәҗәләрен исәпкә алырга кирәк, бары тик шуннан соң гына яңа сүзләрне төрле ситуацияләрдә күп тапкыр кабатлаү юлы белән ныгытырга.
Мәсәлән: киемнәр турында сөйләшкәндә, аларның исемнәре балалардан әйттерелә, авырыксынсалар, дидактик уеннарда кулланып ныгытыла. Рәсемнәрдә сүрәтләнгән кешеләр турында сөйләшкәндә аларның өс-башкиемнәре дә ачыклана. Йөрергә чыгарга җыенганда аларның нәрсәләр киюләре сөйләтелә. Яңа сүзләрне, җөмләләрне 10-15 көннән соң яңадан кулланыла.
Сөйләм телен үстерүдә йомыш кушу алымнары куллану зур ярдәм бирә. Беренчедән бала әйткәнне игътибар белән тыңларга, икенчедән аның мәгънәсенә төшенергә,өченчедән әйтелгәнне истә калдырырга, дүртенчедән йомышны үтәргә, бишенчедән үтәгән эшне сөйләп бирергә дә өйрәнә. Шуның өчен дә балаларга биреләсе йомышларның эчтәлеге гади, алар үти алырлык итеп бирелә.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә төрле чаралар кулланам:
-балага таныш булмаган предметлар һәм эш төрләре,
-сюжетлы-рольле уеннар, уенчыклар,
-рәсемнәр,
-түгәрәк уены, хәрәкәтле уеннар, шигырьләр, җырлар,
-хикәя-әкиятләр уку, эчтәлеген сөйләү.
Сөйләүләр оештырганда, балаларга биреләсе сораулар алдан уйланылган,гади, аңлаешлы булырга тиеш. Кайбер вакытта бала гади сорауларны да аңлап җиткермәскә мөмкин, шуңа күрә иң элек әңгәмәне сорау-җавап формасында алам. Диалогик сөйләм үстерү, өйрәтү, бәйләнешле сөйләм өйрәтүдә зур әһәмияткә ия. Балага сорау бирәсең, ә бала җавап итеп ике-өч сүздән торган җөмлә төзи. Башта бала тәрбияче артыннан кабатласа, соңрак үз җөмләләре белән җавап бирә башлый.
Кечкенәләр төркемендә бәйләнешле сөйләм телен өйрәткәндә сораулар кыска итеп бирелә, җөмләләр үзгәрмичә кабатлана, чөнки баланың исендә калдырырга кирәк, ә баланыңактив һәм пассив сүзлек запасы баю белән ул үзгәрә, катлаулана башлый. Мәсәлән: уен вакытында балаларга сикерергә кушыла. Сорау: син нишләдең? Ул нишләде? (ул сикерде ). Ул нәрсә эшли? (сикерә) шулай итеп, балаларны үткән, хәзерге заман фигыльләре белән таныштыру бара.
Уеннарны дәрестә куллану балада кызыксыну уятырга, җөмләләрне җиңел итеп аңларга, кабатларга өйрәнә. Тәрбиячегә үз максатына ирешергә ярдәм итә.
Балаларга бәйләнешле сөйләм телен өйрәткәндә уенчыклар үзәк урынны алып торалар. Бигрәк тә - курчак. Курчак башка балалар кебек “сөйләшергә” өйрәнә, төрле дидактик уеннар оештырыла: “курчакны юындыру”, “курчакны киендерү” һ.б. Уенчыклар турында хикәя төзергә,шигырьләр кулланырга мөмкин.
Төрле темага караган дидактик уеннар, мәсәлән: “шәхси гигиена” темасына кергәндә, “курчакны юындыру”, “ашамлыклар” темасын өйрәнгәндә “кибет” кебек сюжетлы уеннарны, “Аю-бүре” хәрәкәтле уеннарын кулланырга мөмкин.
Рәсемнәр караганда ачык, аңлаешлы, аз персонажлар сүрәтләнгән рәсемнәр сайлыйм. Аларның кызыклы, балаларның игътибарын җәлеп итәлек булуы шарт.
Рәсемнәргә карап, балалар әйберләрнең исемнәрен зиһенгә алалар, үзләренең сүзлек запасын баеталар, сөйләм телен үстерәләр. Рәсемнәрне эчтәлеге буенча балаларның тәҗрибәсенә карап сайларга тырышам. Ике төрле рәсем кулланыла:
-һәр бала өчен педметлы рәсем,
-бөтен төркем белән әңгәмә үткәрү өчен сюжетлы рәсем.
Мәсәлән, таныш кечкенә рәсемнәрне өстәлгә тезеп саласың да исемнәрен әйтергә кушасың. Әгәр бала тиз генә исемен әйтә алмасса, ул баланы берничә кабат чакырам, аларны дөрес әйтүләренә ирешергә тырышам. Рәсемдәге уенчыкларны төркем бүлмәсеннән табарга кушам. Ул уенчык турында сөйләтәм, калган балалар төзәтәләр, тулылындыралар.
Беренче дәрестә сюжетлы рәсем буенча сораулар бирелә. Балалар ике-өч сүздән торган җөмләләр төзиләр. Икенче дәресләрдә сораулар һәм җаваплар катлауландырыла. Тәрбияче үзенең үрнәге белән таныштыра. Әкренләп сораулар ярдәмәннән башка да мөстәкыйль рәвештә сөйләргә өйрәнәләр. Яңадан 2-3 дәрестән соң хикәя төзү кабатлана. Башка дәресләрдә алар бүлмәдәге җиһазлар һәм уенчыклар турында сөйлиләр. Беренче – икенче дәресләрдә рәсем эчтәлеге буенча сөйләгәндә балалар җөмләләрне үзгәртмичә генә кабатласалар, соңрак инде катлауландырып мөстәкыйль рәвештә сөйли башлыйлар.
Рәсем буенча әңгәмәләр үткәргәндә балаларның сүзлек запасы активлаша, ныгытыла, җөмләләр кабатлана, сөйләм теле баетыла. Сүзләрне истә калдыру өчен, рәсемне төркем бүлмәсендә калдыру, балаларга мөстәкыйль рәвештә сөйләргә ярдәм итә.
Матур әдәбият әсәрләрен өйрәнгәндә әкият, хикәяләрне анлаешлы, ачык дикция, интонация белән сөйләргә кирәк. Шул чагында гына балалар матур итеп сөйләшергә өйрәнерләр. Әсәрне беренче тапкыр ишеткәндә бала иң элек текстларны мәгънәсенә түгел, ә аларның янгырашына игътибар итә.
Бала әсәрнең эчтәлеген аңлап калсын өчен, үз эшемдә уен, хәрәкәт, имитацияләр, драмлаштыру алымнарын кулланам.
Дәрес вакытында иптәшләре белән үзара сөйләшә белергә, кычкырып сөйләшмәскә, башкалар сөйләгәнне игътибар белән тыңларга, сорауларга төгәл, кабатламыйча, һәркем ишетерлек итеп җавап бирергә күнектерүне дәвам итү өстендә эшлим.
Дәрес вакытында һәм дәрестән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен һәр яктан иҗади алымнар, чаралар кулланып эш итәргә тырышам.

Кулланган әдәбият:
• Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. Борһанова Р.Г., Юсупов Ф.Ю. Казан, 2004
• Татар теле өйрәнә нәниләр. Борһанова Р.Г., Казан, 2005

У вас нет прав для создания комментариев.