Сау бул, бакча.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
БГМБУ “ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”.


Сау бул, бакча!
( чыгарылыш бәйрәме)

Төзеде: Сибгатуллина Гөлшат Наилевна, ТР Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәп –балалар бакчасы тәрбиячесе.

2012.

Алып баручы: Шатлыклар – кунелебездэ,
Ак кояш – кугебездэ.
Рэхэтлэнеп бэйрэм итик,
Мэктэпкэ китэбез лэ.

Бу кичэбез горлэп утсен,
Истэ калсын гомэргэ,
Бэйрэмнэрсез яшэп булмый
Жирнен якты йозендэ.
Әйдәгез, үзебезнең кечкенә генә бәйрәмебезне башлап та җибәрик. Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда Кенәбаш балалар бакчасының чыгарылыш балалары.
( балалар керәләр, тезелешеп басалар).
1бала: Эле кайчан гына тапкыр,
Нэни булып килдек бакчага,
Сизелмәде, үтте сабый чаклар,
Туган йорттай газиз бакчада.

Кечкенә булып килсәк тә,
Хәзер зур үстек инде.
Олыгаеп бакчабыздан,
Китәбез балачактан.

2бала: Туйганчы уйнар идем дә
Минем шул вакытым тар,
Көн саен “ 5” ле алырга
Мәктәпкә барасым бар.
Киләчәктә туган илдә
Зур юллар саласым бар,
Ә хәзер соңламыйча
Мәктәпкә барасым бар.
3бала: Сау бул инде, курчагым
Өйдә ялгыз каласың
Синең белән уйнар идем
Мәктәпкә бар барасым.
“Үзем генә калам” диеп
Тагын елап утырма
Мәктәптән кайткач та сине
Өйрәтермен укырга.
4 бала: Бераз гына моңсу да
Шатлыклы да көнебез
Балачакның иң кадерле
Баскычын без үтәбез.
Сагындырыр, сагындырыр
Бакчабызның һәр көне
Туган йорттай якын булсын
Һәр бүлмәсе, һәр төше.
5 бала: Ничэ коннэр, ничэ айлар,
Кышын да, жэен дэ.
Сагынып килэ идек
Бакчага hэммэбез дэ.
Тик нишлисен, яшен тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакнын бер баскычы
Мэктэп белэн тоташа.
6бала: Бакчада без өйрәндек
Бик күп төрле һөнәргә:
Матур рәсем ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Бакчабызда без иң зурлар
Шатланышып туймыйбыз!
Яраткан җырларыбызны
Яңгыратып җырлыйбыз!
( җыр, Өйрәтәләр мәктәпләрдә).
Музыка астына корреспондент керә: Неужели соңа калдым!? Ничек инде алай! Сезнең бакчага чаба – чаба арыдым.У- фффффффф.( утыра).
А.Б. - Юк, хөрмәтле корреспондент, соңа калмадыгыз. Бәйрәм башлана гына әле. Карагыз балаларга алар нинди шат .Ә әти – әниләр ничек куана. ( корреспондент төрле якка борыла борыла карточкага төшерә)
Мин шаян корреспондент,
Хәзер сезне тикшерәм,
Сездән интервью алып
Гәҗитләргә җибәрәм.
- Ягез әле, мәктәпкә баручылардан сорым әле:
1) Син кем булырга телисең?
2) Мәктәптә нинди билгеләр генә алачаксың?
3) Син ни белән шөгелләнергә яратасың?
1 бала: -Биергә.
Корреспондент: Син күрсәтә дә аласың. Биеп күрсәтегез әле, ә мин төшереп торам.
( бию: "Маленькая страна").
Корреспондент: Ә без дәвам итәбез.
4) Син зур үскәч нинди яхшы эш эшлисең?
5) Син балалар бакчасында калыр идеңме?
6) Мәктәпкә кем белән барачаксың?
- Хәзер елмаешып утырыгыз мин сезне фотога төшерәм дә газета чыгарырга редакциягә йөгерәм. Мин тагын килеп чыгармын әле. Хушыгыз.
А.Б: - Без балаларыбызның мәктәпкә барасы, акыллы, тырыш кешеләр буласы килүләренә бик шат. Балалар без сезнең белән шушы бер ел эчендә кайда гына бармадык , әйеме? Әкияткә кунакка да бардык, Көз кызы белән дә таныштык, Кыш бабай да безне үзенең бүләкләре белән куандырды. Ә бүген балалар без сезнең белән Белем иленә сәяхәткә китәрбез. Ләкин ничек барырбыз соң? Менә монда балалар һава шары бар икән . тик ул бөтен кешене дә сыйдырмый бары тик үзенең табышмакларына җавап биргән кешеләрне генә ала.
1) Кечкенә ул, шома ул
Ак кыр буйлап уза ул,
Борма юллар сыза ул.
Булса да бик кечкенә
Җиткер аңа эш кенә ( карандаш).
2) Агач түгел яфраклы
Тун түгел тегелгән
Кеше түгел сөйли ( китап).
3) Сумка тотып керәсен
Белем төяп чыгасың ( мәктәп).
4) Үзе укый белмәсә дә
Гомере буе яза ( ручка).
5) Бер ояда алты дус,
Алтысында алты төс
Ләкин алар барысы да
Башкаралар бер үк эш (Буяу карандашлары).
6) Көн – төн йөри
Урыныннан китә алмый ( сәгать).
А.Б: әйдәгез балалар, җырлый –җырлый очыйк инде хәзер.
( җыр : Бәйрәм буген).
А.Б: Балалар, карыгыз әле, һава шары безне кире сез кечкенә булган вакытка алып кайткан бит, исегезгә төштеме? Карап китик әле.
( Бию зурлар : Губки бантиком, аннары шигырь сөйләп котлыйлар).
1 бала: Кечкенэ генэ булсак та
Бэйрэмгэ сезгэ килдек
Сезгэ матур телэклэр
Жыр – бию алып килдек.

2 бала: Мэктэпкэ барыр идем
Бернигэ дэ карамый
Тәрбияче ала әйтэ:
«әле сина ярамый !»
3 бала: Миннән бәләкәй булгансыз
Сез бакчага килгәндә
Кара ничек зур булгансыз
Китәр вакыт җиткәндә.
4 бала: Бик күңелле бәйрәм бүген
Озатабыз мәктәпкә
Яхшы укысыннар диеп
Калабыз шул теләктә.
5 бала: Котлыйбыз. Котлыйбыз
Чын күңелдән котлыйбыз.
Сез инде укучылар
Сезне көтә парталар.
6 бала: Тагын сезгә бер теләк
Онытмагыз безне дә,
Килгәләгез бакчабызга
Кунак булырсыз бездә.
А.Б: Балалар , безнең шарларыбыз тагын очарга теләми бит. Ниндидер көч безне кирегә тарта.
( Икеле килеп чыга).
Икеле: Кая барырга җыендыгыз тагын ? белем иленәме? Барып та тормагыз, мәктәптә барыбер мин хуҗа.
А.Б: Юк, икеле син ялгышасың. Безнең балалар мөны сиңа үзләре үк әйтеп бирерләр.
( бию: билгеләр).
А.Б: Менә,Икеле , күрдеңме? Син безгә кирәк түгел. Юк бит балалар.Юк.Бар үзеңнең билгеләр иленә кайтып кит.
Икеле: Минем белән дус булырга теләмиләр дә, ярар, ярар күрсәтәм әле мин сезгә.
( Икеле , берле билгеләрен чәчеп чыгып китә).
А.Б: Балалар бу икеле безне ача алмасыннар дип билгеләрен чәчеп китте, әйдәгез шушы икеле , берлеләрдән бишле билгесе төзик әле ( тактада кушу).
- булдырдыгыз , балалар, сез бик уңган икәнсез. Мәктәпкә барырга безнең карандашлар бар, ручкалар бар, китап та алдык тик ни җитми соң безнең?
Балалар: Сумка.
А.Б: Әйе . бик дөрес. Хәзер уйнап алыйк инде. ( сумка тутырыш уены).
- балалар, без сезнең белән хәзер мәктәпкә барырга әзер. Ә укытучы апалар ни әйтер соң. Аласызмы безне мәктәпкә?
( директор,укытучылар сөйли).
Кор-т: Мин тагын соңа калдым мәллә инде? Минем сюрпризым әзер. Тик башта мин әти-әниләрдән дә интервью алыйм әле. Мин сорау биргәч язуны укырсыз.
1) Кем кичтән будильникны шалтырарга куячак?
2) Кем баланың формасын тәртиптә тотар?
3) Иң беренче кем иртәнге ашны ашар?
4) Бала икеле алса кем гаепле?
5) Ата-аналар җыелышына кем барыр?
6) Кем әлифба белән азбуканы һәр кич саен укыр?
( әти, әни, абыйсы яки апайсы, әбисе, бабайсы, бөтен гаилә).
-Менә хәзер бөтен эшләр дә бүленде, минем сюрприз.( газета күрсәтә).
- Балалар, сез бүген шундый матур. Көләч, шаян булып минем газетама кереп калдыгыз. Мәктәпкә баргач та дус-тату, шаян – тапкыр һәм акыллы булыгыз.
А.Б: Балалар, монда яңгыраган барлык матур теләкләр дә сезнең өчен. Әйдәгез тагын бер кат бакчабызга “Сау бул” диеп кул болгыйк.
( җыр: “Сау бул бакчабыз”).

У вас нет прав для создания комментариев.