"Мактанчык үрдәк маҗаралары"
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «ТУРГАЙ » БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

"Мактанчык үрдәк маҗаралары"
(зурлар төркеме)

Тәрбияче: Гыйльметдинова А.Р.

2021 ел
Максатлар:
1. Балаларга юл билгеләре турында мәгълүмат бирү, юл билгеләрен төркемнәргә бүлүне ныгыту;
2. Матур әдәбият әсәрләренә игътибар итү, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү;
3. Балаларның иҗади сәләтләрен камилләштерү; юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгәндә җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:
- балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү;
- мавыктыргыч уеннар ярдәмендә, баланың кызыксынуын тагын да арртыру;
- матур әдәбиятка мөрәҗәгать итү;
- матур әдәбият әсәрләрен кулланып, сөйләм телен үстерү;
- фикерләү сәләтен арттыру;
- балаларның хәтерләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Проектер, компьютер, "Мактанчк үрдәк" җыры, юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр, юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр, 3 конверт, сары, кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр.

I. Оештыру.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк, бер беребезгә карап елмайыйк, күз кысыйк. Шөгылебезне башлыйбыз.
Балалар, без сезнең белән алдагы шөгыльдә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшә башлаган идек. Бүген сөйләшүебезне дәвам итәрбез.

Ишек ачыла. Бүлмәгә йөгереп үрдәк керә.

II. Төп өлеш.
Тәрбияче: Тукта!Тукта! Үрдәк, кая болай ашыгасың? Син безгә килгәндә юл аша да йөгереп чыктыңмы? Юл йөрү кагыйдәләрен белмисең ахры син?
Үрдәк: Җибәрегез, зинһар, мин башка алай эшләмәм.
Тәрбияче: Юк инде, дускай, болай җиңел генә бездән котыла ала алмассың! Син юлны тиешле урында чыкмадың, светофорны, юл билгеләрен карамадың. Ягез, балалар, үрдәккә юлда үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлекне аңлатып китегез әле. Үрдәк кебек мактанып, масаеп йөреп, юл иминлеген үтәмәсәң, нәрсә килеп чыгарырга мөмкин булуы турында сез хәбәрдармы?
Балалар: Әйе, әйе.
Тәрбияче: Я үрдәк, тыңлап кит әле, мактанчык үрдәк турында җырны.

"Мактанчык үрдәк" җыры куела. Балалар кушылып җырлыйлар.

Тәрбияче: Я, аңладыңмы инде үрдәк? Сүзне тыңламыйча, гел мактанып йөрсәң, ни булачагын?
Үрдәк:Әйе, аңладым.
Тәрбияче: Әфәрин, балалар! Юлны ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында шигырьләр сөләп бирегез әле үрдәккә.

(Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйлиләр)

1 бала: Машиналар узышалар
Асфальт ялтырап кала.
Бакчага барасы бар бит
Юлны ничек чыгарга?
2 бала: Элек-электән безгә
Светофор ярдәм итә.
Барыбызны өйрәтә ул
Юлны ничек чыгарга.
Бу эштә ни дисәң дә,
Юк тиңнәр светофорга.
3 бала: Тыңла син, исеңдә калдыр!
Һәм гел үтәргә тырыш.
Кызыл ут яну белән
Сабыр бул дус, юл ябык!
Әнә янды сары ут
Ул безгә әзерлән ди.
Ә яшеле үзе әйтә
Юл ачык, бар кит.
4 бала: Бакчага барасым бар бит,
Юлны ничек чыгарга?
Светофор да юк янымда
Кем җавап бирер миңа?
5 бала: Җәяүле йөрү билгесе
Ярдәмгә килер шулчак
Мурзик аталы соры мәче
Юл йөрүче ул бик шәп!
(экранда песи рәсеме чыга)
Бик зур игътибар белән
Юлны чыгар ул бик сак.
6 бала: Асфальттагы дөрес юлны
Ул һичшиксез, табачак.
Әнә, әнә ак тасмалар
Җәяүлеләр юлы!
7 бала: Мурзигыбыз сулга карый,
Ашыкмый ул чыгарга.оҗт
Уңга да карап ала ул
Юкмы машина анда?!
8 бала: Игътибар белән, сакланып
Юл аркылы чыгучы
Мурзик дигән соры мәче
Иң булган юл йөрүче!
Барысы бергә: Юл йөргәндә кагыйдәне
Кирәк дөрес үтәргә.
Шул чагында башкалар да
Бозмас кагыйдәләрне.

Тәрбияче: Әфарин, юлны ничек чыгарга икәнен сез яхшы беләсез. Әйдәгез, юл билгеләрен карап китик. Экранда юл билгеләре чыгып бара. Сез аларның нәрсә аңлатканын әйтерсез.

Экранда рәсемнәр күрсәтелә. Балаларның җавабы.

Тәрбияче: Булдырдыгыз бит бу юлы да, сынатмадыгыз. Хәзер инде сезгә тагын да авыррак бирем биреп карыйм. Ике командага бүленеп басарга кирәк. 1 нче команда – тыючы, 2 нче команда кисәтүче юл билгеләрен җыя.
Музыка куела.Балалар уйныйлар.

Тәрбияче: Ай-һай, бигрәк өлгер һәм булганнар сез!

Машина тавышы куела. Тормоз тавышлары. Аяк-кулы бәйләнгән малай керә.

Малай: Ай-яй, авырта! Башым сызлый! Кибеткә барганда, машиналарны карамыйча юлны йөгереп чыктым. Машина бәрдерде. Ай...аягым сызлый...
Тәрбияче: Юлны карамыйча чыксаң, бәланы көт тә тор инде. Балалар, булышыйк әле малайга.

Экранда рәсемнәр күрсәтелә.Балалар атап баралар.
Тәрбияче: Балалар, рәсемнәргә карагыз әле. Юл аша чыкканда нишләргә ярамый?
1 бала: Юлны йөгереп чыгарга ярамый!
2 бала: Юлны бары тик тиешле урында гына чыгарга кирәк!
3 бала: Юлда уйнарга ярамый.
4 бала: Юлны чыкканда башта уңга, соңыннан сулга карарга кирәк.
5 бала: Юл кырыена якын торырга ярамый.
Малай: Мин бу кагыйдәләрне истә калдырырмын. Башка юлны карамыйча чыкмам.
Тәрбияче: Барысын да аңлавың, бик яхшы дускай! Алайса мактанчык үрдәк хәленә калуың бар.
Малай: Рәхмәт йөзеннән, сезгә бер уен тәкъдим итәм. Менә сезгә 3 конверт. Анда сары, кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр бар. Музыка туктагач сез төс буенча, командаларга җыелырга тиеш буласыз.

Балалар уйныйлар.
III. Ныгыту.
Малай: Миңа китәргә вакыт. Рәхмәт сезгә, балалар, Сау булыгыз!
Тәрбияче: Сау бул, дускай! Юл билгеләрен карап йөр.

Малай чыгып китә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, нәни дусларым! Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсез. Үрдәк дустыбыз белән саубуллашыйк. Моннан соң, юлда сак булыр дип ышанып калабыз. Сау бул, үрдәк!

У вас нет прав для создания комментариев.