Аленушкага ярдәм итик
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
«Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Зурлар төркемендә математика шөгыле
Тема:”Аленушкага ярдәм итик”.



Тәрбияче:Габделхакова Лилия Раисовна .

1 нче категория
Балтач

Математика шөгыле.
Тема:”Аленушкага ярдәм итик”.
Максат:мисаллар чишәргә,кирегә санарга өйрәтүне дәвам итү,мисаллар чишү,элементарь математик күзаллауларын формалаштыру.Хәтер,сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү.Математикага кызыксыну уяту.
Хәзерлек:курчак-Иванушка,мич,утын(мисаллар белән),алмагач,алмалар(биремнәр белән),сөт елгасы,басма(саннар язылган такталар),конверт белән хат,hәр балага бирем.

Шөгыль барышы
Балалар паласта басып тора.
-Балалар, карагыз әле безгә бүген кунакка кемнәр килгән?
Әйдәгез алар белән исәнләшик.
-Хәерле иртә, исәнмесез.
-Балалар, без сезнең белән әкияткә сәяхәткә барырбыз. Ә анда эләгү өчен без тылсымлы сүзләр әйтергә тиеш. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм минем арттан кабатлагыз.

3 тапкыр кул чабыйк
4 тапкыр тыпырдыйк.
Уңга, сулга борылыйк
Һәм әкияттә уяныйк.

(Тәрбияче җилкәсенә яулык сала һәм Аленушкага әйләнә)
Аленушка: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Аленушка. Миңа ярдәм итегез әле, зинһар. Минем энем Иванушка югалды.Әти белән әнием базарга
Киткәндә энеңне әйбәтләп кара бер җиргәдә үзең генә калдырма дип киткәннәр иде.Ә мин иптәш кызларым белән уйнап онытылганмын. Кайтсам энем юк. Аны убырлы карчыкның кошлары алып киткән.
-Балалар, сез нинди әкияткә эләккәнегезне белдегезме?(Казлар-аккошлар).
-Балалар, сез миңа энемне табарга ярдәм итәрсезме.
- Әйе әйдәгез юлга кузгалыйк.
Урман буйлап баралар,мич очрый.Исәнме мич.
-Мич-мич, әйт әле,казлар-аккошлар кайда очты?
Балалар,мич безгә ярдәм итсен өченнишләргә кирәк?
-Безгә мичне ягып җибәрергә һәм пироглар пешерергә кирәк. Ә мичне нәрсә
Белән ягалар?(утын). Бу утыннар гади генә түгел икән.Анда мисаллар язылган. Әйдегез, мисалларны чишик һәм мичкә утынны салып барыйк.
3+4=
5+2=
(балалар мисалны чишәләр һәм утынны мичкә салалар).
Мичне яктык һәм ул безгә алмагачка таба юл күрсәтә.
Алмагачка барганда 10 нан 0га кирегә санап барыйк әле (10, 9, 8, 7)
Менә алмагачка килеп тә җиттек.
Алмагач белән исәнләшик һәм сорыйк:
-Алмагач, алмагач әйт әле , казлар аккошлар кайда очтылар?
Алмагач: -Балалар, минем алмаларым гади түгел, биремнәр белән. Шуны эшләсәгез әйтәм.
Алмага язылган биремнәрне үтәү.
1) Алмагачта ничә алма бар?
2) Сүзләрнең киресен әйтегез, ак-кара, зур-кечкенә,суык-җылы.
3) Атнада ничә ял көне?
4) Кешедәге парлы әгъзаләрне сана.
5) Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
6) Ничә предмет бер пар була?
7) 6 саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?
8) Нинди фигураның башы да ахыры да юк?

-Рәхмәт, алмагачка булыштыгыз!
Алмадагы язуны укы. Сөт елгасына юл тотыгыз, алар шунда очтылар.
-Менә елгага килеп тә җиттек.
-Исәнме,сөтле елга,әйт әле безгә,казлар-аккошлар кая очтылар?
-Балалар,әйдәгез әле,яр кырыена утырып ял итеп алыйк,монда безгә елга мәсьәләләр чишсәгез генә әйтәм,-ди.
-Булдырдыгыз,балалар,мәсьәләне чиштегез,елганы сөендердегез.Ә елганы үтәр өчен нәрсә кирәк?(күпер)
0 1 2 3 4 5 6 7 8

Күпер гади түгел,математик саннар белән.Хәзер сезнең hәр берегез күперенең бер кисәген алыр hәм игътибар белән узенең урынын табар.Әгәр дә дус булып эшләсәк безнең күперебез нык булыр hәм елганы үтәрбез(күперне төзү hәм балалар кулларын як-якка сузып аяк очларында чыгалар.)
Чирәм арасында зур конверт белән хат табу(hәр балага индивидуаль бирем,өстәлләр янында эшләү).
-Балалар,убырлының да биремнәрен үтәдегез.Менә Иванушканы да убырлы карчык безгә кайтарган.
Аленушка(тәрбияче):Рәхмәт,сезгә балалар,сез миңа энемне табырга булыштыгыз.Хәзер әти белән әниемнең сүзен тыңлармын.Сез дә зур,акыллы,игътибарлы булып усегез,кечкенәләрне рәнҗетмәгез.
Тәрбияче:Менә безнең сәяхәтебез тәмам.Иванушканы коткардык,ә хәзер ясле бакчага кайтырга вакыт.Күзләрне йомдык hәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.
3 тапкыр кул чабыйк,
4 тапкыр тыпырдыйк.
Уңга,сулга борылыйк,
Әкияттән без кайттык.
(Тәрбияче бу вакытта яулыгын сала hәм Иванушканы яшерә).
Балалар күзләрен ача.
Шөгыльгә йомгак ясау.
-Балалар,менә без ясле бакчага кайттып та җиттек.Сәяхәт сезгә ошадымы?Сәяхәт вакытында без нәрсәләр эшләдек?(балаларның җаваплары).

У вас нет прав для создания комментариев.