Светофорда кунакта
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

МБМБУ – Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасы Саба          

               муниципаль районы Татарстан республикасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                      «Светофорда кунакта

 

       (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә        өйрәтү буенча ГАИ хезмәткәрләренә күрсәтелгән ачык шөгыль эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                      

 

 

 

                                   Тәрбияче: Юнысова Г.В.

                                   Казанчы – Бигәнәй

                                          2021ел

                          Тема: Светофорда кунакта .

Максат: Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү; балаларның белемлрен тикшерү, сәяхәт итү теләген үстерү.

Тәрбия бурычлары: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары: кулланылышы буенча махсус транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү. Светофор, аның төп төсләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау, хәрәкәтле уен “Светофор”, мактау, ярдәм итү, бәяләү.

Җиһазлау :  светофор, пазллар “Махсус транспорт”, хәрәкәтле уен өчен кызыл, сары, яшел карточка, һәр бала саны буенча яшел, сары яисә кызыл түгәрәкләр- медальеннар.

Сүзлек белән эш: җәяүле, шофер, светофор, тротуар.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Балалар, бүген без сезнең белән кунакка барабыз. Сәяхәт иткәндә берничә тукталыш ясарбыз. Сәяхәтебезне төрле транспортка утырып дәвам итәрбез, ә хәзер нинди транспортка утырачакбыз икәнне белер өчен мин табышмак әйтәм.

Ике көпчәкле арба,

Атсыз да алга бара.(Велосипед).

Балалар җавабы.

Велосипедларга утырыйк та юлга кузгалыйк.

(Балалар урындыкларга утырып велосипедта йөру хәрәкәтләрен ясыйлар)

Тәрбияче – балалар кемгэ кунакка килгәнебезне белер өчен табышмак әйтәм:

Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Балалар: Ул –светофор.

Тәрбияче:- Балалар, рәхим итегез, сез Светофорда кунакта.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар:

Жыр «Светофор».

Тәрбияче:- Балалар, без Светофорда кунакта. Монда бик катлаулы, бик күп сынаулар аша үтәсе була. Андагы кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, сез кадерле кунаклар булырсыз. Сез сынаулар үтәргә әзерме?

1.Тапкырлар тукталышы.

Тэрбияче – Балалар круг ясап басыгыз. Кемгә мин туп ыргытам шул минем сорауга җавап бирергә тиеш була.

  • Кем машинаны йөртә...?
  • Светофорнын ничә төсе бар?
  • Кешеләр автобусны кайда көтә?
  • Балаларга кайда уйнарга ярый?
  • Юлнын уртасыннан йөрергэ ярыймы жәяүлеләргә?
  • Жәяүлеләр йөри торган җир ничек атала?
  • Светофорнын кызыл күзе нәрсә ди?
  • Юл аркылы кайдан чыгабыз?
  • Светофорның кайсы сигналына юл аша чыгарга ярамый?

Тәрбияче- булдырдыгыз балалар, әйдәгез юлыбызны жәяү дәвам итәбез.

2.Ялгышлар аланы” тукталышы.

Балалар экранда күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишә:

  • Автомобиль юлында уйнау тыела;
  • Автомобиль юлын тиеш булмаган урыннан чыгарга ярамый;

Автомобиль юлына якын урында чана шуарга ярамый.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез. Ай-яй авыр биремнәр биргән сезгә светофор , әйеме, ә сез үзегезнең зирәклелегезне күрсәттегез, молодцы.

3.Әйдәгез әле, уен уйнап алабыз: “Җәяүле”.

Балалар сөйли һәм сөйләмгә туры китереп хәрәкәтләр башкара.

Җәяүләп юлга чыктык (йөрү хәрәкәтләре күрсәтәләр)

Ә аннан соң тукталдык (туктап калалар)

Шофер булып уйнадык (руль бору хәрәкәтләре күрсәтәләр)

Аю булып йөрдек без,

Куян булып сикердек без,

Очкыч булып уйнадык (очкыч булып кулларын җәеп хәрәкәтләнәләр)

Без туйганчы уйнадык,

Һәм юлыбызны дәвам иттек.

4.“Светофор” тукталышы.

Тәрбияче: - Балалар, безнең юлыбызда кызыл, сары, яшел төсләрдәге тугэрэклэр ята әле монда. Ул төсләр тагын нинди кирәкле әйбердә бар?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: - Әйе, балалар, дөрес әйтәсез светофорда да шундый ук төсләр бар. Эйдэгез эле без сезнен белэн светофор кисеп ябыштырабыз.

Афәрин, рәхмәт балалар!

5.“Махсус транспорт” тукталышы.

Балаларда 3 командага бүленәләр һәм командалары белән пазл җыялар. Килеп чыккан махсус транспортны атыйлар һәм аның ни өчен кирәклеген аңлаталар. (Ашыгыч ярдәм, полиция, пожарный автомобильләры).

 6.Уен. “ Кызыклы светофор ”

-Әйдәгез, хәзер уен уйнап алабыз. Уен тәртибен аңлатам. Кызыл төскә- бармак яныйбыз, сары төскә- урында сикерәбез, яшел төскә- урында атлыйбыз.

Тәрбияче: Ярый, балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам!

Тәрбияче: - Бүгенге сәяхәтебез бик күңелле дә, файдалы да булды, балалар. Белемләребезне тагын да ныгытып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәндек. Юлларда сак булырга беркайчанда онытмыйк.

Кызыл, сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар,

Хәвеф - хәтәр булмасын дип

Сезне кисәтә алар.

Белгәннәребезне онытмыйк,

Кулланма итеп алыйк.

- Юлыбызга ак җәймә, - дип

Бергә-бергә кузгалыйк.

Йомгаклау

 

У вас нет прав для создания комментариев.