Ахмак куян (Курчак театры өчен сценарий)
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиятова Дилбәр Хәлиловна

Ахмак куян

( Курчак театры өчен)

Катнашалар:
Куян.
Тиен.
Керпе.
Төлке.

Вакыйга урман аланында бара. Аланда Куян уйнап йөри.
Әлсерәп Тиен йөгереп керә.

Т. Кылый! Кылый!
К. Нәрсә булды? Нәрсәгә шулай хәлсерәдең?
Т. Ардым! Кайчаннан бирле сине эзлим. Баярак кына төлкене күрдем. Агач башында әти алып кайткан чикләвекләрне сыпыртып утыра идем, төлке килеп чыкты. Миңа астан озак кына карап торды да, сиңа буй җитмәс инде, ә менә дустың Кылыйны
эләктерергә исәп бар, - ди.
К.( Калтырый башлый) Ә-ә-ә-ә-ә , ми- не-е-е , Төлке-е -е ...
Т. Я, ярар, аның кадәр курыкма әле син , хәзер аның планы безгә билгеле бит инде. Син монда уйнап йөрмә, өеңә кайтып тор. Мин бераздан килеп җитәрмен, хәзер әтигә кышка чикләвек җыярга булышасы бар.( Китә).
К. (Калтыравыннан туктый) Тукта әле, мин нәрсәгә дип коелып төштем әле? Мин бит батыр Куян! Мин 3 кә кадәр саный да беләм! Бер, ике ... Әй калганын оныттым. Мин ул Төлкене үзем тотам әле. Акылга утыртам әле мин аны! (Уйланып йөри). Ничек итеп тотарга икән ул Төлкене ? Әһә, таптым! Әнә Керпе дус та килә икән , аңа мактаныйм әле. Керпетдин! Кызуырак кил әле!
К-е. Нәрсә булды? Итәгеңә ут капты мәллә? Нишләп шулай кычкырасың?
К. Беләсеңме, мине “Төлке - Төлке - Төлкетдин, хәйлә белән эш йөртим” тотып ашыйм , - дип әйткән ди.
К-е. Кит аннан! Нишләрсең икән инде хәзер? Ул бик хәйләкәр, Явыз, теләгенә ирешмисә калмас.
К. Һи, борчылма , Керпе дус. Мине аннан курка дип беләсеңме әллә? Бик беләсең килсә, мин аны үзем тотам.
К-е. Мактанчык та инде үзең. Төлкене тел белән тотып булмый аны.
К. Алай димә син, иң башта минем башта туган планны тыңла.
Мин аның юлына чокыр казып куям да, Төлкене шунда төшерәм.
К-е. Планың шәп икән үзе. Шәп уйлап тапкансың син , молодец!
К. (Бии-бии) Әй үзем, әй үзем, маңгаемда бар күзем!
К-е. Кара аны, чокырыңны тирәнрәк итеп казы. Бераздан үзем дә килеп булышырмын . Түгәрәк аланнан алмалар җыйган идем( кәрзинен күрсәтә), шуларны гына кайтарам да, көрәк алып киләм.
К. Ура! Мин нинди молодец! Ничек оста итеп уйлап таптым! Лә -лә- лә , мин төлкене акылга утыртам! (Сикергәләп чыгып китә )

Төлке керә, куак араларын караштыра.

Т. Кая булыр бу Кылый? Шуны эзләп ярты көнем узды. Авылга барып карыйм әле, берәр каз, һич югы берәр тавык- чебеш булса да эләкмәс микән (Чыга).

Кулына көрәк тотып, Куян керә.

К. Әһә. Төлке шушы юлдан йөри икән. Чокырны да менә монда казырга кирәк. Авылга барып берәр тавык-мазар эләктереп кайтыйм диме? Бар. бар, әзерләгәннәр , ди. әти әйтә , элек без яшьвакытта якындагы авылга барып кәбестәләр белән сыйланып кайта идек, хәзер кешеләр тимердән без үтә алмаслык әллә нинди зур коймалар корып куйдылар да , каралты- кураларына якын да килә торган түгел, ди. Төлкене дә капкаларын зу –у – р итеп ачып көтеп торалардыр анда. Күп сөйләндем. Инде эшкә тотынсам да ярар. ( Казый башлый). Бигрәк авыр эш булып чыкты бу. тагын әз генә каыйм да ... ( Бераз эшләгәч , туктый). Өф-өф, кулларым да авыртып бетте. Җитеп торыр, бүтән казыйсы килми. Инде агач артына качып Төлкене көтеп торырга кирәк.

Төлке керә.
Т. Авылга барып та рәт чыкмады ... Кая булыр бу Кылый?
(Чокырга егыла) Ай –яй –яй! Кем эше икән бу? Туктале, бик кечкенә түгелме соң бу? Мин бит моннан сикереп тә чыга алам.( шыпырт сөйләшүгә күчә) Ә-ә, әнә тегеннән карап тора, шул Кылыйның эше икән бу. Хәзер эләктерәм инде үзеңне. Тукта , ашыкмаска кирәк. Мин аны монда хәйләләп китерим. (Тавышын көчәйтә) У –у – у , монда төсле телевизор да бар икән. Абау, Кылыйны күрсәтәләр түгелме соң? Карале . Кылый космонавт булган !

Керпе керә, кулында көрәк.

К-е. Кылый!
Т. Хәйләм барып чыкмады инде, Керпе дусты килеп җитте. (Чокырдан сикереп чыгып кача)
К. ( Куак артыннан чыга) . Нәрсә кычкырасың инде ? Төлкене чокырга төшергән идем бит.
К-е. Әле генә төлке син казыган чокырдан чыгып тайдымыни ул ?
И-и , ахмак Төлке хәтле Төлкене тоту өчен шуның кадәр кечкенә чокыр казыйлармы инде ?
К. Ярар инде... Әйдә барып карыйк әле. Төлке анда төсле телевизор бар дигән иде .
К-е. И-и , Кылый , Кылый, бигрәк беркатлы инде үзең. Чокыр казыганда телевизор күрдеңме соң?
К. Юк иде...
К-е. Шулай шул. Бик вакытлы килеп җиткәнмен, Төлке үзеңне алдалап китереп эләктермәкче булган бит.
К. Шулай икән шул. Әй, мин аңа барыбер тотырмаган булыр идем!
К-е. Мактанырга дигәндә булдырасың инде ансы. Әйдә , Төлке тагын килеп җитәр, китик моннан. (Кулыннан җитәкләп алып китә).

Куян кире йөгереп килә.
К. Мин ул төлкене барыбер тотам! (Йөгереп чыгып китә).
ПӘРДӘ.

У вас нет прав для создания комментариев.