Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Яр Чаллы шәһәренең "39-нчы "Күңелле умарта" балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы

“Балалар бакчасы һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары”

темасына педагогик тәҗрибә

 

Әзерлдәде: Давидова Э. Х..,

1 категорияле тәрбияче,

39 нчы “Күңелле умарта” балалар бакчасы

2022

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек,  ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы.

Тәрбиянең төп асылы -  балалар бакчасы белән гаиләнең  бердәмлегендә.   Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Гаилә белән эш – авыр хезмәт, аңа заманча якын килергә кирәк.  Тәрбияче дә, әти-әни дә – зурлар, һәрберсенең психологик үзенчәлеге, үз тормыш тәҗрибәсе бар. Балалар бакчасы гаиләдән башка, ә гаилә балалар бакчасыннан башка яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге катлаулы бурычларны үти алмый. Балалар бакчасы гаиләнең мөмкинлекләре белән исәпләшеп, аны хезмәттәшлеккә чакырырга, ә гаилә исә балалар бакчасын бала тәрбияләү эшендә үзенең ярдәмчесе итеп санарга тиеш.

Балалар бакчасы һәм ата-аналарның бергә эшләүне формалары нинди соң?

Гаилә белән элемтәне ныгытуда ата-аналар җыелышлары мөһим роль уйный. Шуңа күрә аларны планлаштыруга, оештыруга зур әһәмият бирелә. Аларны  төрле формада алып барырга мөмкин:

Жыелышларны семинар-практикум формасында уздырырганда, тәрбия бурычлары турында, элеккечә, сөйләп кенә калмыйча,  комплект материалларын кулланып, турыдан-туры белем эшчәнлегенең берничә төрен ата-аналар белән үткәрергә кирәк. Эшлекле уеннар  гаилә   белән балалар бакчасын берләштерүче  нәтиҗәле чаралар булып тора. Монда мультимедиа чараларын куллану бик үтемле - презентация кулланып ирешкән уңышлар белән бүлешү, тәрбия алымнары белән уртаклашу.

Әти-әниләр конференциясе үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә. Аңа әзерлек барышында педагог гаиләдә яхшы тәрбия бирә торган ата-аналарның тәҗрибәсен гомумиләштерә һәм аларны чыгыш ясарга әзерли. Конференция тәрбияченең  кереш сүзе белән башлана. Аннан соң ата-аналар тәҗрибә уртаклашалар, соңыннан йомгак ясала.

Ачык ишекләр көне – шактый киң таралган форма. Әти-әнигә бакча белән, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия-белем бирү эшенең үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итә. . Ата-аналар балаларының белем дәрәҗәләре белән танышалар, кирәкле киңәш -белешмә алып китәләр.

Баланың өенә бару бала, аның әти-әниләре белән контакт булдырырга ярдәм итә. Бу очракта баланың тормыш шартларын өйрәнү, ата-аналар һәм гаиләнең башка әгъзалары белән әңгәмә үткәрү, баланың характерын, әти-әнисенә һәм башкаларга булган мөнәсәбәтен ачыклау һ.б. максат итеп куела.Тәрбияче бару вакытын алдан билгели. Бу баруның вакыты, әңгәмә ун-унбиш минуттан артмаска тиеш.

Ата-аналар өчен сорау-җавап кичәсе. Башта ата-аналардан тәрбиянең аерым мәсьәләләренә карата язмача сораулар туплана. Кичәдә аларга педагог, юрист, табиб кебек белгечләр җавап бирергә мөмкин.

Консультацияләр  һәм әңгәмәләр. Аларның максаты  булып әти-әниләрнең  билгеле бер белемнәрне үзләштерүе, проблемалы сорауларны чишәргә ярдәм итү тора. Аралашу эчтәлекле, ике як өчен дә кирәкле темага нигезләнгән булса гына уңышлы була. Аралашу оештыруда төп роль тәрбиячегә бирелә.  Ул коммуникатив алымнар куллана белергә, гаилә һәм тәрбия проблемаларында ориентлашырга, соңгы фән казанышлары белән таныш булырга тиеш. Әти-әниләр тәрбияченең компетентлылыгын, бала үсешенең уңышлылыгы белән кызыксынуын сизәргә тиеш. Яшь әти-әниләр өчен семинар-практикумнар үткәрү отышлы.

Ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрен бердәй яхшы өйрәтү бүгенге көндә балалар бакчасының төп бурычы. Белгәнебезчә, бала ике телдә камил сөйләшергә өйрәнсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без,  әти-әниләр белән  бергәләп эш  алып барабыз. Балалар бакчасында  өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Әти-әниләр почмагында мәгълүматлар атна саен яңартыла.

Ата-аналарны бала тәрбияләү һәм бакча тормышы эшенә җәлеп итү максатыннан бергәләшеп бәйрәмнәр, күргәзмәләр оештырыла. Планлы рәвештә оештырылган чаралар гаилә һәм балалар бакчасының үзара аралашуына, ата-аналар һәм балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен тирәлек булдыруга ярдәм итә. “Сөмбелә”, “Ягез әле, әтиләр”, “Әниләр көне”  , “Добрая Дорога Детства” кебек  чаралар әти-әниләр һәм балалар бердәмлегенә, аралашуга этәрә. Кичәләрдә әти-әниләр карап кына утырмыйлар, кичәне оештыруда актив катнашалар.

Әти-әниләр һәм балаларның кул эшләнмәләреннән төрле күргәзмәләр оештыру “Көзге бүләк”, “Иң матур чыршы”, “Тукай безең күңелләрдә” күргәзмәләре бердәм иҗади эшчәнлеккә этәрә, кызыксыну уята.

Әти-әниләрнең балалар бакчасы эшчәнлегендә катнашуы ике як өчен дә файда гына. Балалар үзләренең әти-әниләре белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт белән карыйлар. Бакча эшчәнлегендә актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә.

Соңгы елларда балалар бакчасы  тормышында ата-аналар белән эшләүнең күп кенә инновацион формалары барлыкка килә башлады. Инновация тәрбия һәм белем бирү процессының эффектлыгын күтәрүдә мөһим чараларның берсе булып тора. «Инновация» термины педагогик  тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештәге алынган”  яңалык итеп кабул ителә. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация”  төшенчәләре төрлечә  аңлатыла. Яңалык -  ул тәрбия һәм белем бирү процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технологияләр).

Ата-аналар белән инновацион эш формалары:

  1. Балалар бакчасы сайты. Ата-аналарга бакча белән, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия-белем бирү эшенең үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итә. Сайт аша ата-аналар иң актуаль һәм еш очрый торган сорауларга җаваплар, музыка тәрбиячесе, психолог, логопед киңәшләре, бакча яңалыклары һәм уңышлары белән таныша алалар .
  2. Проектлар методы.  Проект методының  төп максаты булып баланың   иҗади шәхесен үстерү тора. Ата-аналар ярдәме белән  үсеш бирүче тирәлек, иҗади почмаклар   материаллар, атрибутлар белән баетыла.
  3. Иҗат почмагы. Кабул итү бүлмәсендә әти-әни белән баланың өйдәге иҗади эшләр өчен урын булдыру. Әти-әниләр белән бергә эшләнгән эшләргә презентация.
  4. Сәләмәтлек почмагына ата-аналар күзлегеннән иң актуль темаларны, салкын тию авыруларына каршы профилактик чаралар, чыныктыруның яңа методлары турында мәгълүматларны әти-әниләр үзләре тәкъдим итә, теге яки бу поликлиникада эшләүче персоналның хезмәте,  прививкалар турында үз фикерләрен белдерәләр.
  5. Педсовет утырышында әти-әниләрне экспертлар  һәм критиклар булып катнаштыру, гаиләдәге тәрбия проблемаларын тирән аңлап эш итүгә булышлык итү.
  6. Гаиләгә йөрү. Үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан әти-әниләрнең үзара “ата-аналар десанты” булып йөрешүе.

Һәр гаиләдә бала тәрбияләүдә уңай йогынты ясарлык күп кенә шартлар бар. Әмма гаилә тәрбиясе ата-аналарның психологик-педагогик яктан теоретик әзерлегенә һәм нинди тәрбияче булуларына да бәйле. Димәк, без беренчедән, балалар белән зур тәрбия эше алып барабыз, икенчедән, бакча белән гаиләнең тәрбияви максатлары уртак булсын диеп, ата-аналарга белем бирүне оештырабыз. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә. Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.