Изге җирләр кайтавазы
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

Милли-мәдәни мирас елына багышланган театральләштерелгән кичә
(“Ел тәрбиячесе – 2013” республика конкурсының район этабы)

“Изге җирләр кайтавазы”




Тәрбияче: Касыймова А.Р

2013 ел

Максатлар:
1. Балаларга татар халкының тарихы, изге урыннары турында мәгълүмат бирү;
2. Үз төбәгеңә, мәдәниятеңә карата мәхәббәт уяту;
3. Балаларның иҗади сәләтләрен камилләштерү.

Бурычлар:
- балаларның үз халкының тарихы турындагы белемнәрен камилләштерү;
- балаларда үз халкының тарихына карата кызыксыну үстерү;
- изге урыннар мисалында әби-бабаларыбызның тормышы, көнкүреше, уеннары белән таныштыру;
- балаларның хәтерләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Татар халкының милли ризыклары, көнкүреш әйберләре, фотоальбом, Татарстан, Казан, Болгар төшерелгән рәсемнәр, проектор.

Хәзерлек эше: Болгар, Казан, Татарстан турында шигырьләр өйрәтү, легендалар сөйләү, Әтнәдә булган истәлекле, матур урыннар белән танышу.

“Изге җирләр кайтавазы”
Китапханәгә кыз килә.
Инзилә: – Исәнмесез, апа!
Китапханәче: – Исәнмесез!
Инзилә: – Апа, миңа бер кызыклы китап бирә алмассыз микән?
Китапханәче: – Ярар, карап карарга кирәк. Беләсеңме, мин сиңа китап түгел, ә бик тә үзенчәлекле фотоальбом бирәм. Анда безнең үткәнебез салынган. Аны саклык белән генә карарга кирәк.
Инзилә: – Бик кызык әле бу! Тизрәк дусларым янына барып, күрсәтергә кирәк.
Кыз китапханәдән йөгереп чыгып китә.
Болын күренеше. Балаларның кайсы балык тотып, кайсы җиләк җыеп, тәкыя үреп утыра. Яннарына кыз йөгереп килә.
Инзилә: – Дусларым, дусларым! Сезне эзләп арап беттем. Менә кая икән сез! Мин бүген китапханәдә булдым, китапханәче апа менә шушы фотоальбомны бирде.
Балалар түгәрәккә җыелышалар.
Зөһрә: – Ой, ничек матур! Мондый истәлекләрне болай гына карый алмыйбыз. Туктагыз әле, минем Казанда яшәүче апам бар. Ул бик күп әйберләр белә. Шалтыратыйм әле үзенә.
Бала телефон алып, шалтырата башлый.
Зөһрә: – Апа, исәнме! Сиңа сеңлең Зөһрә шалтырата. Инзилә китапханәгә барып, бик кызыклы фотоальбом алып кайтты. Ләкин үзебез ачып карарга куркабыз. Син безгә булыша алмассың микән? Син бит бик күпне беләсең!
Тарихчы: – Мин нинди фотоальбом турында сөйләгәнеңне аңладым бугай. Хәзер, көтегез, сезнең белән элемтәгә чыгам.
Тылсымлы музыка яңгырый. Экранда тарихчы күренә.
Тарихчы: – Исәнмесез балалар!
Балалар: – Исәнмесез!
Тарихчы: – Миңа бүген сеңлем шалтыратып, сезнең нинди кызыклы фотоальбом алганыгыз турында әйтте. Ул гади альбом гына түгел. Монда безнең халыкның үткәне салынган. Ә үткәнне белмәгән кеше – киләчәкне белә алмый. Сез ничек уйлыйсыз?

1 б. Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
2 б. Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
3 б. Горур сүз әйт сорасалар:
Кайсы яктан? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән.
4 б. Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен,
Кайгысысың, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен,
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара.
5 б. Үз тарихын халык үзе ясый,
Бирми халык үзен үлемгә.
Риваятьләренә төреп, саклап
Алып килгән сине бүгенгә!

Чулпан: – Әйдәгез, тизрәк ачып карыйк инде.
Альбомның беренче битен ачалар.
Экранда Татарстан сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Мәкаль язылган.
Нияз: – Карагыз әле, монда бит ниндидер сүзләр дә бар. “Туган ил була бер генә, туган илнең кадерен бел генә”. Нинди дөрес сүзләр язылган!
Зөһрә: – Әйе шул, туган ил һәрбер кешегә дә бер генә була. Аны сакларга, яратырга кирәк.
Инсаф: – Кеше бик күп җирләрдә яшәргә мөмкин. Ләкин туган җире бер генә була.
Зилә: – Мин дә шулай уйлыйм. Без туган илебезне сакларга, аның кадерен белергә тиешбез.
Х.Ислам: – Мин “Туган җир” җырын беләм. Әйдәгез, шул җырны бергәләп башкарыйк әле.
“Туган җир” җыры.
Инзилә: – Әйдәгез, алдагы битне ачыйк.
Экранда Казанга багышланган рәсемнәр чыга. Казан турында шигырь укыла.
И нурлы Казан –
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
И якты Казан,
Синең нурларың
Кыйбласы безнең
Озын юлларның.
Еракта да син
Йөрәккә якын,
Торган җир – көмеш
Туган җир – алтын.
Туган җир якын!
Туган тел якын!
Экранда тарихчы чыга.
Тарихчы: – Сез Казанны беләсез. Рәсемнәрен дә күрдегез. Ә Казан шәһәре ничек барлыкка килгән соң? Бу турыда, балалар, күп легендалар йөри. Мин дә сезгә хәзер шуларның берсен сөйләп китәм. Тыңлагыз!
Бер кыз, юарга дип алып төшкән казанын Иделгә төшереп җибәргәч, ачыргылыланып: “Казан, ай, казан!” – дип кычкырган. Аның үзәк өзгеч тавышын тирә-юньдә яшәүчеләр дә ишеткәннәр. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үзе торган җирне, үсеп килүче каланы “Казан” дип атый башлаганнар. Бу исем бөтенесенә дә ошаган. Шул ерак заманнардан бирле безнең башкалабыз Казан дип атала. Исеме дә казан кебек чыңлап, зыңлап тора.
Гайнутдинов: – Без дә бит Казан турында сөйли алабыз! Камилә, Ислам, Адилә килегез әле.
6 б. Кремль, Казансу, Кабан
Күкләргә ашкан Казан!
Төбәлгән карашыбыз
Гүзәл Казанга табан!
7 б. Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме – Сөембикә.
8 б. Кол Шәриф мәчете
Тора нур чәчеп,
Тора күкнең явын алып,
Үзенә дәшеп.
9 б. Казан, Казан!
Бөек Тукай торган синдә,
Матур җырларын язган,
Сөекле шагыйрь эзләре
Саклана синдә Казан.
10 б. Казан! Казан!
Гөрләп тора белем йортларың.
Киләчәгең көндәй якты, Казан,
Балкыр әле, балкыр утларың!
11 б. Әйтә иртәнге намазга
Бик матур моңлы азан.
И Казан! Дәртле Казан!
Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Зөһрә: – Әле безнең Казан турында Алинә Раилевна да бик матур җыр белә.
Инсаф: –Алинә Раилевна, теге матур җырыгызны җырлагыз әле.
Тәрбияче: – Җырлармын, тик сез дә миңа булышырсыз.
Җыр. “Идел вальсы”
Тәрбияче: – Балалар, бик серле альбом эләккән бит сезнең кулга. Аны ашыкмыйча гына, саклык белән генә карагыз. Әйдә, алдагы биттә ниләр бар икән?
Болгар турында рәсемнәр күрсәтелә
Тарихчы: – Бу – изге Болгар җирләре. Монда бик күп еллар әле Болгар дәүләте булган. Инде менә күп еллар үтсә дә, Болгар шәһәре булган урыннар яңадан торгызылды. Сез аны рәсемнәрдә дә күрәсез. Бик матур җирләр ул.
Зөһрә: – Ә-ә-ә, искә төште! Без бит ул җирләр турында шигырьләр дә беләбез.
12 б. “Бабаларың кем?” – дип сорасагыз,
Җир кешеләре булган, билгеле.
Типсә, тимер өзгән,
Сукса, ташны изгән
Кирәк икән, борган Иделне.
13 б. Яшәгән ул бөтен гомере буе,
Җырга гашыйк булып яшәгән.
Кайгыларын җиңсә,
Шатлык килсә,
Төбе-тамыры белән яшәргән.
14 б. Болгар әле җәйрәп яткан,
Гөлбакчадай чәчәк аткан.
Җәйрәп яткан Болгар иле
Бабамнарның туган җире.
Зөһрә: – Тизрәк алдагы битне ачыйк. Нинди кызыклы әйберләр бар икән?
Экранда читек рәсеме чыга
Нияз: – Читек? Ни өчен ул монда? Моның ниндидер сере бардыр.
Тарихчы: – Әйе, балалар, бу читек. Ул татар халкының милли аяк киеме. Элек-электән читекләр теккән кешеләрне читекчеләр дип атаганннар. “Читекче” дигән уен да бар.
Чулпан: – Әйе, без беләбез бит ул уенны. Әйдә, шуны уйнап алыйк әле.
“Читекче” уенын уйныйлар.
(Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Уртада “читекче” куллары белән читек теккән сыман итеп, көйләп утыра, хәрәкәтләр ясый һәм сөйли:
Итек, читек, энә, без,
Матур итеп тегәбез.
Кирәкмиме, алмыйсызмы,
Әллә киеп карыйсыз?
Түгәрәктәгеләр бар да бер авыздан: “Кая, бир!” – диләр һәм бер якка таба түгәрәк буенча йөгерә башлыйлар. Тегүче утырган урыныннан тормыйча гына йөгерүчеләрнең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны урынына утыртып, үзе түгәрәккә керә, тидерә алмаса, яңадан читекче булып кала. Уен дәвам итә.)
Зөһрә: – Алга таба ниләр бар икән?
(Фотоальбомның алдагы битен ачалар. Әтнә турында видео күрсәтелә.)
Гайнутдинов: – Әтнә бит бу! Эх, Әтнәдә дә күпме матур урыннар бар. Әллә кайларга барырга да кирәк түгел.
Бию ( “Әтнә җырына)
Тарихчы: – Безнең районыбызда да тарихи, изге урыннар бар. Минем сезгә кала тавы турында сөйлисем килә. Бу урында бик күп еллардан бирле сакланган 3 изге урын бар. Беренчесе – Ишми базары. (рәсем күрсәтелә) Бу урында Ишморат исемле кеше базар ачып, әйберләр саткан. Монда төрле авыллардан, җирләрдән кешеләр килә торган булганнар.
Икенчесе – кызлар чишмәсе. Кызлар чишмәсе булган урында элек уйнарга йөргәннәр. Шулай бер көнне алар чишмәне тапканнар. Аны чистартканнар, өйләренә суны да шуннан алып кайта торган булганнар.
Өченчесе – изгеләр кабере. Ул моннан күп еллар элек изге кешеләр күмелгән урыннар. Алар әле дә бар. Менә рәсемнәргә карагыз әле.
Кабер ташлары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә.
Тарихчы: – Сез Имән агачын күрәсез. Бу Имән инде бик карт. Бик зур да әле ул. Рәсемгә карасагыз, сез аны күрәсез.
Имән рәсеме күрсәтелә.
Тарихчы: – Менә балалар, мин сезгә булыша алганча булыштым. Әгәр дә сорауларыгыз булса, кызыклы әйберләр белергә теләсәгез, миңа хәбәр итәрсез. Кунакка да килсәгез була.
Тәрбияче: – Бик үзенчәлекле альбом булып чыкты бит әле бу. Татар халкы тарихына, Казан каласына, Әтнә төбәгенә бәйле күпме истәлекләр сыйдырган ул. Тарих битләрендә мөһим урын биләгән, театр, музейлары, алтын куллы осталары белән дан тоткан Әтнәбездә горурланып яшик дусларым.
“Әтнә җыры”

У вас нет прав для создания комментариев.