Конспект непосредственной Образовательной деятельности «Коммуникация»
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
« Детский сад № 26 г.Лениногорска» муниципального образования
«Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан

Конспект непосредственной
Образовательной деятельности
«Коммуникация»

Для 2 младшей группы



Воспитатель:
Якупова Фарида Дахиева
2 квалификацонная категория




2013

Максат:
матур әдәбият әсәрләре,уеннар аша балаларда татар телендә сөйләшергә өйрәтү теләге булдыру;

Бурычлар:
Белем бирү функциясе балаларны тыңларга өйрәтү,хәтердә калдыру, логик фикер йөртү сәләтен үстерү, сүз байлыгын артырү күнекмәләрен камилләштерү;
Тәрбия бирү функциясе А.Алишның “ Куян кызы “ әкияте аша әхлакый сыйфатлары ( олыларны тыңлау, бер-береңә игьтибарлы булу,дус- тату яшәргә өйрәтү) тәрбияләү;;
Акыл сәләтен үстерү балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга булышлык итү, куян турында белемнәрен тирәнәйтү
Методик алымнар:
Әңгәмә;
Шигырь “ Куянкай”;
Уен “Куянкай”
Ял минуты авазлрны дөрес әйтү өчен.
Тизарядка;
Киез итекләргә трафаретлар белән бизәк төшерү;
Музыка.
Җиhазлар:келәм,бәйләгән куяннар, кечкенә киез итекләр,картоннан киселгән киез итекләр, бәрәңгедән киселгән гөмбә трафаретлар,ак, кызыл буяулар,салфеткалар, ТСО.
Әзерлек эше: Балларга куян турында аңлатма бирү,тышкы билгеләре,яшәү рәвеше белән таныштыру;уенда сүзләр белән хәрәкәтләрне чагыштыра белергә өйрәнү;балаларны бергәләп уйнарга өйрәтү; -ә-, -а-авазын дөрөс әйтергә өйрәтү;трафаретлар белән бизәкләр төшерергә өйрәтү; шигырь өйрәнү;
Дәресләр үткәрү:
- “ Без әкият яратабыз”,
- “ Урман җәнлекләре”,
- “ Матур бизәкләр”.

Шөгель барышы.

Тәрбияче Балалар
Исәнмесез балалар. Хәерле көн, сезнең “Күчтәнәч” тапшыруын караганыгыз бармы?
Менә безне Казанга « Күчтәнәч”тапшыруына чакырганнар, анда барырга телисезме? Хәзер әйдәгез
тылсымлы келәмгә утырып, Казанга очабыз. Келәмгә матур, дөрес итеп утырабыз,күзләрегезне йомабыз hәм очабыз.Балалар,никтер, безнең тылсымлы келәмебез очмый,кайсыгыз дөрес утырмады,барыбыз да дөрес итеп утырыбыз,күзләребезне йомабыз hәм очабыз.Менә балалар без “Күчтәнәч тапшыруына килеп җиттек.Күзләрегезне ачыгыз.(Күчтүнәч тапшыруының башланган өлеше күрсәтелә)
Балалар,сез әкият тыңларга яратасызмы? Бирегә дөрес итеп утырыгыз,мине игьтибар белән тыңлагыз.
Бер ак куянның үзе төсле зур колаклы,бик иркә,бик кадерле бер кызы булган.Ул аны бик-бик яраткан.
Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.Кызы киез итекләрне бик шатланып алган.Әнисенә рәхмәтләр укыган.Яңа итекләрне киеп рәхәтләнеп йөргән.Ләкин куян кызы җылы итекләрдән тиз туйган.Киез итекләрне салып яшереп куйган.Ул кар өстеннән дә,боз өстеннән дә яланаяк йөгергән,аның аяклары авырта башлый.Куян кызының аклары өшегән.
Әйдәгез, балалар, бергәләп куян кызының аякларын “Куянкай” дигән уен уйнап җылытыйк.Чүгәләп утырабыз.



Куян кызының аякларына
җиңел була авыртуы кими .
Балалар, әйдәгез куянга шигырь сөйлибез.

Куян кызы: рәхмәт сезгә балалар, минем аякларым
авыртудан туктады,бергәләп авазларны дөрес әйтү өчен ял итеп алабыз.Минем арттан кабатлагыз.

Куян кызының аяклары авыртудан туктады, ул сезнең белән тиззарядка ясарга тели.Әйдәгез бергәләп тиззарядка ясыйбыз. Түгәрәккә басабыз.
-- Бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз, тирә-якка карыйбыз, төлке,бүре юкмы?

-Күрсәтәбез бәләкәй куянны
-Зур куянны күрсәтәбез .
-Күрсәтәбез, ничек куян сикерә.
- Йөгерәбез.
Карагыз әле, балалар куяннар киез итекләрен калдырганнар, өстәлдә нинди матур төсләр, без шул төсләр белән итекләрне бизик. Гөмбәнең эшләпәсенән тотып,буяуга манабыз,шунан киез итекләргә төшерәбез.Нинди төсләр бар биредә?Булдырдыгыз балалар, кулларны салфеткаларга сөртәбез. Без бизәгән киез итекләрне куян дусларына бүләк итәр, аяклары өшемәсен өчен. Ә без сезнең белән яңадан тапшыруга кайтабыз, дөрес итеп урыннарга утырабыз.
Әнисе кызына киез итекләрен бирә.Киез итекләрне салмаска куша. И ркә кызда әнисен hәрвакыт тыңларга сүз бирә.
Куян кызы шуннан бирле итекләрен слмыйча киеп йөри икән.
Әни куян кызына ярдәм иткән өчен күчтәнәч бирә.
Тәрбияче: Балалар, ә сезгэ әкият ошадымы сон?( Куянны күрсәтеп) Бу нәрсә?Куян нинди төсле?
Дөрес, балалар, куян төсле. Әнисе куянга нәрсәләр бирде? Кабатлыййбыз бергә киез итекләр. Ә киез итекләр нинди төстә?
Сез әнилэрегезне тынлыйсызмы?
Димэк, әниләрне hәрчак тыңларга кирәк икән. Олылар әйткәнне тыңлыйк,бер-беребезгә игьтибарлы булыйк, дус-тату яшик. Безгә бакчага кайтырга вакыт. Әйдәгез,куяннар белән саубулашыйк.Хәзер тылсымлы келәмгә матур, дөрес итеп утырыгыз., күзләрегезне йомыгыз. Менә бакчага кайтып җиттек.Балалар без сезнең белән кая бардык.? Анда нәрсәләр күрдек? Балалар: исәнмесез.
Әйе.

Әйе.

Тылсымлы келәмгә утыралар.Күзләрен йомалар .

Әйе.
Урындыкларга утыралар.



.

Чүгәләп утыралар.
Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә,
Менә шулай,менә шулай,
Колакларын селкетә
Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта.
Менә шулай,менә шулай.
Аякларын җылыта.
Куян hаман да туңа
Сикергәләп тә куя
Менә шулай,менә шулай.
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны өркетте
Ул урманга элдерте.
Урыннарына утыралар.
Шигырьләр сөйлиләр

Әй, куян, куян
Кечкенә генә.
Бик йошак кына,
Бик куркак кына.
1-2 бала шигырне кабатлый.


Кечкенә куян сикерә ә-ә-ә
Матур алан эчендә ә- ә-ә.
Ул бик тиз йөгерә ә-ә-ә.
Син аны тотып кара а-а-а.

Түгәрәккә басалар.

Балалар баш бармак белән имән бармакны тоташтырып, түгәрәк ясыйлар,күзләренә куеп як-якка карыйлар.
Чүгәләп утыралар.
Торып басалар.
Куяннар кебек сикерәләр

Йөгерәләр.
Өстәл янына киләләр.

Трафарет гөмбәләр белән итекләрне бизиләр.
Кулларын сөртәләр.

Урындыкларга утыралар.

Куян ак төсле.

.Куян.
Ак куян.

Киез итекләр .
Киез итекләр.

Куяннар белән саубуллашалар.
Келәмгә утыралар.

Тәрбияче: Әйе, балалар киенәбез, урманга барабыз. Без атлыйбыз, йөгерәбез. Менә урманга да килеп җиттек, карагыз әле, балалар, тирә- якта нинди матурлык, саф hава.Әйдәгез тирән итеп сулыйбыз, борын белән сулыйбыз,сулышны авыздан чыгарабыз.
Куян: менә, безнең өй. (куян кызы аксап чыга)
Куян кызы: Мин гаепле,әнием алып биргән итекләрне киеп йөрмәдем, аякларымны өшеттем.
Тәрбияче:Куянкай, сиңа бер киңәш, hәрвакыт әниеңне тыңларга кирәк. Без сиңа витамин алып килдек.

Тәрбияче: менә сиңа яңа итекләр алып килдек, син аларны салмыйча киеп йөр.
Куян кызы:Рәхмәт сезгә. Мин әниемнең hәм әниемнең сүзен hәрвакыт тыңлармын.
Куян: Рәхмәт сезгә, балалар, сез гел шулай ярдәмчел булыгыз,олыларның сүзләрен тыңлагыз.Менә сез башка куяннарга да итекләр белән ярдәм итә алмассыз микән,аларның да аяклары өши .
Тәрбияче: безнең бакчада итекләр бар, без аларны куяннарга матур итеп бизәп бүләк итәрбез. Итекләр бүләк итәбезме?Әйдәгез,балаларбез бакчага кайтык, куяннарның аякларына итекләр бизик.
Кайталар.
Тәрбияче: Әйдәгез, өстәл янына килик, менә монда итекләр , шуларны бизик, куяннарга җибәрербез.
Итекләрне бизиләр.
Ишек шакыйлар, аннан Хат ташучы керә.
Хат ташучы: Исәнмесез, балалар, менә сезгә куян күчтәнәчләр җибәрде, куян кызынең аяклары төзәлгән.
Тәрбияче Рәхмәт ,менә без куяннарга итекләр әзерләдек, шуларны тапшырырсыз әле.

hәр кешенең балачак та хыяллары була, кемдер кибетче,табиб,укытучы, төзүче. Ә минем хыялым кечкенәдән тәрбияче булу иде. Күрше балалары белән төрле уеннар уйнап, аларга тәрбияче ролендә була идем.
Мәктәптә белем алган да башлангыч класс укучыларына пионер вожатый булып эшләдем Балалар белән төрле әкиятләрне, шигырьләрне сәхнәләтштереп сәхнәләрдә чыгыш идек. Оештыру сәләте ныграк булгангадырмы, мине юллар Алабуга шәhәренең культура- агарту училищасына илте. Анда методист оештыручы белгечен алгач, район культура йортында методист булып эшләдем.
Тәрбияче булу хыяларымны миңа соңлап кына ашырырга туры килде. 1988 елның иртәсе мине нәниләр янына 15нче балалар бакчасына илтте.Гөнаhсыз сабыйларның күзләре ......Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Бөгелмә педогогия училищасын читтән торып тәмамладым.17 ел гомер үтеп китте,ә мин үземнең яраткан сабыйларым янында. Шушы вакыт эчендэ мин югары белем алырга да өлгердем. Хәзерге вакытта мин 26 нчы балалар бакчасында татар төркемендә эшлим.Биредә хезмәт итүемә 13 еллап вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә эз дигәндә 70ләп баланы мәктәпкә озаттык,чөнки төркемгә төрле яшьтәге балалар йөри иде . hәр ел саен диярлек балалар белән,ата-аналар белән бергәләп чыгарылыш кичәләре үткәрәбез. Чыгарылыш бәйрәмнәренә сценарийларны үзем төзим .Балаларны озатырга әкият персонажлары кунакка килә: Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык,Калач, Кызыл Калфак, Кродил Гена hәм башкалар .
Татар төркемендә тәрбияләнгән балаларның уңышларын мәктәпкә киткәч тә күзәтеп барырга тырышам,уңышларына чын күңелдән сөенәм,ә уңышсызлыкларына көенәм.Бу минем табигый халәтем .Балар арасында биючеләр,нәфис сүз осталары, сәнгать, спорт мәктәпләрен шөгельләнүчеләр бихисап.Аларга шөгелләнәсе дә шөгелләнәсе генә. Аларнның зур үрләр яулыйсы- алда әле. Хәзерге нәниләремне дә алар үрнәгендә тәрбиялим
Татар төркемендә эшләү дәверендә мин уземә шундый бурычлар -куйдым: балаларны татар теленә өйрәтү,аларны халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру.Шушы бурычлар даими эзләнергә, яңа методик алымнар, заманча технология белән эшләргэ мәҗбүр итә.
Балаларны татар телен өйрәтүне "Татар теле өйрәнә нәниләр"(төзүчеләре-Р.Борганова,Ф.Хисамова) дигән программа нигезендә алып барам.Ә методик алымнарга килгәндә Ф.М.Зиннурова, М,Ф.Кашапова,Р.Яъгфәров язган методик әсбаплар ярдәмгә килә.Ишарәләр, уен, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио, видиоязмалар куллану, рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру - болар көндәлек эш барышынды шөгыльләрдә кулланыла торган методик алымнар.
Мин үз эшемне , шөгыльләрне традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барырга тырышам.Культура -агарту училищесын тәмамлаганга күрә, дәресләрне театральләштереп, курчаклар кулланып үткәрергә тырышам.
Уеннар- тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына, бай рухлы,инсафлы, тыйнак, тәртипле, сау-сәләмәт булып үсүенә зур йогынты ясый.Дәресләрдә күбрәк сюжетлы-рольле уеннар уйнау,уен барышында татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану,диалоглар төзү телне үзләштерүдә сизелерлек нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Уеннарга кызыклы сүзләр,этюдлар кертү,музыкаль фоннар куллану дәресләргә экияти тылсымлы төсмерләр бирә.Телне өйрәнүгә кызыксыну уята.Мондый уен дәресләре үткәрү өчен зур әзерлек эше алып бару, күп көч, тырышлык, иҗадилык сорала.
Башта балаларны көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырам: "Исәнмесез!", "Сау булыгыз!", "Рәхмәт!", "Хәерле иртә! " h.б. Бу сүз тезмәләре гел кабатланып тора . Нәниләр бу сүзләрне ишетәләр, аңлыйлар.Өйрәнелгән сүзләрне истә калдыру өчен төрле уеннар оештыра. "Кем юк", " Мәликә" , " Яшел яулык" h.б.Яңа hәм авырларны үзләштерү барышында махсус күнегүләр, методик алымнарга мөрәҗәгать итәм.
Тагын шуны да әйтәсе килә, дәрес барышын да тәрбияченең бары тик татар телендә генә сөйләшүе уңай шарт булып тора. Ләкин телне яңа гына өйрәнә башлаган очракта балаларга биреләсе сораулар башта- татарча, аннары рус теленә тәрҗемә итеп бирелә.
Билгеле булганча, мәктәпкәчә яшьтәгеләр әле укый белми, шуңа күрә шигырь сөйләгәндә, сорауларга җавап биргән дә, алар бу эшләрне олыларга ияреп, ягъни әйберләрнең үзен күргәч яки ишеткәч кенә башкара. Шуның өчен тәрбияче күрсәтмә әсбаплардан киң файдаланырга тиеш. Чөнки бала абстракт күренешләрне түгел, ә конкрет образларны кабул итә.
Баланы икенче телне аңларга, сөйләшергә,аралашырга өйрәтү өчен, татар теле дәресләре белән генә чикләнмәскә,бу эшне даими рәвештә теркемнәрдәдә,төрле режим моментларында,саф Һавада булганда алып барырга кирәк.Бу юнәлештә бездә эзлекле эш оештырыла.
Бакчага йөрүчеләр балаалар өчен түләүле театр тугәрәге оештырдым.Без аны "Күңелле балачак" дип атадык.Бу түгәрәккә татар телен яратучы,аны белергә омтылучы балалар йөри. Балалар белән рус халык әкияте "Шалкан",Ф.Яруллинның " Хикмәтле алма"," Серле чишмә",Укыйсы килмәгән аю баласы-Сорыкай" әкиятләрне сәхнәләштердек Һәм үзебезнең балалар бакчасы алдында, № 19, 36 нче балалар бакчасыына йөрүче балалар каршында чыгыш ясадык.Ата-аналар җыелышында әти-әниләгә күрсәттек.Сәхнәдә уйнарга кинмнәр булдыкдык.
Төркемдә "Әти-әниләр почмагы"булдылырды.Анда без өлкәннәрне татар халкының тормышы,милли бәйрәмнәре сәнгате белән таныштыруны максат итеп куйдык."Без татарча сөйләшәбез"дигән папкалар да эшлэнде,аларда әти-әниләргә ярдәмгә бик күп материал тупланган.Кайсы гына ата-ана үзенең сабыеның бакчдагы көндәлек эше белән кызыксынмый икән,рәсем күрзүзмәләре оештырдым. Мәсәлән Кунакбаева Аделинаның, Батухтина Ангелинаның рәсеснәре бакчадагы кургәзмәләр залында эленде. Аларның рәсемнәре " Салават күпере" журналына жибәрелде.
" Яхшы эшләр бакчасы " дигән стед ясадык. Анда әти-әниләрнең балалар бакчасына, төркемгә булышкан эшләре таҗ ярдәмендә билгеләп барылды,кем күбрәк таҗлар җыя шуларга рәхмәт хатлары тапшырылды балаларның чыгарылыш кичәсендә.
Төп принцибым- төркемдәге балалар, аларның әти-әниләр арасында уңай мөнәсәбәт, җылы атмосфера урнаштыру.Быел татар төркеменә кечкен бала җыйдык.Алар бик актив,сәләтле балалар.Ә әти-әниләр баланы ниндидер шөгельгә өйрәтү тәрбияче эше дип кенә карамыйлар.Минем бер генә эш көнемдә әти-әниләр белән фикерләшми узмый.Бәйрәм кичәләре,ачык шөгель,күңел ачуларны әйткән дә юк.Алар миңа терәк.Төркемгә 18 бала тәрбияләнә.13 кыз,5 малай,36 әти-әни исәпләнә.Аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп,һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам,аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм.Балаларга дөрес тәрбия бирү- безнең уртак бурычыбыз. Аны без бердәм хезмәттәшлек иткәндә генә тормышка ашыра алабыз.
Аралашырга яратам,үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм.Әдәплелекне хуплыйм гаделсезлекне күрә алмыйм.Тормыш юллары әлбәтттә сикәлтәләрсез генә булмый, ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу барлык киртәләрне җиңәргә булыша. Минем тормышым да да изге кешеләр очырап тора. Матур җылы киңәшләре белән методистыбыз Галина Василий кызы Бабникова, төпле фикерләре белән мөдиребез Гүзәл Әдгәм кызы Галимова мине hәрвакыт эшкә дәртләндереп торалар.Педогогик эшчәнлектәге методик яктан җитешмәгән якларымны Нина Николай кызы Семенова ( 15нче балалар бакчасы татар теле укытучысы) искәртеп тора, акыллы киңәшләрен бирә.
Үз белемеңне күтәрү өстендә системалы эшләү педогогны бизи диеп уйлыйм.Квалификацияле hәм hөнәри белемне күтәрү юлларын эзлим, яңалыкка омтылам. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият , матбугат белән даими танышам. Үземнең язмаларым " Заман сулышы" газета битләрендә урын алды.
Балалар бакчасында , шәhәр күләм ярышларда катнашырга тырышам. Бүгенге замана тәрбиячесе барсынада өлгерергә, барысында булдырырга тиеш диеп уйлыйм.Буш вакытларым да бәйлим. Узем бәйләп кечкенә балалар өчен " Төсле күбәләкләр", "Кайсысы зуррак" дигән дидактик уен ясадым.
Спорт белән шөгелләнергә дә вакытым кала. 2006 елда үткәрелгән " Көзге спортакияда да йөгерү буенча икенче урынны алдым.

Файдаланган әдәбият
1.Бурганова Р.А., Юсупова Ф.Ю. Балалар бакчасында татар теле өйрәнә нәниләр программасы – Казань, школа 2004.
2.Бурганова Р.А Туган як табигате белән таныштыру.-Казань 2002.
3.А.Алиш “ Куян кызы” әкияте
4.Юсупов Ф.Ю.,Камалова З.Ф., Бурганова Р.А . “Гөлбакча”- Казан. Татарстан китан нәшрияте, 1990
5.Н. Исәнбәть “ Куянкай”.
6.Закиров К.В. Уйный, уйный үсәбез. Казань ,Мәгәриф 2005.

У вас нет прав для создания комментариев.