Кечкенәләр төркемендә 8 март бәйрәме иртәсе конспекты
Рейтинг:   / 65
ПлохоОтлично 
«Катнаш төрдәге Балтач 3нче балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Катнаш төрдәге Балтач 3нче балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Кечкенәләр төркемендә 8 март бәйрәме иртәсе конспекты
«Язгы кояш нурында»

Тәрбияче: Нигаматуллина Гөлнара Фирдановна

Балтач

2013 ел

( Залга балалар керә. Залда моңсуланып Кояш кызы утыра).
Алып баручы. Хәерле көн, балалар, кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар, барлык нәни кызларыбыз. Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли. Дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди.
Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната –
Яз килә, каршы алыгыз –
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби – апалар,
Хатын – кызлар бәйрәме!
Кадерле хатын - кызларыбыз, сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә уңышлар телибез. Кадерле әниләребезне балаларыбыз да котлап китсен әле.
Мин дә котлыйм, әни сине
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.

Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Дөньяда иң әйбәт әни
Минем әни, әлбәттә.
Өйрәтә әни безне
Әйбәт, матур гадәткә.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, кемдер монда күңелсезләнеп утыра, ул гади кыз түгел,ул кояш кызы. Аңа нидер булган бугай, кәефсез кебек. Кояш кызы , син нигә шулай күңелсез?
Кояш кызы. Бүген бар да елмая, көлә, чөнки бүген әниләр, әбиләр бәйрәме. Ә минем беркайчан да әнием булмады, миңа шуңа күңелсез.
Алып баручы. Борчылма, күңелсезләнмә, кояшкай, кил безнең янга. Безнең балалар белән бергәләп күңел ач, җырла.
Кояш. Рәхмәт, балалар, күңелләремне сез генә күтәрсәгез инде.
Алып баручы. Кояшкай, ә синең кәрҗинеңдә ниләр ул ялтырый?
Кояш. Монда минем нурларым. (балалардан төсләрен сорый, күрсәтә)
Менә монысы ак нурым
Ул һәрвакыт бик шаян
Илтә безне озын колак – куянга
Уятып карыйк әле, ул өйдәме?
(Балалар теремкәй янына баралар, шакылдаталар, Куян чыга)
Алып баручы. Исәнме, Куянкай.
Куян. Бу мин куян – озын колак. Ә сез кемнәр?
Алып баручы. Йомшаккай, син курыкма, безнең балалар бик акыллы. Менә без дә бәйрәм итәргә аланлыкка килдек, бүген язның беренче бәйрәме - 8 март. Ә син әниеңне бәйрәм белән котладыңмы?
Куян. Әйе, мин аңа кишер бүләк иттем.
Кояш. Әйдә, куянкай, балалар белән дә уйнап ал инде. ( балаларга кишер бирелә)
УЕН « Кишерне яшер»
Куян. Бик матур уйнадыгыз, рәхмәт, күңелләрем күтәрелеп китте. Биредә төлке күренмиме?
Кояш. Юк-юк , биредә төлке юк.
Куян. Эх, менә сез куяннар булсагыз, мин сезнең белән бер сикергәләп уйнап биер идем.
Кояш. Бер дә күңелсезләнмә. Безнең балалар хәзер куянга әвереләләр.
Урыннарда әйләндек
Куяннарга әверелдек.
(Биегәндә куян чыгып китә)
Кояш. Ә безнең куяныбыз кая китте соң, төлкене күрдеме әллә?
Бер- ике әйләндек
Балаларга әверелдек.
Кояш.Бу минем алтын нурым
Яктырта аю өнен.
Бу өйдә аю яши, ул бит әле йоклый, уянмаган.
Ипләп кенә без барыйк
Аюны без уятмыйк.
Аю. О-о-о! Мине йокымнан кем уята, минем йоклыйсым килә. (Аю өненнән генә тавыш бирә)
Алып баручы. Ярый, балалар, аю йокласын. Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм?
Балалар. Әниләр бәйрәме.
Алып баручы. Әйдәгез әниләребезгә үзебезнең шигырләрне бүләк итик.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бар дөнья балкып торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.

Әни пәрәмәч пешерде
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.

Пөхтә итеп өйне җыям
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам
Әниемә булышам.

Мин әнигә булышам
Идәннәрне юышам.
Әнием күк эш остасы
Булу өчен тырышам
Кояш, кояш мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа.

8 март бүген
әниләр бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөняда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Әни сүзе, яшәү сүзе
Икесе дә миңа бер.
И, ходаем, әниемә,
Бирсәнә озын гомер.

Уянганда елмаям мин
Бар дөнья балкып китә.
Әниемә көлеп карыйм
Телим хәерле иртә.

Җыр « Бүген бәйрәм»

Кояш. Балалар, бик матур җырладыгыз. Минем кызыл нурым бар дөняны яктырта, кемгәдер юл күрсәтә. (матрешка керә җырлап)
Матрешка. Мин сезнең белән бәйрәм итәргә килдем. Сезгә матур яулыклар да алып килдем. Әйдәгез, бер биеп – җырлап алыйк әле.

Җыр «Төсле яулыклар»
Кояш. Сезнең белән миңа чынлап та бик күңелле.
Матрешка. Ай-яй, ә минем нәни матрешкаларым кая соң? (Матрешкалар булып киенгән малайларны алып керә, бии – бии керәләр)
Җыр «Мы матрешки»

Кояш. Матрешка, синең матрешкаларың бигрәк булганнар икән, минем дусларым белән дә биеп алсыннар инде.

Парлы бию
Кояш. Дусларым, миңа китәргә вакыт, яшел нурым минем күккә юл күрсәтә.Мин һавага күтәрелеп җирне җылытырмын,карны эретеп,яз чәчәкләрен умырзаяларны үстерермен. Сез аларны әниләрегезгә, әбиләрегезгә бүләк итәрсез, Әйдәгез, дусларым, мине бераз озата
барыгыз.( Барысы бергә чыгып китәләр)

У вас нет прав для создания комментариев.