КАРГА БОТКАСЫ
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад комбинированного вида №15 г. Лениногорска»
Муниципального образования «Лениногорский муниципальный район»
Республики Татарстан

КОНСПЕКТ РАЗВЛЕЧЕНИЯ
«КАРГА БОТКАСЫ»


/для детей 6-7 лет/

Из опыта работы воспитателя
по обучению детей татарскому
языку СЕМЁНОВОЙ Н.Н.


2013
МАКСАТ: Балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү. Кошларны тышкы кыяфәтләреннән, тавышларыннан танырга өйрәтү, исемнәрен хәтердә калдыру. Балаларның фикерләү, ишетү сәләтләрен үстерү. Борынгы гореф-гадәтләргә, канатлы дусларга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

ӘЗЕРЛЕК ЭШЕ: зал бәйрәмчә бизәлә; халкыбызның яшәү рәвешен, хезмәтен, гореф-гадәтләрен чагылдырган авыл күренеше; ерак түгел елга ага; алгы як стенада язгы көн сүрәтләнгән табигать күренеше.

Карга боткасы
Салмак кына татар халык көенә бер малай керә. Ял итәсе урынны карый:
— Менә, ичмасам, бигрәк матур урын, чишмәсе дә бар. Монда уйнарга, җырларга ,биергә дә була. Дусларны чакырыйм әле. Кызлар, малайлар, килегез, яхшы урын таптым!

Балалар керәләр:
— Яз бәйрәме килгәнне
Бар халыклар күрсеннәр,
Менә нинди матур бәйрәм,
Нурлы бәйрәм дисеннәр.

1 бала:
— Карагыз әле, кара,
Карга очып бара.
Сез беләсезме, балалар,
Ул да бит сөйләшә ала.

Карга керә:
— Канат очларына тагып
Яхшы хәбәр алып килдек,
Матур язлар алып килдек,
Күңелле җәйләр китердек.
Карр, карр.
Туем җитте, бар, бар,
Ярма, күкәй алып бар!
Карр, карр.

Алып баручы:
— Менә, балалар, каргалар да килеп җитте. Аларга да күңелле булсын ,бер уйнап-җырлап алыйк әле.

2 бала:
— Хуш киләсез, үтегез,
Түрдән рәхим итегез.
Бездә бүген зур бәйрәм,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кулны кулга алышып,
Кошлар кебек сайрашып,
Уйнасак шулай бергә,
Күңелсез булмас бер дә.

Җыр “Яз җитә”

Алып баручы:
— Борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар язны кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, җирләр кипкәч, табигать яшәргәч, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Балалар бергәләшеп өйдән-өйгә йөргәннәр, сый-хөрмәт җыйганнар. Ә аннары җыйган ризыклардан су буенда ботка пешергәннәр, уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, дуслар, без дә өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк, сый-хөрмәт җыйыйк. Аннары шушы урында ботка пешерербез, уйнарбыз. Сез ризамы?
Каргалар да килсеннәр,
Яз бәрәмен күрсеннәр.
Майлы ботка чүпли-чүпли,
Карр, карр, диеп йөрсеннәр.

Өйгә киләләр.

1 бала:
— Кыт-кытыйк,
Әби-бабай өйдәме?
Бер йомырка бир әле,
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Бабай:
— Әбиегез базарга киткән иде бит әле, балалар. Сый хөрмәтне үзем бирим, мәгез, мә, үскәннәрем, рәхим итегез. Каргалар да безнең сыйдан авыз итсеннәр.

Балалар икенче өйгә керәләр.

2 бала:
— Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Синең кебек уңган әби
Бу дөньяда бик сирәк.
Әби:
— Һәй, кунаклар бар икән. Сез бәйрәмгә җыйналгансыздыр? Хәзинәдә ниләр булса, барын да бирербез. Мәгез!

Балалар:
— Рәхмәт сиңа, әбекәй! Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә. Казанны да онытмыйк, чиләк тә калмасын. Бабакай, гармуның калмасын.

Аланга җырлап китәләр.
— Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Онытылмасын бу бәйрәм,
Балалар язны каршылап
Уйнаган әйлән-бәйлән.
Әби:
— Күпме сый-хөрмәт җыйналган, ярма да бар, май да бар. Хәзер инде,балалар, тәртип белән генә эшкә керешик.

Бабай:
— Иң элек казанны урнаштырыйк. Аны кай төшкәрәк асыйк икән соң? Менә монда әйбәт булыр микән?

Әби:
— Булыр, булыр. Тавышланмагыз, балалар, җайлы гына сөйләшегез, юкса каргаларны куркытырсыз.

Бабай:
— Егетләребез чишмәдән су алып менсеннәр.

Әби:
— Ә сез, үскәннәрем, күңел ача торыгыз.

Карга:
— Карр, карр,
Кара урманда кар бар.
Эреп бетсен тизрәк,
Учак ягарга кирәк,
Учак,
Учак ягарга кирәк.

Учак ягу имитациясе.

Бабай:
— Менә шәп булды. Сезнеңчә ничек, казанны котлаучы булырмы?

Алып баручы:
— Булыр, булыр. Без казанны котларбыз.

Җыр “Карлыгачлар”.

Алып баручы:
— Кошлар безнең дусларыбыз. Алар табигатькә ,кешеләргә зур файда китерәләр, корткыч кортларны, бөҗәкләрне юк итәләр. Шулай булгач, безгә кошларны рәнҗетмәскә, күчмә кошлар өчен оялар әзерләп куярга кирәк. Билгеле, сез аларны әзерләп куйгансыздыр. Яз хәбәрчеләре – кара каргалар белән тагын кайсы кошлар кайттылар? (балалар саныйлар). Әйдәгез, балалар, инде барча кошларны чакырыйк, бәйрәмне күрсеннәр, шигырьләр, җырлар ишетсеннәр.

Руслан: Әзхәр Габиди -“Карга боткасы”
Таня: “Тукран”.
Алина: Муса Җәлил - “Яз көне”
Виктория: Хәй Вахит -“Уңган сыерчык”
Зилә: Бари Рәхмәт- “Сыерчык”

Алып баручы:
— Булдырдыгыз, балалар. Канатлы дусларыгызны рәнҗетмәгез, безнең якта рәхәтләнеп яшәсеннәр, ишәйсеннәр, матур итеп сайрашсыннар. Балалар, без сезнең белән нинди уеннар беләбез? (Саныйлар).
Жырлы-биюле уеннар уйнау:

“Капкалы” уены.
Бию “Су буенда”.
Җыр “Кулъяулыгым”.
Оля: Шәйхи Маннур. -“Кояш, чык, чык”

Алып баручы:
— Иген-ашлык уңсын өчен яңгыр да кирәк бит. Әйдәгез, яңгырны чакырыйк.

Александра: “Яңгыр” (эндәш).
Ләйсән: “Ямьле яз” (эндәш).

Алып баручы:
— Бик дөрес, балалар. Иген-ашлык мул булсын өчен кояш та, яңгыр да, җылы да кирәк. Һәм безгә тырышып эшләргә дә кирәк. Сез яз турында, эш турында мәкальләр беләсезме?
Язгы көн ел туйдыра.
Яңгыр яуса – жиргә май.
Эш эшкә өйрәтә.
Эш беткәч - уйнарга ярый.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Агачны кем утырта – җимеш шуныкы.
Эше каты – икмәге татлы.
Кем эшләми – шул ашамый.

Әби:
— Ишетәм, ишетәм, мәкальләр беләләр, ә табышмаклар беләләр микән?
1. Нинди үсемлекләр беренче булып чәчәк ата?
2. Кошлар үзләренә ояны ничек ясыйлар?
3. Урман табибы дип кайсы кошны атыйбыз?
4. Кошларны ничек сакларга кирәк? (Җаваплар).

Бабай:
— Булдырдыгыз, балалар. Аякларыгыз өшемиме, бер биеп тә алыгыз инде.

“Әпипә” биюе.

Алып баручы:
— Әби белән бабайны да биергә чакырыйк әле.

“Әби белән бабай биюе”.

Бабай:
— Ух-ух, күрше, ботка көймәсен, бигрәкләр дә җилкенеп киттең.

Әби:
— Борчылма әле, сиңа әйтәм, көймәс, утын басып кына куйдым.

Су анасы керә.

Су анасы:
— Кайсыгызда минем алтын тарак, тарагымны кем алды, әллә карак малай урлап киткән инде?

Алып баручы:
— Исәнмесез, рәхим итегез! Балалар, кем килгән безгә кунакка? Кайсы әкияттән? Кем язган бу әкиятне? (Жаваплар). Менә, су анасы, балалар сине таныдылар. Ә син тарагыңны онытып кына калдыргансыңдыр. Кеше әйберенә тиючеләр юк бездә.

Су анасы:
— Шулаймы?

Алып баручы:
— Ягез әле, бергәләп эзлик. Су буенда түгелме икән? (эзлиләр, табалар).

Су анасы:
— Менә бит, рәхмәт. Сез, балалар, әйбәтләр.
Су буена килегез.
Иясе юк диеп
Кеше әйберенә тимәгез.
Алып баручы:
— Ә хәзер, су анасы, тарак табылу шатлыгыннан бергәләп биик.

Жырлы бию - “Зиләйле”
Күмәк жыр - “Кунаклар”

Бабай:
— Балалар, уеннарыгыздан туктап торыгыз, ботка пеште, табынга рәхим итегез.

Карга:
— Ботка пеште, карр, карр.
Менә нинди балалар,
Бигрәк уңган шул алар,
Күз дә тияр димиләр,
Шундый матур уйныйлар.
Әйе шул, шулай шул,
Яз көннәре бигрәк ямьле,
Карга боткасы тәмле.

Карга бии.
Әби (ботка бүлә):
— Менә бусы җир-анага,
Ил өстенә муллык бирсен.
Менә бусы – суга,
Су иясе тотмасын.
Менә бусы – күккә,
Яңгыр бирсен!
Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен.
Бусы – каргаларга,
Канат очларында
Язны алып килсен өчен!

Карга:
— Карр, карр, тәмле ботка бар, бар,
Әйбәт дуслар бар, бар.

Әби:
— Ә калганы сезгә, балалар, утырыгыз ашарга. Түгеп-чәчеп ашамагыз ,сыйланыгыз!

Бабай:
— Сау-сәламәт үсегез, тәуфыйклы булыгыз! (Балалар ашыйлар, рәхмәт әйтәләр).

Алып баручы:
— Хөрмәтле дуслар! Язгы бәйрәмнәрнең берсе – “Карга боткасы” бәйрәме ахырына якынлашып килә. Әйдәгез, бергәләп язларның мул булуын, иген-ашлыкның күп булуын, дөньялар тыныч булуын телик!
Күмәк жыр:
Җырлый-җырлый, бии-бии,
Бәйрәм итик гел бергә.
Язлар килсен мул булып,
Иген уңсын кыр тулып.
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын һәр илдә.
Әйе шул, шулай шул,
Тынычлык булсын илдә.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1. Мәгариф // 1998, апрель.
2. Мәгърифәт нуры. Чаллы, 1994, март.
3. Мәгариф // 1994, май.
4. Закирова К.В. Күңел ачыйк бергәләп. Казан, 2003.
5. Закирова К.В. Иң матур сүз китабы. Казан, 2000.

У вас нет прав для создания комментариев.