Кышкы матурлык
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад комбинированного вида №15 г. Лениногорска»
Муниципального образования «Лениногорский муниципальный район»
Республики Татарстан

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ
«КЫШКЫ МАТУРЛЫК»


/для детей 5-6 лет/

Из опыта работы воспитателя
по обучению детей татарскому
языку СЕМЁНОВОЙ Н.Н.


2013
Кышкы матурлык
МАКСАТ: Балаларны кышкы табигать белән таныштыру.
Уеннар аша hәм тирә-юнь белән таныштыру барышында балаларның татарча сөйләшә белү күнекмәләрен камилләштерү, тыңларга өйрәнү сәләтен үстерү.
Кыш темасына караган сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.
Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белү.
СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ: кыш, кар, кар бөртеге, бәс, салкын.
КҮРСӘТМӘ МАТЕРИАЛЛАР: кыш рәсеме, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, мольберт, пиктограммалар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:
– Исәнмесез, хәерле көн!
Сорау-әңгәмә үткәрү. Балаларны тирә-юньгә игътибарлы булырга, кышкы матурлыкны күзәтә белергә, өйрәтү.
– Балалар, бүген бакчага килгәндә урамда нинди үзгәрешләр күрдегез?
– Җир өстен нәрсә каплаган? Агачлар нинди төскә кергән? (Бәскә төренгән).
– Димәк елның кайсы вакыты җитте?
– Әйе, бүген урамда кар яуган, агачлар бәскә төренгән, димәк, безгә кыш килгән.
Сүзлек өстендә эш:
– Кар сүзен ничек аңлыйсыз?
– Нәрсә соң ул, бәс?
Снег – атмосферные осадки белые пушинки, хлопья, представляющие собой кристаллики льда, а также белая сплошная масса этих осадков, покрывающая землю зимой.
Иней – тонкий слой ледяных кристаллов, образующийся благодаря испарениям на охлаждающейся поверхности.
Снежинка – пушинка, кристаллик снега.
Кыш, кар, кар бөртекләре, бәс, салкын – сүзләрен аерым hәм күмәк рәвештә кабатлау.

Матур әдәбият өстендә эш. Җ. Тәрҗемановның «Кыш» шигырен уку.

Уянып, бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк
Бер тузан юк, саф hава
Җиргә ак кар ява.

Зима
Просыпаюсь, - за окном
Снег пушистый, молодой
Значит, был здесь Дед Мороз
С длинной белой бородой.
Ну-ка, санки обновим!
Ну-ка, с горки побежим!
Воздух чистый ни пылинки
Хорошо, - одни снежинки.
– Кыш бабай нәрсә алып килгән?
– Һава нинди? Җиргә нәрсә ява?
– Сез, кышны яратасызмы? (Балаларның җаваплары)

«Кар бөртекләре» уены.
А. Барто «Кар»
Кар бөртекләре әйләнә,
Ап-ак булган бар урам.
Түгәрәккә җыйналдык без,
Кар бөртекләредәй әйләндек без.

«Снег»
Снег, снег кружится,
Белая вся улица!
Собрались мы в кружок,
Завертелись, как снежок.
– Балалар, бирегә карагыз әле, кар бөртекләре нинди? (Алар төрледән-төрле, салкын, кечкенә, зур, матур. Гади җөмләләр төзү)
Кар бөртекләре матур.
Кар бөртекләре салкын.
– Ә, хәзер әйдәгез кар бөртекләре җыябыз.

«Кем күбрәк» уены. (Кыш бабай, Кар кызы төркемнәренә бүленеп кар бөртекләре җыю, санау).

«Кем зирәк?» уены. Балалар төркемнәрдә уенны дәвам итәләр. Һәр төркем кар, бәс сүзләренә нишли?, нинди? сорауларына җавап бирә торган сүзләр уйлый.
– Кар нинди?
– Кар ак.
– Кар нишли?
– Кар ява.
– Бәс нинди?
– Бәс йомшак, ак.
– Бәс нишли?
– Бәс куна.
Балалар пиктограммалар буенча – җөмләләр, эзлекле рәвештә «Кыш» картинасы буенча хикәя төзеп сөйлиләр.

Кыш килде.
Кыш килде. Ак кар ява. Агачларга бәс кунган. Урамда салкын, саф hава. Балалар уйныйлар. Кыш көне күңелле!
Сүзләрне иҗекләргә бүлү: кыш, кар, бәс, сал-кын, бөр-тек.
«Йомшак кар» уены.
Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Борhанова Р.А., Юсупов Ф.Ю. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. – Казан, Школа, 2004.
2. Борhанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. – Казан, 2002.
3. Борhанова Р.А., Хисамова Ф.М. Татар теле өйрәнә нәниләр. – Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2005.
4. Закирова К.В. Иң матур сүз. – Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2000.
5. Кашапова М.Ф. Иң татлы тел – туган тел. – Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2004.
6. Юсупов Ф.Ю. Гөлбакча. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

У вас нет прав для создания комментариев.