Кышлаучы һәм күчмә кошлар
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

“Ел тәрбиячесе – 2013” республика конкурсының район этабы (финал)

“Таныш булыйк: керпе”
( “Социальләштерү”, “Аралашу”, “Танып белү”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗади сәнгать” белем бирү өлкәсе)




Тәрбияче: Касыймова А.Р.

2013 ел

Максатлар:
1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, яшәү рәвешенә игътибар итү, урында ориентлашырга өйрәтү;
2. Куллар моторикасын ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру, сөйләмнәрен камилләштерү, матур әдәбият әсәрләренә игътибар итү, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү;
3. Балаларның иҗади сәләтләрен камилләштерү, керпеләргә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту.

Бурычлар:
- балаларның керпе турында белемнәрен камилләштерү;
- балаларда керпеләр тормышына һәм яшәү рәвешенә карата кызыксыну үстерү;
- мавыктыргыч уеннар ярдәмендә, баланың кызыксынуын тагын да арттыру;
- матур әдәбиятка мөрәҗәгать итү;
- матур әдәбият әсәрләрен кулланып, сөйләм телен үстерү;
- хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү;
- фикерләү сәләтен арттыру;
- балаларның хәтерләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Керпе турында видеоязма, керпе төшерелгән рәсемнәр, төрле төстәге яфраклар, коробкалар, капчык, гөмбә, Резеда Валиеваның “Керпе һәм бала” шигыре, пластилин, шырпы, симәнке, токмач, кабак орлыклары, проектор.

I. Оештыру.
Тәрбияче: – Исәнмесез, балалар! Нинди матурлар, акыллылар икән сез! Әйдәгез, танышыбыз. Минем исемем Алинә Раилевна.
(тәрбияче балаларның исемнәрен әйтеп чыга, матур сүзләр әйтә)
– Зифа, син миңа ошыйсың! Бик матур, акыллы да икән үзең!
Тәрбияче: – Нинди матур исемнәр! Сез беләсезме, яныгызга керергә дип ашыкканда, бер кечкенә генә җәнлекне очраттым. Экранга карыйк әле, нәрсә икән ул?
(Керпе турында видео күрсәтелә)
Тәрбияче: – Я, таныдыгызмы?
Балалар: – Бу бит керпе!
Тәрбияче: – Әйе, бу керпе. Ул беренче тапкыр бакчага килеп чыккан. Урманнан килгәнлектән, бик оялып кына кырыйда утыра. Әйдәгез, исәнләшик үзе белән.
Балалар: – Исәнме, керпе!

II. Төп өлеш.
Тәрбияче: – Балалар, бүген без сезнең белән шушы серле кунагыбыз турында сөйләшәчәкбез.
Слайд1.
– Керпегә игътибар белән карагыз әле. Колаклары, күзләре нинди аның? Безнекенә охшаганмы соң? Аяклары да озынмы?
(балаларның җаваплары тыңланыла)
Тәрбияче: – Әйе, керпенең гәүдәсе түгәрәк, муены кыска, бөтенләй күренми дисәң дә була. Колаклары, күзләре кечкенә, борыны озынча, кара, аяклары кыска, аякларында тырнаклары да бар. Ә нәрсәгә икән соң аңа тырнаклар?
Балалар: – Җирне казыр өчен.
Тәрбияче: – Дөрес уйлыйсыз.Тырнаклары белән ул җирне тырмый, ашарына азык эзли. Өстендәге туны нинди аның?
Балалар: – Энәле.
Тәрбияче: – Өстендәге туны да гади түгел, ә энәдән тегелгән. Энәләре корсагы белән йөзеннән кала, бөтен җирен дә каплаган.
Тәрбияче: – Керпенең тагын нинди җирләре бар?
Балалар: – Колаклары, күзләре, борыны, аяклары бар.
Слайд 2.
Тәрбияче: – Балалар, керпе йоклаганда ничек йоклый икән ул? Безнең кебек йоклый микән?
(балаларның фикерләре тыңлана)
Тәрбияче: – Бик дөрес. Керпе йоклаганда йомарланып йоклый.
Слайд 3.
Тәрбияче: – Керпеләр кая яши икән балалар? Безнең кебек зур йортлары бар микән аларның? Сез ничек уйлыйсыз?
(балалар җавап бирәләр)
Слайд 4
Тәрбияче: – Керпе җирдәге чокырларны эзли һәм шунда үзенә ботактан, үләннән, яфраклардан оя ясый. Ә караңгы җиткәч, ашарга эзләргә дип чыгып китәләр. Шуңа күрә дә аларны төнге аучылар дип атыйлар.
Тәрбияче: – Керпеләр нәрсә ашый икән? Прәннек, конфет ашый микән әллә алар?
Балалар: – Керпеләр гөмбә ашыйлар.
Слайд 5
Тәрбияче: – Әйе, гөмбәләр, җиләкләр белән тукланалар. Ашарга азыкны ничек алып кайталар? Әгәр дә кулларын йөрер өчен файдалансалар, кая куялар соң ул гөмбәләрне?
Балалар: – Гөмбәне энәләренә куеп ташыйлар.
Тәрбияче: – Әйе, керпеләр үзләренең энәләренә кадап ташыйлар. Алар черкиләр, хәтта тычканнар, еланнар да тотарга мөмкиннәр. Энәләр тагын ни өчен кирәк икән керпеләргә? Бары тик ашарга ризык алып кайтыр өчен генәме?
Балалар: Энәләр сакланыр өчен дә кирәк.
Тәрбияче: – Абау, балалар, бик күп беләсез икән сез! Кемнәрдән шулай саклана соң алар? Әллә кешеләрдәнме?
Балалар: – Хайваннардан сакланыр өчен кирәк.
Тәрбияче: – Ничек саклана соң алар?
Балалар: – Йомарланалар.
Слайд 5
Тәрбияче: – Әйдәгез, балалар, сез дә үзегезне керпе итеп күз алдына китерегез әле. Керпе йоклаганда ничек йоклый дидегез?
Балалар: – Йомарланып йоклый.
Тәрбияче: – Менә хәзер керпе кебек йомарланып күрсәтегез инде миңа.
(балалар идәнгә чүгәләп, йомарланалар)

III. Ныгыту.
Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез, уен уйнап алабыз. Сез керпе кебек дүрт аяклап йөрисез. Мин сезгә төлке яки бүрене күрсәткәч, җыелып, йомарланырга тиеш буласыз.
(уен 2-3 тапкыр кабатлана)
Тәрбияче: – Керпе ни өчен яфраклар җыя икән ул? Әллә ул аларны ашый микән?
(балалар фикерләре тыңлана)
Тәрбияче: – Керпе үзенә йокларга йомшак булсын өчен, урманнан яфраклар җыя. Әйдәгез, без дә керпегә булышабыз. Яфрак нинди төстә, тартмасы да шундый төстә булырга тиеш.
Идәндә кызыл, зәңгәр, сары төстәге коробка тора. Идәндә төрле төстәге яфраклар сибелгән.
Тәрбияче: – Булдырдыгыз, балалар. Безнең керпебез күңелсезләнеп утырмый микән соң? Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле үзе белән.
(Резеда Валиеваның “Керпе һәм бала” шигыре сөйләнелә)
Тәрбияче:
– Керпе, Керпе күр инде,
Энәләрең никадәр!
Уйнар идем синең белән,
Шундый булмасаң әгәр.

Тәрбияче: – Ә керпе ни дип җавап бирер икән безгә?
– Әй Бала, Бала, Бала,
Соң үзең уйлап кара:
Мин бит яшим урманда,
Кемнәр генә юк анда!
(шигырь рольләргә бүленеп укыла)
Тәрбияче: – Ни өчен бала керпе белән уйнамыйм ди?
Балалар: – Энәләре булганга.
Тәрбияче: – Керпе кыш көне нишли икән?
Балалар: – Керпе кыш көне йоклый.
Тәрбияче: – Әйе, керпе аю кебек йоклый. Яз көне генә уяна. Шуңа күрә дә аңа кышка азык әзерләп куярга кирәкми. Керпе гөмбә белән туклана. Әйдәгез, без дә керпегә булышып, аңа гөмбәләр җыеп бирәбез. Минем кулдагы капчыкта гөмбәләр дә, яфраклар да бар. Шулар арасыннан бары тик гөмбәләрне табып, кәрзингә салып барыгыз.
(балалар капчыктан гөмбә эзлиләр)
Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле, монда нәрсә бар икән?
(пластилиннан эшләнгән керпеләр тора, энәләре юк)
Тәрбияче: –Абау, ни булган соң бу керпеләргә? Аларның нәрсәләре җитми?
Балалар: – Энәләре юк.
Тәрбияче: – Әйе шул, энәләре юк. Әйдәгез, без аларга булышабыз. Менә бу савытларда симәнке, токмач, шырпы кисәкләре шулардан керпегә энәләр ясагыз әле.
(балалар кепегә энәләр тезеп чыгалар)

IV. Йомгаклау.
Тәрбияче: – Без бүген безнең дусларыбыз – керпеләр турында сөйләштек. Балалар, керпеләрне дә башка җәнлекләр кебек яратырга, сакларга кирәк. Шуны онытмагыз!

У вас нет прав для создания комментариев.