Зурлар төркемендә Яңа ел бәйрәме сценарие “Яңа елга аяк басканда!” Зурлар төркемендә Яңа ел бәйрәме сценарие “Яңа елга аяк басканда!”
Рейтинг:   / 30
ПлохоОтлично 
Бурычлар. Балаларда бәйрәм кәефе булдыру, сәләтләрен ачу. Иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Дуслык, бердәмлек хисе тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада чыршы.
Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Аю, Убырлы карчык, Аждаһалар,Петрушкалар.
Бәйрәм барышы
Аю һәм куян чыршы төбендә аркага арка терәлеп утыралар, Кыш бабайны көтәләр.
Куян. Көтә-көтә ардым инде,
Мин бүтән булдыра алмыйм,
Кыш бабайдан бүләк көтеп,
Чыршы саклап утыра алмыйм.
Урман читенә чыгып,
Килгәнен аның карыйк,
Я булмаса, тик тормаска,
Куышлы уйнап алыйк.
Аю эндәшми утыра.
Куян. Аюкай әйдә инде уйныйк.
Аю эндәшми.
Куян.Ишетәсеңме аю, җавап бир.
Аю. Тукта әле куян, уйларга ирек бир.
Куян.Әйдә инде уйныйк.
Аю. Үзең-үзеңне куып йөр, тик миңа гына тимә.
Куян. Ә син нәрсә турында уйлыйсың?
Аю(өйрәтеп).Кыш бабай барыбызга да
Бүләкләр алып килер.
Ә аңа кем бүләк бирер?
Аны кем сөендерер?
Куян (уйланып) Әйе шул Аю, син дөрес әйтәсең, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк.
Уйлыйлар.
Икесе бергә.Нәрсә бүләк итик икән?
Куян. Әйдә аңа берәр баллы әйбер бүләк итәбез.
Аю. Әйе-әйе, бик тә бик тә баллы әйбер. Тик нәрсә?
Уйлыйлар.
Икесе бергә. Таптым-таптым.
Куян. Мин кишер бүләк итәм,
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә)
Аю. Ә мин хуш исле балымны,
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә)
Куян. Юк, кишер әйбәтрәк.
Аю. Юк,бал.
Куян. Кишер.(Бәхәсләшәләр)
Аю. Ярар инде, ярар, кишерне дә балны да Кыш бабайга бүләк итик.
Куян. Барып карыйм әле, бәлки ул инде килеп тә җитәдер?
Чыгып китә.
Аю. Ни өчен кишер тәмлерәк? Бал шундый татлы. Кыш бабайга бик тә ошыячак.
Әз-әзләп ашый-ашый чыгып китә.
Куян. Юк, Кыш бабай күренми.
Аю сүзен кабатлый ,,Бал бик тәмле, бал бик баллы..." Шулай да кишердән дә файдалысы юк. Шундый тәмле, шундый тәмле...( ашап бетерә)
Аю буш банка тотып керә.
Куян. Аю, миңа да бал бир әле, ашап карыйсым килә.
Аю. Ә миңа-кишер.
Куян. Аю балың кая соң?
Аю(банкасына карап). Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая?
Куян. Аны минем тешләрем кимереп бетерде.Ә Кыш бабайга?
Әй балалар, нишлик икән?
Бер киңәш бирегезче!
Алып баручы. (балаларга) Балалар аю белән куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән?
Балалар. Җырлар, биюләр, шигырьләр.
Куян. Әйдәгез соң, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыйк, җырлап алыйк.
,,Чыршыкай"җыры (М.Минһаҗев көе,Җ.Тәрҗманов сүзләре) башкарыла.
1. Чыршы яшел тунын киеп
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизәндердек,
Йолдыз куйдык очына.

2. Җырладык та, биедек тә,
Без чыршы тирәсендә.
Ә аннары Кыш бабабыз
Бүләк өләште безгә.

3. Күңеллечыршы бәйрәмен
Көтеп алдык барыбыз,
Киләсе елга килүен
Тагын көтеп алырбыз.
Аю. Балалар карагыз әле чыршыга сезнең җырыгыз ничек ошады, аның утлары яна башлады.Әйдәгез әле чыршы белән уйнап алыйк.
Аю. Менә безнең чыршыда ,
Балкып утлар яндылар.
Без бик нык тыпырдасак
Алар куркып калырлар.
Балалар тыпырдыйлар, чыршыда утлар сүнә.
Куян. Кулларыңны бик нык чап,
Чыршы якты булып ян.
Чыршыда утлар кабына. Уен шулай 2 тапкыр кабатлана.Балалар утыра.
1нче бала
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак йолдыздай йомшак карбелән
Җирне биләүләп йөрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм диеп сорасагыз
Барысы бергә. Бездә бүген чыршы бәйрәме.
2нче бала
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек-
Тора түшәмгә тиеп!
Балкып яна утлары,
Матур уенчыклары.
Алып баручы. Дуслар бүген биредә
Көлү, шаяру көне
Бүген безнең арабызга
Яңа ел килү көне.
Кагыйк барабаннарга!
Безнең бәйрәм авазлары
Таралсын еракларга.
Хәбәр булып барып җитсен
Киләсе кунакларга
Барабан кага.
Чыршы артыннан куян һәм аждаһа булып киенгән балалар йөгереп чыгалар
Бию башкаралар.(бию куяннар белән аждаһалар арасында көрәш баруын күрсәтә)
Аю. Туктагыз, туктагыз, сез нигә сугышасыз?
Куяннар. Үтте безнең елыбыз,
Түрдә иде урыныбыз,
Яшәдек сый-хөрмәттә
Китәсе килми әлбәттә.
Аждаһалар. Сезнең ел үтте бит инде,
Безнеке алда көтә.
Аждаһа елы кешеләргә
Уңышлар вәгъдә итә.
Яңа елга атлый халык
Иркен якты юл буйлап.
Әнә биергә чакырып
Гармуннар тора уйнап.
Ерактан Кыш бабай тавышы ишетелә.
Урамда буран карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра,
Ап-ак булганнар урман кырларым,
Кар белән тулган урман юллары.
Кайдан табарга Сәпәй сукмагын?
Ерактан Кар кызы тавышы ишетелә.
Мин Карчәчәк, Карчәчәк,
Яшим урманда бик шәп.
Җәнлекләр белән мин дус,
Гомерләрем узмый буш.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Кар кызы.(чыршы артыннан)
Бабакай, бабакай, мин килдем чык бире.Кая икән ул, күренми?
Кыш бабай курай бирде,
Ул бик тылсымлы, диде.
Курай тавышын ишетсәм,
Килеп җитәрмен, диде.
Курайны уйный. Кыңгырау тавышы ишетелә.
Кыш бабай.Кызым, кайда югалдың,
Бәйрәмгә соңга калдым.
Утыр чанага тизрәк,
Атым җилдән җитезрәк.
Аю белән Куян. Балалар, ишетәсезме, Кыш бабай безне таба алмыйча йөри. Әйдәгез бергәләп бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырыйк. Алар безне тагын үтеп китә күрмәсеннәр.
Балалар. Кыш бабай, Кар кызы.
Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм сәхнәсенә килеп керәләр.
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,
Бәйрәмнәр гөрләп торсын.
Күкләр гел аяз булсын,
Җир йөзендә бар балалар
Бәхетле, таза булсын.
Яңа ел белән сезне.
Кыш бабай. Исәнмесез, балакайлар,
Юксынмагыз килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер, дидем мин.
Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк.
Ясыйк матур түгәрәк!
Сезгә кунаклар килгән,
Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
,,Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла.
1.Агачларга бәсләр элеп,
Сурәтләрен тәрәзәгә
Ясап куйган Кыш бабай , Кыш бабай,
Ясап куйган Кыш бабай.

2.Рәсемнәре бигрәк матур,
Сокланып карап туймаслык.
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.

3.Өреп китсә сулар ката,
Елгаларга бозлар ята.
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай,
Куәтле дә Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.
Куян белән аю.Без сиңа бабакай, балалар белән бүләккә җырлар, шигырьләр әзерлә-дек.Син бабакай бераз утырып ял ит.Балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.
3нче балаӘй күңелле Яңа ел
Нинди була Яңа ел?
Тәмлеме ул Яңа ел?
Тәмлесен бик тәмле дә,
Бик тиз үтеп китә ул.
Ямьлесен бик ямьле дә,
Бик тиз үтеп китә шул

4нче бала Исәнме чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

5нче бала Көмеш кебек тунын киеп,
Кыш бабай килде безгә.
Бәхет, шатлык, куанычлар
Тулды күңелебезгә.

6нче бала Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре керфекләре.

7нче бала Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.?
5нче бала Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең белән дус бабай.
Йөзең якты, туның яхшы
Барыбызны коч бабай.
Кыш бабай.Ай рәхмәт балалар. Бик матур җырлыйсыз, сөйли дә беләсез икән...
Аю.Безнең балалар шундый оста инде. Әйдәгез балалар, Кыш бабайны биетеп алыйк.
,,Кыш бабай” җыры(Татар халык көе, Әнәс Кари сүзләре) башкарыла.
1.Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Кушымта
Ары баса Кыш бабай,
Бире баса Кыш бабай,
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.
2.Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Кушымта шул ук.

Кыш бабай балалар белән бии.
Кыш бабай.Ай, ай,ай, биетеп тә куйдыгыз. Бик тә кыздым, бик тә ардым. Эремәсәм ярый инде. Ял итеп алырга кирәк.
Кар кызы. Менә бабакай, монда бүкән бар. Шуңа утырып ял ит.
Бабай бүкәнгә утырырга җыена, бүкән шалтырый.
Кыш бабай. Әллә ишетелә инде,
Кыңгыраулар чыңлавы?
Күземә күренәме соң
Уенчык ялтыравы.
Тагын утырырга тырыша, бүкән урыныннан күчә.
Кыш бабай. Бу ни хикмәт, кем шаяра минем белән. Чык бире, күрен күзгә.
Бүкән артыннан Петрушка чыга, шалтыравыгын шалтырата. Чыршы артыннан кечкенә балалар-Петрушкалар килеп чыгалар. Петрушкалар биюе башкаралар һәм утырып калалар.
Кыш бабай. Менә кемнәр шаяра икән минем белән. Ә хәзер торыгыз, урыныгызга йөгерегез.(Петрушкалар кузгалмыйлар, утыралар.)
Петрушкалар.Юк, юк, юк.
Кыш бабай. Бу нәрсә бу, бу ничек бу? Болай булгач мин сезне үзем бастырам.
Аңа аю белән Куян да бастырырга ярдәм итәләр.(Петрушкаларны бастырып куялар, алар кире утыралар)
Кыш бабай. Ах,әле сез шулаймы.. Алайса барыгыз да капчыкка керегез.
,,Төпсез капчык”уены уйнала.(Кыш бабай балаларны капчыкка кертә бара, ә алар төбеннән чыгып качалар.)
Кыш бабай. Начар капчык бу, моны чыршы өстенә атарга кирәк.(капчыкны чыршы ,,өстенә” ата, чынлыкта артына).
Кинәт чыршы артында кычкырган тавыш ишетелә. Кулына шкатулка тоткан Убырлы карчык килеп чыга.
Убырлы карчык. Нишлисез, кем минем өскә капчык атып уйный? Фу-фу малайлар, кызлар исе килә. (Як-ягына карана)Ә-ә-ә сездә чыршы бәйрәмемени? Ах сездә күңеллемени. (Югалып калып) Ә мин. Ә мине беркем дә чакырмады.Ә бит Убырлы карчык бөтенләй үзгәрде.Үзе яхшы, үзе игелекле, кешелекле, начар эшләр эшләми. Мин бит хәзер Убырлыкай-матуркай.
Аю. Убырлыкай-матуркай?
Убырлы. Әйе шул! Бәрәч Кыш бабай белән Кар кызы да мондамыни?Димәк сезне бәйрәмгә чакырганнар,ә мине юк.(Еламсырап)
Кыш бабай. Ярар, ярар,безнең тирәне юешләмә әле. Ни өчен минем тартмамны алдың, шуны әйт син.
Убырлы. (ишетмәмешкә салыша) Ә чыршыгыз нинди матур, кемнәр бизәгән моны шулхәтле матур итеп?
Балалар. Без, Кыш бабай килүенә бизәдек.
Кар кызы. Син нигә Кыш бабайның тартмасын алдың?
Убырлы. Минем Кыш бабайга ярдәм итәсем килгән иде. Мин шундый ярдәмчел бит хәзер, шундый яхшы.
Кыш бабай. Шулайдыр шул. Нинди хәйләкәр булгансың шундый булып калгансың. Яңа елда синең белән бәхәсләшеп утырмыйм инде. Тартмамны алып килгәнең өчен зур рәхмәт. Минем балаларга фокуслар да күрсәтәсем килгән иде. Тылсымлы тартма бит ул, куянкай чыршы төбеннән минем тылсымлы таякны табып ал әле.(Балаларга тартманың эчен ачып күрсәтә, тартма буш).Кире ябып куя.Ә хәзер әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләрне әйтәбез.
КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС (тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетүгә тартма ачыла да аннан бау килеп чыга).
Убырлы. Менә могҗиза! Мин мондый уенны белми идем әле.Әйдә бергәләп уйнап алыйк.
Аю Куян. Әйдә, әйдә.
2 командага бүленеп аркан тартышу уены оештырыла, Убырлы уртада.
Убырлы җиңелә дә кайгыра.
Аю. Менә шулай Убырлы, безнең балалар көчлеләр һәм җитезләр, син аларны җиңә алмыйсың!
Кыш бабай. Кайгырма, мин сезгә икенче фокусны күрсәтәм.(Тартманы күрсәтә буш тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетә).
КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС
Шкатулканы ача, анда сулы 3 банка.
Убырлы. И,и күргән бар инде мондый фокусны, коры су гына.
Кыш бабай. Юк Убырлы, ул гади су түгел-менә кара. Суны Кар кызына бирә.
Кар кызы банканы тотып чыршы тирәли әйләнә.
Йомшак су, чиста су
Бул хәзер кызылсу.
Су кызыл төскә керә. Мә бусы сиңа Аю, бер-ике сикереп ал.(Аю сулы банканың икенчесен тотып сикерә су зәңгәр төскә керә.Бу фокус банка капкачын эчке яктан гуашь белән буяп эшләнә)
Мә Куянкай, син дә сикереп кара.(Су яшел төскә керә).
Аю. Нәрсә Убырлы, Кыш бабайның тылсымчы икәненә ышандыңмы инде.
Кыш бабай. Бу эле барысы да түгел.(Тартманы күрсәтә буш тылсымлы көй уйнап тора, Кыш бабай тартма янына якынрак килеп таягын селкетә).КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС
Тартма эченнән яулык чыга.
Кыш бабай. Бу яулыкка тигән һәркем бии башлый.
Балалар арасыннан яулыкны йөртә, яулыкка ике кыз ияреп чыга.Кәмилә белән Раина төрек биюе башкаралар.Кызлар биеп бетерүгә Кыш бабай яулыкны Кар кызына бәйләтә.Ул татар көенә бии.Бию бетүгә яулыкны Убырлыга бәйләтәләр, Убырлы ,,Убырлы биюе”бии.
Убырлы таягын бөтен балалар өстеннән йөртә, бөтен балалар бии.
Кыш бабай. Шулай шул балалар, оста да тылсымлы да була ул Кыш бабай. Безнең китәр вакытыбыз җитте.Әзерләгән бүләкләрегез миңа бик ошады. Хәзер инде минем бүләкләремне кабул итеп алыгыз. Аю белән Куян дустым бүләкләрне алып керегез. Алар шунда-ишек төбендә генә.
Аю белән куян бүләккә чыгып китәләр, балалар ,,Чыршы әйләнәсендә”(М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүзләре) җырын башкаралар.
1.Каршылыйк,дуслар, бергәләп,
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Кушымта:
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга,
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
2.Кыш бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә,
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә.
Кушымта шул ук.
3.Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез.
Кушымта шул ук.
Алып баручы.
Алланып таңнарның алына
Нур булып кешелек таңына
Җыр булып үрелеп күңелгә
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.
Кояшлы көннәрнең җылысын
Бәхетнең шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә
Рәхим ит, туган ил түренә.
,,Яңа ел” җыры.( Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре.)
1. Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел-
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
2.Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта.
Аю белән Куян капчык күтәреп керәләр.
Кыш бабай. Менә бит минем сезгә дип әзерләп куйган бүләкләрем. Килегез балакайлар минем тирәмә, алыгыз күчтәнәчләрне.(Балаларга бүләкләр тарата). Безнең китәр вакытыбыз да җитте инде. Ашыгыйк.Сезнең белән безгә бик тә күңелле булды.
Кар кызы. Хушыгыз дусларым, күңелле ял итегез.
Барысы да. Хуш Кыш бабай,сау бул Кар кызы,юлларыгыз уңышлы булсын.
Алып баручы. Кадерле кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә-иң саф теләкләр.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын илдә ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән,
Яңа елга атлый кешелек.

Барыгызны да бәйрәм белән!

У вас нет прав для создания комментариев.