Җир һәм су хайваннары
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «КОЯШКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ



«Җир һәм су хайваннары »




Тәрбияче: Касыймова А.Р

2013 ел

Максатлар: Табышмаклар чишү; хайваннарны төркемнәргә бүлү күнекмәләрен булдыру; җирдә һәм суда яшәүче хайваннар турында сөйләшү, аларның үзенчәлекләре турында әңгәмә уздыру; хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: хайваннар төшкән рәсемнәр, йолдызлар, альбом бите, карандаш, тартма.

Кулланылган әдәбият: Вәлиева З.К. Балачак аланы: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләре өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.

Шөгыль барышы.
Тәрбияче: - Балалар, бүген без сезнең белән сезгә таныш һәм кызыклы темаларга сөйләшербез.
Фонетик зарядка.
- Әйтегез әле, атны ничек чакыралар? (Бах-бах-бах! Бах-бах-бах!)
- Бака ничек бакылдый? (Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка)
- Сыер ничек кычкыра? (Му-му)
- Мәче ничек мырлый? (Мыр-р-р)
- Тавышны бетерер өчен, кулны иренә куеп, ничек әйтәләр? (Тсссс)
- Балалар, менә минем кулда серле тартма. Аның эчендә табышмаклар бар. Куларыгызны шул тартмага тыгып, табышмаклар сайлап алыгыз.
Хайваннар турында табышмаклар.
1. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
2. Нечкә билле, көлтә койрыклы.
(Төлке)
3. Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе)
4. Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

5. Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.
(Бака)
6. Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)
7. Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
(Аю)
Җир һәм су хайваннары турында сөйләшү.
Тәрбияче: - Балалар, без нәрсәләр турында табышмаклар чиштек?
Балалар: - Хайваннар турында.
Тәрбияче: - Җирдә яши торган хайваннарны ничек дип атап йөртәләр?
Балалар: - Җирдә яшәүче хайваннар.
Тәрбияче: - Суда яшәүче хайваннар ничек дип атала?
Балалар: - Суда яши торган хайваннар.
Тәрбияче: - Җирдә яши торган хайваннарны санагыз әле.
(балалар җирдә яши торган хайваннарны саныйлар)
Тәрбияче: - Ә хәзер суда яши торган хайваннарга ниндиләр керә?
(балалар суда яши торган хайваннарны саныйлар)
Тәрбияче: - Әйе, дөрес. Җирдә яши торган хайваннар ниндиләргә бүленә әле?
Балалар: - Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар.
Тәрбияче: - Әле җирдә дә, суда да яши торган хайваннар бар. Аларны җир-су хайваннары дип атап йөртәләр. Ни өчен шулай атыйлар икән аларны?
Балалар: - Чөнки алар җирдә дә, суда да яшиләр.
“Хайваннарны төркемгә бүл” уены.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Мин тактага рәсемнәр элдем. Анда йорт, урман, җир һәм су рәсемнәре бар. Сез хәзер йорт хайваннарын йорт янына, кыргый хайваннарны урман рәсеме астына, ә җирдә һәм суда яши торганнарны өченче рәсем астына куеп барыгыз.
(уенда берничә бала катнаша)
Җир һәм су хайваннарының үзенчәлекләре турында сөйләшү.
Тәрбияче: - Сез хайваннарның нинди билгеләре буенча җир-су хайваннарына аерасыз?
Балалар: Алар суда һәм җирдә яшиләр.
Тәрбияче: Бакалар ничек сулый икән соң? Ничек уйлыйсыз?
Балалар: Тиреләре аша сулыйлар.
Тәрбияче:
- Бакалар суны авыз белән түгел, ә тиреләре аша сулыйлар.
- Җир һәм су хайваннары кечкенә генә уылдыклар формасында булалар. Аннан соң аларга баш үсеп чыга. Менә шулай итеп, алга таба гәүдәләре дә формалаша.
- Аларның тән төсе гел үзгәреп торырга мөмкин.
- Бик салкын илләрдә хайваннар су төпләренә үк төшеп, шунда яшиләр.
“Дөрес-дөрес түгел” уены.
Тәрбияче: - Мин сезнең һәрберегезгә йолдызлар өләшәм. Әгәр мин әйткән әйберләр дөрес булса, сез йолдызларны күтәрәсез, ә киресенчә, дөрес булмаса, йолдызларны күтәрмисез.
- Аю урманда яши.
- Бүре кыргый хайван.
- Керпе суда яши.
- Бака җирдә дә, суда яши.
- Ташбака җирдә генә яши.
- Төлке йорт хайваны.
- Елан йорт хайваны.
- Балык суда гына яши ала.
“Без – су хайваннары” уены.
Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез, үзегезне бакалар итеп хис итәсегез киләме? Күз алдына китереез, сез суда һәм җирдә яшәүче бакалар. Бакалар кебек сикерәбез, йөзәбез. Күрәбез, алда черки. Черки безне сизмәсен өчен, туктыйбыз. Черкине тотып ашыйбыз һәм алга таба йөзәбез.
(балалар бака булып йөриләр)
Хәзер инде без – балыклар. Без балыклар кебек йөзәбез. Сөйләшмичә генә йөзәбез, чөнки балыклар сөйләшмиләр. Менә зур балык килеп чыгып тотмакчы була. Ә балыклар тагын да катырак йөзә.
Без – акчарлаклар. Без су өстендә очабыз. Балык күрдек, тутадык. Балыкны иелеп эләктердек һәм янәдән очып киттек.
Без – әкәм-төкәмнәр. Акрын гына су үләне өстендә шуышабыз.
Без – казлар. Әле бер аякта, әле икенче аякта суга таба киләбез. Суда йөзеп алдык, ярга чыктык. Канатларны кактык.
“Җир һәм су хайваннарын ясыйбыз” биреме.
(балаларга үзләре теләгән җир-су хайванын ясарга кушыла)
Йомгаклау.

У вас нет прав для создания комментариев.