Атмосфера , аның составы.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 


Атмосфера,
аның составы

VI класста география фәне буенча
дәрес эшкәртмәсе
(дәреслек авторы: Герасимова Т.П., Неклюкова Н.П.)
Укытучы: II квалификацон категорияле
география укытучысы Рахимова А.Т.

 

2012-2013 нчы уку елы

 

 

Тема: Атмосфера һәманың составы

Максат: 1. Белем бирү:  Атмосфера һәм аның төзелеше темасы буенча яңа белем һәм төшенчәләр бирү.
               2. Күнекмәләр үстерү:
                   а) үз эшчәнлекләрен рациональ планлаштыруга өйрәтү;
                   б) укучыларның индивидуаль төркемнәрдә эшләү
                   күнекмәләрен үстерү;
                   в) компьютер белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
               3. Тәрбия бирү максаты:
                   а) укучыларда география дәресләренә мәхәббәт һәм
                    кызыксыну тәрбияләү;
                   б) дәрестә укучыларның сәләтен тулысынча ачу өчен                                                    уңай психологик халәт булдыру, үзара ярдәмләшү белән                                                         
                    бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы:   яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Дәрес төре:  компьютер ярдәмендә интегральләштерелгән дәрес.

Дәрес методлары: фронталь сораулар; карточкалар белән эшләү,
                               компьютер ярдәмендә презентация.

Җиһаз:  карточкалар, таблицалар, җавапларязылганутрауконтурлары , глобус.

 Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.


1) Психологик уңай халәт булдыру.
- Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бүген узачак көнегез файдалы һәм күңелле узсын.
2) Һава торышы ( дежур укучы рапорты ).

II. Актуальләштерү.


Тактада Гидросфера “материгыннан” Атмосфера “материгына” кадәр саннар язылган утраулар контуры беркетелгән,дөрес җавап биргән саен , җиваплы ягы әйләдерелә. Укытучының кереш сүзе.

-Укучылар бүген без сезнең белән Геобелем илендә сәяхәт итүебезне дәвам итәрбез.Безне Гидросфера “материгыннан” Атмосфера “материгына”кадәр 5 утрау аерып тора.Утраудан утрауга күчәр өчен,Гидросфера буйлап сәяхәт иткәндә алган белемнәрегезне искә төшерергә кирәк булыр.Әйдәгез, беренче адымыбызны атлыйк һәм соруга җавап бирик.


- Беренч адым: океаннда дулкыннар барлыкка килүнең сәбәбе.(җилләр)

- Икенче адым:агымлы күл агымсыз күлдән нәрсә белән аерыла( агымлы күлдән елга агып чыга).

- Өченче адым: нәрсә ул субүләр, рельефта аңа нәрсә туры килә?(ике елга бассейнын аерып торучы чик, тау сыртлары, калкулыклар).

- Дүртенче адым: нинди агым җылы агым дип атала?(агым температурасы әйләнә-тирәдәге суның температурасыннан җылырак).

- Бишенче адым:грунт сулары катламара сулардан нәрсә белән аерыла (катламара сулар ике су үткәрмәүчән катлам арасында урнашкан, ә грунт сулары өстән суга чыдам катлам белән капланмаган).

II. Төп өлеш.

       -Молодцы! Менә без сезнең белән Атмосфера “материгына” килеп җиттек. Һәрбер сорауга җавап биргән саен яңа сүзләр ачыла торды, бу сзләрнең нәрсә аңлатканын дәрес дәвамында белербез. Атмосфера буйлап сәяхәт вакытында без бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән танышырбыз.(Санап чыгарга мөмкин: Атмосфера һәм аның төзелеше. Атмосфера басымы. Һава температурасы. Һ.б. )

- Дәфтәрләрне ачтык һәм беренче темабыз- “ Атмосфера һәм аның төзелеше”  дип  язып куябыз.

- Нәрсә ул атмосфера, әйтеп карагыз әле? ( Балаларның җавабы тыңлана.)

- Дөрес, атмосфера- җирнең һава сүрүе.Ә нәрсә соң ул һава? Хәзер шул турыда иптәшегезнең чыгышын тыңлап үтәрбез. Игътибар белән тыңлагыз һәм иптәшләрегезгә бирү өчен 1-2 сорау әзерләгез.

 

Сорау бирүче укучы җавап бирүчене үзе сайлый, җавабына бәя бирә.

- Атмосфераның төзелеше белән танышуны дәвам итәрбез.Игътибар белән монда карагыз

Презентация “Строение атмосферы”

Презентация өлеше:

1 нче бит. Атмосфераның төзелеше.

2 -3 нче бит. Тропосфера.

4 нче бит. Стратосфера.

5 нче бит. Атмосфераның югары катлаулары.

6-8 нче бит. Атмосфераны өйрәнү.

      - Атмосфера катлауларын дәфтәргә язу.

-Атмосфераны күзәтү эшләре кайларда һәм нәрсәләр ярдәмендә  алып барыла?(Җир өслегеннән, һава шар­лары, метеорологик ракеталар, Җирнең ясалма иярченнәре ярдә­мендә алып барыла.)

      -Ә хәзер ай өслегенең фотографиясен карагыз.Сез белгәнегезчә аның атмосферасы юк һәм менә ул нинди халәттә.Атмосферасы булмаса, Җир дә без белгән мондый планета  булмас иде, анда тереклек тә булмас иде.Бу инде укучылар безгә атмосфераың әһәмияте турында уйланырга мөмкинлек бирә.Дәфтәрләрегезгә “Атмосфераның әһәмияте” дип язып куйдык.Дәреслектән шул бүлекне укып , атмосфераның әһәмиятләрен язып алабыз.

-      Тере организмнарга сулау өчен кирәк;

-      Стратосфера катлавындагы озон тере организмнарны Кояшның зарарлы ультрашәмәхә нурларыннан саклый.

-      Метеор җисемнәренең күпчелеге атмосфера һавасында янып бетә.

-       Атмосфера Җирне көндез артык җылынудан, ә төнлә артык суынудан саклый.

        -Язганнарны тикшереп үтик.

III. Ныгыту.

-      Ә хәзер , бүгенге сәяхәтебез барышында алган белемнәребезне ныгытып китәрбез, сорауларга җавап бирербез.Иң элек дәрес башында ачылган сүзләрне ачыклап китик. Нәрсәне аңлата инде бу сүзләр?(Атмосфераның катлаулары)

-      Кайсы катлавы иң түбәнге инде?

-      Ә касысы иң югарысы?

  1.    Сорауларга җавап.

а) Атмосфераның кайсы катлавында 1 км. күтәрелгән саен  температура 6 градуска төшә.( тропосферада)

Б) Һава массасының 80 % атмосфераның катлавының  кайсысында тупланган? ( тропосферада)

В) Яңгыр кайда ( кайсы катлауда) ява? ( тропосферада)

Г) Атмосфераның кайсы катлавындагаз кисәкчекләре космос пространствосында сирәкләнеп юкка чыга. Аннан очып узучы космонавтлар күк йөзен зәңгәр итеп түгел, ә кара итеп күрә.(атмосфераның югары катлаулары)

Д) Атмосфераның иң өске катлауларындагы торышы турында мәгълүматларны кайдан алалар.( метеорологик ракеталар кулланалар)

Е) Автома­тик рәвештә эшләүче радиометеорология станцияләре  кайда урнаштырыла.

( Океаннарда, бозлар арасында, биек тауларда һәм үтәргә кыен урыннарда).

-      Укучылар тагы бер кат искә төшерик әле,тропосферада һава ничек үзгәрә( 1 км.га 6 градуска төшә). Дөрес, бу закончалык безгә мәсьәләләр чишкәндә кирәк булачак.

  1.    Мәсьәләле карточкалар өләшенә. Төркемнәрдә эшлиләр.

Карточка № 1.

1. Җир өслегендә +12 градус, ә самолет очкан биеклектә температура

-30 градус. Самолет нинда биеклектә оча?

2. Июль аенда Памир тавы итәгендә  һава температурасы +36 градус булса, Памирда температура күпме? Памирның биеклеге 6 км.

Карточка № 2.

1. Тау итәгендә +26 градус,ә тау башында – 10 градус булса, тауның биеклеге күпме?

2. 8 км. биеклектә һава температурасы -18 градус булса ,Җир өслегендә температура күпме?

- Карточкаларда эшләгән биремнәрне тикшереп китик.

IV. Йомгаклау.

-      Укучылар без сезнең белән дәрес буена Атмосфера “материгында”булдык. Ниләр өйрәндек соң без? ( Укучыларның җавабы тыңлана). Билгеләр куела.

V. Өй эше бирү.

 

       А)   &35. 5 нче сораулар.

       Б) 1нче бирем җиңел, 2нче бирем катлаулырак, үзегез сайлап аласыз.

       В)  кемнәр булдыра ала, 3 нче бирем буенча “ Атмосфераны пычратуга каршы эшчәнлек программасы”н төзеп килә.

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.