“Океанда дулкыннар” темасына 6 сыйныфта география фәненнән дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Татарстан   Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Олы  Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Океанда дулкыннар” темасына

6 сыйныфта

география фәненнән дәрес эшкәртмәсе

 

                                                                    

                                                                      Сабирова  Рәзинә Харисовна

                                1 кв.категорияле

                                          география укытучысы

                                                  

2012 ел

Дәреснең максаты:

1. Дулкын төрләре, су күтәрелешләре,чигенешләре белән танышу .

2.Экстремаль шартларда үз-үзеңне саклау күнекмәләре бирү .

3.Карталарда су күтәрелешләре һәм чигенешләре булган территорияләрне билгеләү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлар:вентилятор, сулы аскуйма,”Цунами дулкыннары” видеофрагмен-ты, Дөньяның ярымшарлар картасы.

Дәрес барышы

I.Оештыру моменты

II.Белемнәрне индивидуаль тикшерү.

1.Төшенчәләрне, закончалыкларны белүгә карата биремнәр.

- Океан тозлылыгына тәэсир итүче сәбәпләрне атагыз.

- Урта диңгезнең кайсы өлешендә суның тозлылыгы күп, кайсы өлешендә аз?   

  Нигә?

- Кызыл диңгезнең тозлылыгы зур булу сәбәпләрен атагыз.

2.Күнекмәләрне тикшерү буенча биремнәр

Мәсьәләне чишегез. Әгәр 10 тонна судан 250 кг тоз алган булсалар, 1 т диңгез суында ничә граммм тоз бар?

3.Фронталь тикшерү.

-Укучылар фикерли торганчы бергәләп эшләп алыйк .

Тактага  баганалап сүзләр язылган:

Тозлылык

 Промилле

 Боз

 Процентлар

 Диңгез суы

-         Иптәшегез укыганда, аларга туры килгән кагыйдәләрне сайлап, кул күтәрегез.

  1.     Санның меңенче өлеше (Промилле)
  2.     Котыпта эшләүчеләр эчәргә су итеп файдаланалар (Боз)
  3.     Суда эрегән тоз күләме (Тозлылык)

 4. Нәтиҗә ясау,билгеләр кую.

III.Яңа теманы өйрәнү

- Бүген без дулкыннар, аларның барлыкка килүе, төрләре турында сөйлә-шербез. Теманы дәфтәргә язып куябыз.

- Нәрсә ул  дулкын?

- Дәфтәрләрегезгә карандаш белән дулкын ясагыз.

 - Дәреслекнең 76 битендәге 49 рәс. белән үз рәсемегезне чагыштырып кара-  

   гыз.Сезнең рәсемдә нәрсә җитми? ( “кикрик”,”нигез”, “дулкын озынлыгы”,  

 ”дулкын биеклеге” сүзләре).

 - Рәсемегезгә  сүзләрне өстәгез.

- Үз сүзләрегез белән “кикрик”, ”нигез”, “дулкын озынлыгы”, ”дулкын би-

еклеге” сүзләренә аңлатма бирегез.( “кикрик”-дулкынның иң югары  нокта-сы, ”нигез”-  иң түбәнге ноктасы, “дулкын озынлыгы”-кикрик яки нигезләр арасындагы ераклык, ”дулкын биеклеге”- кикрик һәм нигез арасындагы ераклык.)

- Дулкыннар ничек барлыкка килә? Тәҗрибә үткәреп карыйк:су белән тулы    

 савыт алыйк - ул океан ( диңгез) булсын, дулкыннар барлыкка килсен өчен   

 нәрсә эшләп була? (Суга өреп карарга.)

(Вентилятор кабызыла. Су өсте шадралану күзәтелә.Дулкыннарны барлыкка китерүче сәбәпнең җил икәне ачыклана.)

- Тигез су өсте тигезлеге бозылсын өчен тагын нәрсә эшли алабыз? (Уч төбе    

   белән суга тиеп алып була).Бу очракта  атмосфера басымы аермасы арка-

   сында барик дулкынна барлыкка килә.

- Тагын су өслеген ничек тынычсызландырып булыр? (Сулы аскуйманы  сел-  

  кетеп.)

- Мондый дулкыннар нинди табигать күренеше нәтиҗәсендә барлыкка килә?

(Җир тетрәү.)

- Андый дулкыннар ничек атала? (Цунами.) (Видеофрагмент карау Экстремаль шартларда үз-үзеңне саклау күнекмәләре белән танышу.)

- Дәреслек ярдәмендә сорауларга җавап бирегез:цунами нинди тизлек белән

   хәрәкәт итә? Ул нигә куркыныч?

- Үзегезне кеше яшәми торган утрауда дип хис итегез. Бөтен утрауны әйлә-   

  неп чыгарга булдыгыз.Утрауга карата дулкыннар хәрәкәте юнәлешен яса-       

  гыз.

- Ә җил кайдан исә? Сез нинди сәер хәлгә тап булдыгыз? (Җил бер якка, ә дулкыннар һаман ярга таба хәрәкәт итә.)

- Нигә? Бу дулкынның нинди төре? (Бәрмә дулкын.)   

 (Тактадагы бәрмә дулкын барлыкка килү схемасы аңлатыла.)

Кызыксынучылар өчен сорау:

- Әгәр дулкында су өскә-аска хәрәкәт итә  һәм горизонталь хәрәкәт бармый икән, нигә  Робинзон Крузо торган ярга ул сандык чыгарып ташлаган ? (Бәр-мә дулкын аркасында.)

- Ә менә дулкыннарның башка төрен без язмадык. Әйдәгез хәбәрне тыңлап карыйк һәм дулкын үзлекләрен,төшенчәне язып куярбыз.

   Хәбәр тыңланыла:Океанның кайбер районнарында тәүлек дәвамында ике тапкыр су ярга омтыла, пляжларны, яр тирәсендәге түбәнлекләрне басып ала, һәм ике тапкыр ярдан чигенә, судан ташлар “ калкалар”, пляж һәм кыялар ни-гезләре шәрәләнә, ә океан кайбер җирдә ярдан 10-20 см га чигенә. Әйтерсең лә диңгез тирән итеп сулый һәм һәр тирән  сулыш алу артыннан сулышын кире өрә. 2000 ел элек кешеләр бу күренешнең Ай фазалары белән бәйле булуын аңлаганнар, ләкин моңа фәнни аңлатманы 1687 елда Исаак Ньютон үзенең бөтендөнья тартылу көче законы нигезендә биргән. Бу закон  барлык җисемнәр бер–берсенә тартыла дип раслый, Айның тарту көче суны океанның иярченгә якын тирәсендә тарта.

   Иң зур су күтәрелешләре Кояш, Ай, Җир бер сызыкта булганда булалар.

Әгәр бу күк җисемнәрен тоташтыручы сызык туры почмак ясаса, су күтәре-лешләре зурлыгы аз була.

- Дәреслектән Җирнең кайсы урынында иң биек су күтәрелешләре булганлы-гын укыгыз. Контурлы карталарга, картадан шартлы билгесен табып, шул

урыннарны төшерегез.

IV. Белемнәрне ныгыту.

-         Дәрестә сезгә нәрсә иң гаҗәп булып тоелды?

1.Таблицаны ”-“ яки ”+”  куеп тутырып бетерегез.

Характеристикалар

Су арту

Цунами

Бәрмә дулкын

1.Айның тарту кө-че йогынтысында барлыкка килә.

2.Гел кабатланып торалар.

3.Җир тетрәүләр нәтиҗәсендә бар-лыкка киләләр.

4.Җимергеч көчкә ияләр (бәла-каза-лар).

5.Җир тетрәү зона-ларында барлыкка киләләр.

6.Яр буйларында

гына барлыкка ки-ләләр.

     

2. Кроссвордны чишегез.

     

1

             

2

                   

3

                   
     

4

             
 

5

                 

Кроссворд чишү өчен сораулар:

1. Дулкын кикрикләре яки нигезләре арасындагы ераклык.

2. Суның тирбәлү хәрәкәте.

3. Айның тарту көче кимегәндәге дулкын.

4. Су күтәрелешләренә, су чигенешләренә сәбәпче күк җисеме.

5. Җир тетрәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дулкын.

- 1 вертикаль баганада нинди сүз барлыкка килде? (Океан)

V.Өй эше п. 26 укырга 79 биттәге 4 (индивидуаль), 3 сорауларга җавап.

 

У вас нет прав для создания комментариев.