Печать
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Актаныш районы
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Туган җирем – Татар иле”
(ТАССР төзелүгә
багышланган очрашу-ярыш)

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы,
I квалификацион категория

Максат. Укучыларның Татарстан тарихы буенча белемнәрен тикшерү һәм тулыландыру, патриотик тәрбия бирү, аралаша белергә өйрәтү.
Җиһазлау.”Туган ягым – Татарстан”, “Актаныш- туган ягым” стендлары, магнитофон.
Алып баручы. Туган җир нәрсә ул? Агымсулар киңлегеме, тук башаклы басулармы, әллә бай тарихлы колач җитмәс ил-мәмләкәтләрме? Минемчә, ул- һәркайсыбыз тәүге аваз салган, дөнья картасында ноктадан да кечкенәрәк урын биләгән җир. Ә шул нокталардан исә зур мәйданнар гына түгел, дәүләтләр барлыкка килә.
Менә без бүген әлеге нокталардан бергә җыйналдык. Исәнмесез, хәерле көн! Без бүген туган республикабыз тарихы турындагы белемнәребезне уртаклашырга, дуслык элемтәләре урнаштырырга дип җыйналдык.
Тарих битләренә күз салып алыйк. Сүз тарих укытучысына бирелә.
Һәр очрашу танышудан башлана. Без дә сүзне укучыларга бирәбез.
( Укучылар мәктәпләре һәм үзләре белән иҗади формада таныштыралар.)
Алып баручы. Хөкемдарлар белән дә танышыйк.
Тукталышлар – турлар аша юлыбызны дәвам итәбез.
1 тур. Тарихи калейдоскоп.
А) даталар.
- 1920 ел, 26 январь – ( ТАССР төзү турында карар кабул ителә)
- 1920 ел, март – ( ТАССР төзү турында Декрет проектын тикшерү һәм хуплау)
- 1920 ел, 27 май –ТАССР төзү турында Декрет кабул ителә)
- 1920 ел, 25 июнь –( рәсми рәвештә игълан итү
- 1990 ел, 30 август – (ТР бәйсезлек алган көн)
- 1991 ел, 12 июнь – (беренче Президенты сайланган көн)
- 1992 ел, 6 ноябрь – ( ТР Конституциясе кабул ителгән көн)
-1994 ел 15 февраль – ТР һәм Россия арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрне билгеләүче килешү төзелде)
Б) шәхесләр
Б.Мансуров – ( башкарма комитет җитәкчесе)
С.Сәетгалиев – ( хөкүмәт башлыгы)
М.Солтангалиев –( СССР составындагы республикаларның тигезлеге өчен көрәшкә чыга, репрессияләнә)
М.Шәймиев –(беренче Президент)
Р.Миңнеханов – (бүгенге Президент)
Ф. Мөхәммәтшин –(Дәүләт Советы рәисе)
Р.Моратов –( хөкүмәт рәисе)
В терминнар
Автономия , республика, монархия, референдум, конституция, суверенитет, парламент
Г) тарих һәм сәнгать
Укучылар, хәзер сезгә картина тәкъдим ителә.

Бирем. Картинаның исеме, авторы, елы.

1. Татарларда беренче һөнәри театр
2. Алабуга урманнарын сурәтләгән рәссам
3. Актаныштан иң күренекле җырчы.
4. Әдәбиятта Тукай, музыкада Сәйдәш. Ә җырда кем икән?
5. Казан шәһәренең үзәк мәйданы кем исемен йөртә?
6. Беренче татар милли операсы

2 тур. Дәүләтебез символлары.
1. Дәүләтебез символларын санап чыгыгыз.
2. Флагтагы төсләрне тәртип белән санагыз.
3. Кызыл төс нәрсәне аңлата?
4. Ак төс нәрсәне аңлата?
5. Яшел төс нәрсәне аңлата?
6. Флаг кайчан кабул ителде?
7. Авторы кем?
8. Дәүләтебез гербы кайчан кабул ителде?
9. Проект авторы кем?
10. Гербта нинди җанвар сурәтләнгән?
11. Гербта нинди чәчәк сурәтләнгән?
12. Дәүләтебез гимны кабул ителгән вакыт.
13. Гимнның көй авторы .
14. Гимн ничек тыңлана?
Гимн тыңлана.
3 тур. Актанышым – ак илем.
Бүгенге ярышыбызга Актаныш районы турында да сораулар кертергә булдык., чөнки районыбыз оешуга бу елда 80 ел була.
1. Актаныш районы нинди территорияләр белән чиктәш?
2. Районыбызда агучы елгалар?
3. Районның мәйданы.
4. Советлар союзы Геройларын санагыз.
5. Геройларның авылларын әйтегез.

4 тур. Алга, алга...
1. А. Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз
2. Брест крепосте каһарманы
3. 780 очыш ясаган герой хатын-кыз
4. Курск дугасында бер көндә дошманның 7 танкын яндырган герой якташыбыз.
5. Әсирлектән дошман самолеты белән качкан герой.
6. Волхов фронтында яраланып, әсирлеккә эләгә. Тоткынлыкта да көрәшеп, герой исемен ала.
7. Рейхсаг түбәсенә беренчеләрдән булып байрак кадаучы якташыбыз.

Алып баручы. Менә безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Хөкемдарлар нәтиҗәне әзерли. Без ул арада җыр тыңлыйк. “Мин яратам сине, Татарстан”.
Сүзне хөкемдарларга бирәбез.
Бу безнең беренче очрашуыбыз булды. Алга таба да күрешергә язсын. Туган җиребездә бәхетле һәм шат яшик.