Петр I шәхесе һәм аның реформалары
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомумбелем мәктәбе

Тема:
Петр I шәхесе һәм аның реформалары.





Төзеде: 1 категорияле тарих укытучысы Юсупов Наил Кадим улы



2011 ел
Тема. Петр I шәхесе һәм аның реформалары.
Максат. Петр I нең эчке үзгәртүләрен аңлату. Россиядәге икътисади социаль хәлне белдерү. Илнең үсешенә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын анализларга өйрәнү. Петр I не бәяләү.
Фәнгә кызыксыну уятып белемнәрен тирәнәйтү. Чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
Төшенчәләр: протекционизм, рекрутлык йөкләмәсе, фискал, прибыльщиклар , генерал – регламент, регуляр дәүләт, абсолют монархия.

Җиһазлау. Картина «Бакыр җайдак», Олы шәхесләр «Петр оясының кошлары», карта «Россия XVII - XVIII г.» Картина «Укчыларны җәзалау иртәсе». И.Суриков «Петр I Алексейдан сорау ала». «Бакыр җайдак»тан эпиграф. Компьютер, телевизор.
Предметара бәйләнеш. Әдәбият - Пушкин «Бакыр җайдак», җәмгыять даирәләре, төбәк галимнәре Петр турында, А.Толстой «Петр I» романы.

Дәрес планы.
1. Илнең икътисади үсеше. Протекционизм.
2. Дәүләт идарәсе реформалары.
3. Сословиедәге үзгәрешләр.
4. Петр I шәхесе. Аңа каршылар һәм яклаучылар.

Дәрес барышы.
1. Әзерлек.
2. Без үткән дәрестә «Төньяк сугышы» темасын өйрәндек.
Әйдәгез ныгытып алыйк. (Укучыларның контур карта бирем
нәре җыеп алына, бәяләнә).
Хәзер мин үткән дәресне үзләштерүегезне тикшерү өчен тест биремнәре бирәм һәм 5 минут эчендә эшләп бирергә кирәк булачак. (1 хата – “5”, 2-3 хата – “4”, 4-5 хата – “3”, аннан да күбрәк хата булса - “2”ле.) Укытучы ачкычларны күрсәтә, эшләрне алмаштырып иптәшләрен-нән тикшертеп билге куя. Эш җыйнап алына.
Тагын да ныгытып китү өчен 1 укучы картадан күрсәтеп
сугышның әһәмиятле этапларын сөйли.
3. Яңа тема өстендә эш.
Бүген без сезнең белән Петрның социаль икътисади рефор маларын өйрәнербез. Бу реформаларның ил үсешенә нинди йогынты ясавын анализлап нәтиҗә ясарбыз һәм бу үзгәрешләрнең башында торган Петрның нинди шәхес булуын билгеләп китәрбез. Петр үзгәртеп коруларны сәнәгать өлкәсеннән башлый һәм ул төп урын алып тора. Моңа армия һәм Төньяк сугыш ихтыяҗлары мәҗбүр итә. Элек аз санлы дәүләт һәм шәхси мануфактуралар табигый юл белән барлыкка килсә, Петр исә көнбатыш илләре белән көнләшә алырдай яңа сәнәгать оештыру зарур була. Ләкин бу өлкәдә эшче куллар җитешмәү үзгәртүгә комачаулый.
Үзгәртү авыр сәнәгать – металлургия,тау эшеннән корабль-ләр төзүдән башлана.( СХЕМА 1) Башка тармакларны үстерү башта армия һәм флот ихтыяҗларына гына йөз тота. Чөнки солдатларга кафтан, шинель, эшләпә, аяк киемнәре, корабльгә җилкәннәр, баулар кирәк.
Карелия, Белозерск, Липецкида, Уралда: Невьянск, Аланаев заводлары барлыкка килә. Себер Нерчинскида көмеш кою завод- лары салына.
Петербургта, Архангельскида, Олонецта, Мәскәү, Воронеж- да верфьләр төзелә. (Сөйләү СХЕМА 1 белән бара). Бу эштә сәүдәгәрләрнең, посад кешеләренең, булдыклы крестьяннарның башлангычы файдаланыла. Кама заводлары кайчакта шәхси кулларга тапшырыла. Крестьяннар йөкләмәләрне түләү исәбенә эшче көчләр буларак файдаланылалар.Заводларга крестьяннарны сатып алу хокукы бирелә. Җан башыннан салым кертелә. Бу реформа казнаны 3 тапкыр баета. Үткәргән чараларның нәтиҗәсе дә күренә.
Кыска вакыт эчендә 100 мануфактура (25 елга – 200) эшли башлый. Чуен кою буенча Европада 3нче урынга чыга.Тимерне чит илләргә сата башлыйлар.
Россиядә һөнәрчелек ясаган әйберләр күп кулланыла.
Сәүдә үзәкләре булып: Мәскәү, Тула, Казан, Түбән Новгород шәһәрләре санала, тире, мех эшкәртү, киез итек эшләнелә һәм сатыла.
1720 елларда һөнәрчелекне цехларга берләштерү турында указ чыга. Ул күләмгә, сыйфатка контроль булдыру өчен эш-ләнә. Начар эш өчен җәза бирелә.
(Карта белән эш). Илнең тарихында 1 тапкыр елгалар челтәрен тоташтыру өчен каналлар төзелә башлый. Ильмен күленә коючы Мста елгасы белән тоташтырып Вишневолоцк каналы казыла. Идел – Дон каналы төзелеше башлана, ләкин туктатыла. XX г.да эшләнә башлый. Сәүдә өчен мөмкинлекләр арта. Үзара файдалы сәүдәне хуплап протекционизм сәясәте үткәрә. Экспортның импорт күләменнән артып китүе ул пошлинага бәя арттыру белән көйләнә.
XVIIIг. 1 чирегендә крестьянны җиргә беркетү,җир эшлә- ренә шәхси бәйлелеге, өстәмә салымнар, йөкләмәләр белән бастырылу авыл хуҗалыгының төп эчтәлеген тәшкил итә. (Лит- вадан берничә мең чалгы, Германиядән сарыклар, ат завод -лары). Аерым чаралар гына бу яшәешне үзгәртә алмый.
Армиядә рекрут йөкләмәсе кертелә.(20 йорттан 1 солдат). Го-мер буе хезмәт итә торган була. Армия даимигә әверелә. Ко- мандир җитәкчеләр ил кешеләре була. Бу ватанны саклау ролен арттыра.
Гренадер полклары – граната ыргытучылар полкы.(Рәсем бу -енча эш).
Драгун полклары - пистолет һәм кылыч белән кораллана.
1716 елда «Хәрби устав» чыгарыла. 22 елда басма татарча устав – татар полклары өчен булдырыла. Хәрби Диңгез флоты өр – яңадан оештырыла. Балтикада 29 линия корабле, 6 фрегат, 200 галера була.Офицерлар өчен мәктәпләр, диңгез училищелары, Диңгез академиясе төзелә.

Дәүләт идарәсе реформалары.
Идарә итүдә иске система алдагы бурычларны хәл итәргә сәләтле булмый. Яңа система Петр идарә чорында акрынлап керә бара.(СХЕМА 2).
Боярлар дермасы – якын канцелярия (министрлар). Үз эшләренә кул куйдыру таләбе керә.
Монарх юк чакта идарә итү өчен 1711 елда Сенат төзелә. (суд,башкару,өлешчә закон чыгару).Сенатны генерал – прокурор тикшерә(туктата, протест белдерә) . Ягужинский – ген. прокурор
Приказлар - коллегия(үзәк идарә итү учреҗдениеләре)
1721 елда чиркәү эшләрен идарә итү буенча югары орган Изге Синод оештыра. Чиркәү тулысынча дәүләткә буйсын-дырыла.
Фискал булдырыла. ( администрацияне контрольдә тота. Закон бозу, урлау очракларын ача. Сенатка буйсына .(Төшенчә компьютерда күрсәтелә.)
Нәтиҗә. Яңа үзгәртүләр патша исеменнән эш итүче дәүләт түрәләре хакимиятен нык арттыра.
СХЕМА №.3. 1708 – 10 елларда 8 губернага бүленә. Башында – генерал - губернаторлар тора. (Мәскәү, Петербург, Смоленск, Киев, Азов, Казан, Архангелогород, Себер). Кечкенә өязләрдә воеводалар тора. Ә шәһәрләрдә яңа идарә- баш магистрат кертелә. Шәһәр кешеләре арасыннан сайлана.
Прибыльщиклар - табыш китерүчеләр.(Төшенчә компьютерда). Патша билгеләп куя, казнаны төрле өстәмә йолымнар белән тутыру була (күмү, табу, ясау һ. б.)
(Таблица укучыларга таратыла). 1721 елда “Ранчлар турын -да табель” кабул ителә. Канцлердан башлап (№1) коллегия регистраторга(1. 4.) кадәр бүленә. 8 разрядка кадәр хезмәт иткәннәр дворяннар булганнар. Вазыйфаи урыннар биләү өчен нәселдән булуның кирәге калмый. ( Бу сословиеле дәүләттә кар- шылык тудырган).
Шәһәр кешеләре магистрат сайлаганда регуляр һәм регуляр булмаган кешеләргә аерыла. Керемнәренә карап гильдияләргә бүленә.Гильдияләргә иң байлары керә, башка илләр белән сатучы сәүдәгәрләр – салымнардан азат ителәләр.
Дворянлык та яңача оештырыла. Сәләтлелек нәтиҗәсендә башта сословиядән чыккан кешеләр исәбе арта. ( Меньшиков, музыкант улы Ягужинский, холоптан вице – губернатор булган Шереметьев һ.б.).
1714 елда “Бердәм мираслык турында” гы указы белән вотчина һәм поместье арасындагы аермалык бетерелә. Утар I вариска кала. Калганнары дәүләт хезмәтендә эшли. Бу дворян нәселен сакларга тиеш була. 20 елларда генераль регламент булдырыла . Анда каравылчыдан башлап коллегия президентына кадәр барлык хезмәт баскычларының хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән була.( Тавыш бирергә хокуклы).
– Петр сословиеле дәүләт түгел, полиция дәүләте төзи.
–Дворяннарны салымнан азат итә. Ни өчен поместье һәм вотчина җирләрендәге аерманы бетерә. Яңалыкның мәгънәсе, асылы нәрсәдә? (Укучылар җавабы ).
Петр Россиядә бердәм өстенлекләргә ия булучы сыйныф тудырмакчы була. Гади дворян белән аристократ аермасын бетерү – аның максаты. Ләкин дворян сословиесе сакланып калына. Петр уйлаганча, аларның барысы да дәүләткә хезмәт иттерү идеясе була. Бу очракта ул үзен дәүләт хезмәткәре буларак тыйнак тота. Кешеләр барында үзенең гадилеге белән кешеләрне шаккаттыра. Ләкин бу кешеләр алдында уен гына була.
Петр I шәхесе.
Петр үткәргән дәүләт реформалары Россиядә абсолют монархия төзелүгә китерә.
---Регуляр дәүләт – нәрсәне аңлата?
(Укучыларның фикерләре тыңлана).
Ул – бертөрле, алдан уйланылган план буенча төзелгән, барлык сословияләр дә государьга буйсынган кешеләр буларак тигез,гомумдәүләт системасында үз функцияләрен дә башкаралар. Россия “ регуляр” дәүләткә әверелә.
(Компьютерда күрсәтелә).
Петр замандашларын үз шәхесенең масштабы белән шаккаттыра.2 метр озынлыкта, төз гәүдәле,тәэсирле зур күзле, куе бөдрә чәчле баһадир. Күпләгән фәннәрне, һөнәрләрне белә, поководец, флотоводец, дипломат, балта остасы һ.б.
Купшы чараларны, рәсми киенү – ясануны яратмый. Кешеләргә карашы түземсез һәм кырыс була. Аларга ул билгеле бер максатларгаирешү коралы итеп карый. Гомере ахырында ялгызлыкта кала. (Петр I портреты күрсәтелә).
1725 елның 28/I Россиянең I императоры Петр үлә... “Кемне күмәбез? ... Бөек Петрны күмәбез. Рус җиренең кояшы баеды”... бу сүзләрне замандашы, Синадның вице- президенты Феофан Прокопович әйтә. Петрга шундый югары бәя бирелә, шул ук вакытта үзе исән чакта ук икенче төрле фикерләр дә була. Икенчеләр өчен ул “явыз”, “деспот”, “тиран”. Тискәре мөнәсәбәт аеруча патша улы Алексей эшендә ачык күренә.
Картина: “ Петр улы Алексейдан сорау ала”. (Укытучы аңлатмасы).
---Аның турында күпме китаплар язылган,фильмнар эшләнгән.
---Нинди әсәрләр беләсез? Нинди бәя бирер идегез?(Пушкин “Полтава”, А. Толстой “Петр I”, кино “Юность Петра”).
Ләкин һәрбер авторның патша – реформатор турындагы күзаллавы төрлечә кала бирә.
(1 укучы “Петр I” романы буенча Петрны бәяли).
Безнең алда “Бакыр җайдак” авторы Пушкин аңа югары бәя бирә. (Эпиграф укыла).
– Сез бу бәяләмә белән килешәсезме?
Замандашы Р.Дашкова үз язмаларында түбәндәгеләрне әйтә: (1 укучы Дашкованың истәлек язмасын укый). (Славянофиллар карашыннан өзекләр булырга мөмкин).
---Ә без сезнең белән бу каршылыклы фикерләрне истә тотып Россия дәүләтенә һәм җәмгыятенә китергән үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре якларын билгеләп карыйк.
– 2 группа төзелә. Һәр группа үзенә эш ала. 1 групп Петр I реформаларының уңай якларын, 2 группа тискәре якларын бил- гели, эзләнә.
Җавап әзер булгач,1әр укучы яклый.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
Укытучы: Россия императоры һәм аның эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнү менә инде 300 елга якын актуаль булып кала. Ул илнең үзгәреш, катлаулы чорларында искә алына, төрлечә бәяләнә. Без аның эшчәнлегенә Пушкин аша, XIX г. җәмгыятьчелеге аша ( Славянофиллар һәм Көнбатышчылар ) XXI гасырда ил реформаларының эшчән- леге аша Петрга кире кайта – кайта өйрәнербез. Чөнки безнең илебез Европа, Азия кыйммәтләрен үзендә саклый. Шунлык- тан, 2 карашлы фикер безгә тагын очраячак.
Өйгә : 12-13 бирелә, 6 биремдәге таблицаны тутырырга.
Укучыларга билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.