Печать
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

         Әтнә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе

                        «Күшәр төп гомүми белем бирү мәктәбе»

Сафарова Зөлфия Гарифулла кызы, I квалификацион категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

   Тема: Алтын Урданың чәчәк ату чоры

Максат:

-         XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урданың хуҗалыгы һәм мәдәния-тына характеристика бирү;

-         Алтын Урда дәүләтенең казанышлары һәм үзенчәлекләре белән таныштыру;

-         укучыларның карта, текст белән эшли белү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау, кулланылган материал:

  1.     Карта,презентация, Хуҗин Ф.Ш. “Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте”6нчы сыйныф өчен уку әсбабы

Яңа төшенчәләр: глазурь, инкрустация, бәкләри бәк, дарухачы,диван.

 Дәрес барышында сингапурча укыту структуралары кулланыла, шуңа күрә укучылар 4 кешедән торган төркемнәргә берләшә.

  1.                    Актуальләштерү:
  2.      Хуҗалык тормышы.
  3.      Алтын Урда шәһәрләре.
  4.      Алтын Урда мәдәнияте.
  5.      Дәреслек һәм карта белән эш. (Ф.Ш.Хуҗин, В.И.Пискарев “Татарстан тарихы борынгы заманнардан XVIгасыр уртасына кадәр, 47-49нчы бит) слайд 5

Кереш әңгәмә: без үткән дәрестә Идел буе Болгар дәүләте, аның Бату хан гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы турында өйрәндек.

Бу ил нинди дәүләт составына керде? ( Алтын Урда)

Алтын Урда дәүләте турында без кайчан өйрәндек? ( Рус дәүләте тарихын өйрәнгәндә)

Алтын Урда дәүләте кайчан төзелде? Кем төзеде?(1243, Бату хан)

Алтын Урда турында без күбрәк рус чыганакларыннан, Рус дәүләтенең Алтын Урдага булган мөнәсәбәте аша таныштык.  Бу чыганакларда Алтын Урда Рус дәүләтен  изүгә дучар иткән явызлык чыганагы булып, кыргый күчмә кабиләләр буларак кабул ителә. Ә чынбарлыкта нинди ил булды икән ул Алтын Урда дәүләте? Әйдәгез бүген бу дәүләт белән якыннанырак танышыйк.

Моның өчен без 14 нче гасырга – Алтын Урданың чәчәк аткан чорына сәяхәт итәрбез. Ләкин сәяхәткә чыгып киткәнче бу ил турында белгәннәребезне искә төшерик әле. Бирем: Алтын Урда темасына төшенчәләр һәм даталарны искә төшерү(Сингапурча укыту структурасы СТЁ ЗЕ КЛАСС: Укытучы сорау бирә, билгеле бер вакыт аралыгында укучылар мөмкин кадәр күбрәк төшенчәләр һәм даталарны искә төшереп язалар.Җаваплар астына сызык сызыла. Укучылар баса, кулларын күтәреп пар эзләп табалар.Бер-берсенә җавапларны укыйлар, үзләрендә булмаган җавапларны сызыктан аска өстәп куялар). Мәсәлән,

( Бату хан, Чыңгыз хан, Темучжин, төмән, ярлык, яса, баскак, сарай, корылтай, Жучи олысы, татарлар, монголлар, 1236, 1223. 1237-1238, 1239 – 1240 ...)

Сәяхәтебезне Болгардан башларбыз һәм Бөек Идел юлы аша барырбыз.

(презентация, слайд 2-4)

Бөек Идел юлы – Төньяк  Европаны Азия белән тоташтыручы сәүдә юлы

План:

1. Үзбәк хан вакытында Алтын Урда дәүләте.

2. Дини сәясәт.

Сәяхәт барышында без “Сәяхәтнамә” тутырырбыз.(кушымта 1)

Төзелгән вакыты

XIII  гасыр уртасы

Территориясе

Көнчыгышта – Иртыш елгасы,

Көнбатышта – Днестр һәм Дунай елгалары;

Төньякта – Көнбатыш Себер, Идел Болгары, мордва, мари, урдмурд җирләре;

Көньякта – Арал,Каспий,Азов һәм Кара диңгез буйлары

Халкы

Кыпчак,болгар,маҗар,хәзәр,татар,монгол

    Үзбәк хан  1312нче  елда  Алтын Урда белән идәрә итә башлый. Ул дәүләт эчендәге фетнә-чуалышларга чик куя, каты кулы белән анда тәртип урнаштыра.

Үзбәк хан вакытында Алтын Урданың халыкара абруе үсә. Хан Византия импера-торы кызына өйләнгән була. Мисыр солтаны  белән туганлаша. Үзенең сеңлесе Кунчакны Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичка кияүгә бирә. Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда чәчәк ата һәм ныгый.

Дәүләт идарәсе. Слайд 6

Алтын Урда феодаль дәүләт була. Әйдәгез, феодаль дәүләткә хас булган билгеләрне искә төшереп китик әле:

-         җиргә  дәүләт һәм эре җирбиләүчеләр хуҗа;

-         крестьяннарның кечекнә җир биләмәләре бар, алар җиргә хуҗа түгел, ә  файдаланалар гына;

-         крестьяннар йөкләмәләр үтиләр: барщина,оброк;

-         натураль хуҗалык өстенлек итә.

Дәүләт башында Батый хан нәселе ханнары тора. Ханзадәләр – олыслар белән идарә иткәннәр.XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урда үзәкләшкәнтерелгән дәүләткә әверелә.Яңа төшенчәләр сүзлек дәфтәренә яздырыла:

Үзәкләштерелгән дәүләт – бер җитәкчесе һәм ил белән бер үзәктән идарә итү системасы булган дәүләт.

Корылтай – XIII-XIV гасырларда төки-монгол дәүләтләрендә югары катлау вәкилләре җыены.

Диван – дәүләт советы (ханның туганнары, эре җирбиләүчеләр, югары дәрәҗәдәге руханилар, гаскәр башлыклары)

Бәкләри бәк – диван башлыгы

Баскак – ясак җыючы, хан наместниклары

Дарухачы- ясак җыюны күзәтүчеләр

  1.      Дини сәясәт.
  2. 3.     Хуҗалык тормышы. Сорау: илнең халкы ни белән шөгыльләнгән?
  3.      Шәһәрләр. Сарай Бату турында видеоролик карау. Слайд 9
    1.      Сарай  Бату шәһәре кайчан төзелгән?
    2.      Ни өчен Бату хан  бу урында шәһәр төзегән?
    3.      Беренче тапкыр шәһәр кайчан елъязмаларда искә алына?
    4.      Шәһәрнең икенче исеме нинди?
    5.      Археологик табылдыклар безгә шәһәр турында ниләр сөйли?

Сорау: Алтын Урда дәүләтендә нинди дини сәясәт алып барылган?

Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута язмаларыннан өзек укыла ( Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, 40 нчы бит) Фикер алышу( СИНГЛ  РАУНД  РОБИН – куелган сорауга түгәрәк буенча һәр укучы үз фикерен әйтеп чыга)

  Нәтиҗә: 1312-1313нче елларда Үзбәк хан ислам динен рәсми дәүләт дине дип игълан итә. Ләкин Урда халкы үзе теләгән теләсә нинди динне тота алган. Алтын Урдада шулай ук мәҗүсиләр дә яшәгән. Халык арасында христианнар, буддизм һәм яһүд дине вәкилләре дә булган.

Шулай итеп А.Урда ислам диненә корылган дәүләткә әверелә. Бу дәүләт төрле милләт һәм дин вәкилләренең тыныч һәм тату яшәү үрнәгенә әверелә ( толерантлык) Нәтиҗә сәяхәтнамәгә языла.

Дәреслек белән эш. ( 55-56 нчы бит, ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН: Билгеле бер вакыт аралыгында укучылар дәреслекне укыйлар,сорауга җавапны язалар,һәр укучы тү-гәрәк буенча үз җавабын укый, калганнар үзләренең җавапларын тулыландыралар)

Нәтиҗә сәяхәтнамәгә языла. слайд 7-8

Видеоязмага карата сораулар:

Майолика – төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр.

Глазурь – керамиканы саклау һәм бизәү өчен астагы язу яки бизәк өстенә салына торган үтә күренмәле калын, пыяласыман катлам.

Мозаика- төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сурәт. Биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә кулланыла.

Нәтиҗә: Бай шәһәрләрнең күп булуы Алтын Урда цивилизациясенең зур үсешкә ирешүен күрсәтә.

5.Алтын Урданың мәдәният    слайд10

Алтын Урда мәдәнияте Урта гасырларда иң алга киткән мәдәният булган, тарихта күренекле сәнгать әсәрләрен мирас итеп калдырган.

Ныгыту. Синквейн  “ Алтын Урда”

Өй эше. П.4-5 укырга, сәяхәтнамәне тутырып бетерергә.

Йомгаклау. Безнең  Алтын Урда дәүләтенә сәяхәтебез тәмам. Алтын Урда дәүләте Урта гасырлар тарихында мөһим урын алып торган. Үзбәк хан идарә иткән чор Алтын Урданың кодрәтле һәм чәчәк аткан чоры була.

Кушымта 1                  Сәяхәтнамә

Төзелгән вакыты

 

Территориясе

 

Халкы

 

Идарә итү

 

Хуҗалыгы

1.

2.

3.

4.

Дин

 

Шәһәрләре

 

Мәдәнияте

Фән

Мәгариф (белем бирү)

     Әдәбият