5 класс, "Борынгы Һиндстан"
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Тема: Борынгы Һиндстан.
Максат: - Борынгы Һиндстанның географик урыны, климатының үзенчәлекләре
белән таныштыру;
- Һиндстанда борынгы цивилизация үзенчәлекләре белән таныштыру;
- Һиндстан җәмгыятенең төркемнәргә бүленеше, бөтендөнья дине булган будда дине, Һиндстан дине, мәдәнияте белән таныштыру;
- Укытучы сөйләменнән, дәреслектәге текстлардан төп информацияне алырга, үзләштерергә өйрәтү;
- Һиндстан дине, мәдәнияте, табигате аша балаларда матурлык һәм гуманизм тәрбияләү.
Материал: Ф.А. Михайловский Борынгы заман тарихы 5 нче класс өчен дәреслек,
интернеттан алынган үрнәк дәресләр, методик ярдәмлек

Җиһазлау: ИАТ, карта, һинд музыкасы,атлас, Һиндстан турында призентацияләр

Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү
Метод: Сәяхәт дәрес

Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау
II. Актуальләштерү
Укучылар без сезнең белән Борынгы Көнчыгыш , яки елга үзәнлекләре цивилизацияләрен өйрәнәбез.
- Нәрсә ул цивилизация?
7 мең еллар элек кайбер кешеләр тимер тапканнар, металл эретергә өйрәнгәннәр. Ләкин әле күп кешеләр таш гасырында яшәгән. Иген үстерә, терлек асрый белмәгәннәр.
5 мең еллар элек дөньяның ике районында бик зур үзгәрешләр башланган. Шәһәрләр үсеп чыккан, дәүләтләр барлыкка килгән . Язу барлыкка килгән, беренче китаплар язылган. Бик Борынгы заманга алмашка җәмгыять үсешенең яңа баскычы цивилизация килгән.
- Ни өчен Көнчыгыш цивилизация?
- Беренче цивилизация районнары Мисыр, Елгаара өлкә булган. Алардан соң Һиндстан, Кытай цивилизацияләре туган. Бу районнар Европадан Көнчыгышта урнашканнар.Шуңа күрә Борынгы Көнчыгыш дип өйрәнәбез.
- Беренче цивилизация иле Миссырны искә төшерик әле? ( ИАТ буенча әңгәмә)
- Мисыр Нил елгасы буена урнашкан. Нил елгасы дөньядагы иң озын елга. Ул Африка уртасында урнашкан зур күлдән агып чыккан. Урта диңгезгә койганда Нил берничә тармакка, ермакка бүленеп киң дельта ясый. Тар үзәнлек һәм дельта Мисыр була инде.Нил буенда мисырлылар иген иккән. Мисырда дәүләт башка иләргә караганда алданрак барлыкка килә. Мисыр дәүләте белән фиргавен идарә итә. Фиргавеннәр пирамидалар төзегәннәр. Мисырда язу барлыкка килгән. Ул иероглиф дип атала.
- Елгаара өлкә кайда урнашкан?
- Мисырдан төньяк көнчыгышка Фарсы култыгына таба Азиянең ике бөек елгасы Тигр һәм Ефрат ага. Алар арасында урнашкан ил Елгаара өлкә дип атала. Елгаара өлкәдә шумерлар яшәгән. Алар таш урынына кирпеч кулланганнар. Мисырда пирамидалар төзелсә, Елгаара өлкәдә храм манара- зиккуратлар калкып торган.Цивилизациянең иң әһәмиятле билгесе язу. Елгаара өлкәдә чөй язу кулланганнар. Чөй язулы балчык баганалар табылган.

III. 1.Ә бүген без сезнең белән Борынгы Һиндстанга сәяхәт итәбез.
Б.Э. кадәр II мең еллар элек Һиндстан территориясенә төньяк-көнбатыштан арийларның күчмә кабиләләре бәреп керә. Алар бөтен Һиндстан җиренә таралалар. Җирле халык белән көтүлекләр өчен сугышалар. Аларның төп байлыгы терлекләр булган.Бүгенге көндә дә Һиндстанда акча берәмлеге рупия (сарык) дип атала. Вакытлар үткәч килгән арийлар җирле халык белән берләшәләр һәм Һиндстан халкын барлыкка китерәләр. Һиндстан территориясенә ыргылган арий кабиләләре башында раҗалар торган.Алар үзләренең властьларын ныгытканнар һәм нәселдән нәселгә күчергәннәр, патшаларга әйләнгәннәр. Б.э га кадәр беренче меңьеллык башында һиндлеләр тимер эретергә өйрәнгәннәр һәм Һиндстада чын цивилизация башланган.
- Ә хәзер, укучылар, Һиндстан дигән гүзәл ил белән якыннанрак танышып китик әле.
2. Презентация 1.





3. Атласта Һималай тауларын табу. Атласта Һинд Ганг елгаларын табу.

Атласта Мохенджо-Даро, Паталипутра шәһәрен табу.


4. Дәреслектә текст белән эшләү.
- Һинд үзәнленендә археологлар берничә борынгы шәһәрне казып чыгаралар. Калкулык астында киң, туры урамнар буйлап ике катлы кирпеч йортлар урнашкан.Елгаара өлкәдән аермалы буларак, Һиндстан шәһәрләренең кирпече яндырылган. Урам чатларында йортларның почмаклары, җәяүлеләргә һәм транспортка йөрергә уңайлы булсын өчен , түгәрәкләп эшләнгән.Урамнар буйлап, шакшы су агызу өчен, , балчык торбалар салынган. Һәр йотта диярлек кирпеч идәнлә һәм су агып төшү юлы булган юыну бүлмәләре бар. Мондый төзек шәһәрләр Мисырда да, Елгаара өлкәдә дә булмаган.



5.Укытучы сөйләме: Территориянең зур, джунглиларның үтеп чыга алмастай, халкының күп булуы һәм варналарга бүленүе- болар барысы да илне берләштерүне кыенлаштырган. Әмма тимер гасыры Һиндстанда бөек мәмләкәтләр заманы булган.

6. “Маурьялар мәмләкәте” текстын укучылар мөстәкыйль укып сөйлиләр.
( Дәреслекнең 105 нче бите)
7. Физкультминутка ( Һинд киеме киенгән кыз укучылар белән Һинд хәрәкәтләре башкара)
8. Документ белән эшләү ( Бу документны укып укучылар будда диненең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклыйлар.)
Сорау: Ни сәбәпле будда дине килеп чыга?

9.
7.

IV. Ныгыту.
5 нче класс укучысы Фазулзянова Гөлинәнең презентациясен карап китү. Укучылар игътибар белән карагыз. Презентациядән соң мөстәкыйль эш эшләп алабыз.
1. Презентация 2.







2. Мөстәкыйль эш. Бирелгән карточкаларда рәсемнәре белән язуларны туры китерергә.
3. Телдән мөстәкыйль эшнең дөреслеген тикшерү.
V. Йомгаклау
1. Нәтиҗә ясау.
- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Геграфик урыны, табигате нинди?
- Халкы турында нәрсә әйтә аласыз?
- Дине нинди?
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше бирү.п.19, укырга, 3 нче бирем дәфтәргә сүзләрнең мәгънәләрен язарга.
1 нче вариант- Һиндстан касталары
2 нче вариант- Һиндстан мәдәнияте турында хикәя әзерләргә

У вас нет прав для создания комментариев.