Марафон сугышы
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Олы Мәңгәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

5 нче сыйныфта тарих фәненнән үткәрелгән
дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Марафон сугышы батырлары”

Башкарды: Җәләлиев Айнур
Госман улы, тарих һәм җәмгыять
белеме укытучысы


2013

Максат.

1. Укучыларны марафон сугышы башлану сәбәпләре һәм сугышның барышы белән таныштыру. Яңа терминнарның (триера, фалага, Мильтиад, стратег) мәгънәләрен аңлату.
2. Яңа теманы өйрәнгәндә кулланылган атлас, карта, анимацион фильм, иллюстрацияләр ярдәмендә укучыларның логик фикерләвен үстерү.
3. Борынгы греклар мисалында укучыларда туган якка, туган илгә карата мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проектор, интерактив такта, карта,
марафон сугышына багышланган рәсемнәр, анимацион фильм.

Материал.
--Михайловкий.Ф.А. Борынгы заман тарихы. 5 нчы сыйныф өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006
--Атлас. Борынгы заман тарихы

Дәрес барышы.
I Оештыру.
Укытучы. Исәнмесез, балалар, утырыгыз! Класста кем дежурный?
Укучылар җавабы. (Дежурный укучы отчёты)
Укытучы. Ярар, укучылар, бүгенге дәресебезне башлап җибәрик.

II Актуальләштерү.
Укытучы. Берничә дәрес рәттән без сезнең белән борынгы Греция дәүләте турында сөйләшәбез. Без грекларның кайда һәм ничек яшәүләрен, нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен, нинди дин тотканнарын белеп киттек. Ә үткән дәрестә нинди тема уткән идек, кем төгәл генә әйтеп бирә ала?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Әйе, без үткән дәрестә борынгы Спарта, төгәлрәк итеп әйтсәк, Спарта полисын карап киткән идек. Андагы тормыш, дәүләт төзелеше, тәрбия һәм башкалар турында өйрәндек. Хәзер өйрәнелгәннәрне искә төшереп китәрбез, монын өчен сезгә тестлар таратам, ике вариантта эшләрбез.
(тестлар таратыла, эшләүгә 5-6 минут вакыт бирелә)
Тестлар.
1 нче вариант
1. Спарта шәһәренә кемнәр нигез салган?
а) греклар в) готлар
б) дориялеләр г) варварлар
2. Кемнәр алар илотлар?
а) патшалар б) коллар
в) һөнәрчеләр в) рәссамнар
3. Спартада акча ролен нәрсә үтәгән?
а) алтын б) көмеш
в) тимер кисәге г) кабырчык
4. Спартада дәүләт идарәсен кемнәр башкарган?
а) каһиннәр б) байлар
в) аксакаллар шурасы г) гади халык
5. Яңа туган ир бала авыру булса, аны нишләткәннәр?
а) кыядан атканнар б) табиблар дәвалаган
в) шул килеш калган г) әти-әнисе дәвалаган
6.Нәрсә ул лаконик сөйләм?
а) тиз сөйләм б) кыска һәм төгәл сөйләм
б) ишарәләп сөйләм г) баш селкеп сөйләм
7. Ни өчен борынгы Спартадан танылган галимнәр, язучылар, рәссамнар чыкмаган?
2 нче вариант
1. Кемнәр алар илотлар?
а) патшалар б) коллар
в) һөнәрчеләр в) рәссамнар
2. Спартада дәүләт идарәсен кемнәр башкарган?
а) каһиннәр б) байлар
в) аксакаллар шурасы г) гади халык
3. Нәрсә ул лаконик сөйләм?
а) тиз сөйләм б) кыска һәм төгәл сөйләм
б) ишарәләп сөйләм г) баш селкеп сөйләм
4. Спарта шәһәренә кемнәр нигез салган?
а) греклар в) готлар
б) дориялеләр г) варварлар
5. Спартада акча ролен нәрсә үтәгән?
а) алтын б) көмеш
в) тимер кисәге г) кабырчык
6. Яңа туган ир бала авыру булса, аны нишләткәннәр?
а) кыядан атканнар б) табиблар дәвалаган
в) шул килеш калган г) әти-әнисе дәвалаган
7. Ни өчен борынгы Спартадан танылган галимнәр, язучылар, рәссамнар чыкмаган?

Җаваплар:
1нче вариант
1 б, 2б, 3в, 4в, 5а, 6б,7 төп эш булып хәрби тәрбия, хәрби эш торган
2 нче вариант
1б, 2в, 3б, 4б, 5в, 6а, 7 төп эш булып хәрби тәрбия, хәрби эш торган

Укытучы. Ярар, укучылар, төгәллибез.( җаваплар җыеп алына)

III Яңа теманы аңлату.
Укытучы. Хәзер, укучылар, без чираттагы тугызынчы бүлеккә керәбез. Ул грек-фарсы сугышларына багышланыр. Без аңа ике дәресебезне багышларбыз, шуның беренчесе “Марафон сугышы батырлары” дип атала. Шулай итеп, эш дәфтәрләребезне ачабыз, бүгенге датаны һәм дәрес темасын язып куябыз.

(укучылар дәфтәргә дәрес темасын язалар)

Укытучы. Без дәресебезне шушы план нигезендә алып барырбыз.

Дәрес планы.
1. Милеттагы восстание, сугышның башлануы.
2. Гаскәр башлыгы Мильтиад.
3. Марафон сугышы.

Укытучы. Б.э.к. 500 елда фарсылар хакимлегенә каршы Милет – Кече Азиядәге иң эре грек шәһәре баш күтәргән. Аңа фарсыларга авыр ясак түләүче күп кенә полислар да кушылган. Баш күтәрүчеләр Дарий I гаскәренә каршы торырга көчләре җитмәячәген аңлаганнар, шуңа күрә, ярдәм сорап, Грециянең башка полисларына мөрәҗәгать иткәннәр. Афина баш күтәрүчеләргә ярдәмгә 20 хәрби триера (өч рәт ишкәкче утыра ала торган кораблар) җибәргән. Аттика янында-гы Эвбея утравында урнашкан Эретрия шулай ук 5 триера җибәргән. Дарий I нең ачуы котырган. Афинанылар һәм эретриялеләр мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшына башладылар дип исәпләгән ул. Греклар восстаниесе рәхимсез рәвештә бастырылган.
Ә хәзер дәфтәргә триера сүзенең нәрсә аңлатканың язып куябыз.

(укучылар дәфтәргә язалар)

Укытучы. Хәзер мондый сорауга җавап бирегез әле: нинди шәһәр б.э.к 500 елда фарсыларга каршы баш күтәргән?

(укучылар җавабы)

Укытучы. Б.э.к. 492 елда фарсылар флоты Эгей диңгезе ярлары буйлап Грециягә таба хәрәкәт иткән. Афон борынына килеп җитүгә, диңгездә көчле давыл кузгалган. Фарсылар флоты йомычкага әйләнгән, меңнәрчә диңгезчеләр һәм сугышчылар батып үлгән. Бөек илбасарлар, фарсылар үзләренең атлы гас-кәре белән дан тотканнар. Алар зур кораблар төзегәннәр, аларга 1000 ат һәм 40 меңләп кеше төягәннәр. Иң эре грек шәһәр-дәүләтләре – Афина һәм Спарта – нибары 10 ар мең сугышчы гына чыгара алган. Б.э.к. 490 елда фарсылар Греция яр буйларына килеп җиткәннәр. Афинага килеп җиткән чапкын фарсыларның шәһәрдән кырыклап километр ераклыкта, Марафон авылы янында төшүләрен хәбәр иткән. Афиналылыр бары тик үз көчләренә генә исәп тота алганнар. Тагы бер тузанга баткан һәм сулышы капкан чапкын Спартадан борчулы хәбәр китергән – Аксакаллар шурасы ай тулганнан соң гына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә икән. Чөнки борынгы йола буенча спарталыларга ай тулганчы походка чыгу тыелган. Кечкенә генә Платея шәһәре 1000 сугышчыдан торган отряд җибәргән.

Укытучы. Ни өчен Спарта ярдәм гаскәрен соңрак җибәрергә вәгъдә иткән?

(укучылар җавабы)

Физкультминут

Укытучы. Планның икенче бүлегенә күчәбез. Кечкенә армияләре белән җитәкчелек итүне афиналылар тәҗрибәле хәрби башлык Мильтиадка тапшырганнар. Мильтиад армияне туп-туры Марафон янында җәелеп урнашкан фарсылар лагере янына алып килгән. Бу урында диңгез буендагы зур булмаган тигезлекне кыялар һәм калкулыклар боҗрасы әйләндереп алган булган. Грекларга югарыдан дошман лагере һәм яр буенда торучы флот бик яхшы күренгән. Текә кыялардагы грекларны фарсылар бик тиз куреп алганнар. Көн артыннан көн үткән, әмма ни теге як, ни бу як сугыш башламаган.

Укытучы. Кем ул Мильтиад?

(укучылар җавабы)
Укытучы. Мильтиад әмере буенча греклар шунда ук тигезлеккә төшкәннәр һәм фалангага (гоплитларны – авыр коралланган җәяүле сугышчыларның – тыгыз йомык рәтләре) тезелгәннәр. Фарсыларның сан ягыннан өстенлеген истә тотып, Мильтиад фаланганың сугыш сызыгын озынайткан, уртада гоплитларның нибары өч рәте генә калган. Аның каравы кырый рәтләр тыгыз урнашкан булган. Греклар ашкынып һөҗүм иткәннәр, ә дошманга җитәргә берничә дистә метр калгач, атакага ташланганнар. Бу фарсы җәяче һәм сөңгечеләренең прицелын бутаган. Аларның уклары греклар артындагы җиргә барып кадалган.
(дәфтәргә яңа сүзләр языла)
Фарсыларның уртадагы рәтләрен кысырыклаганнар, әмма фаланганың канатлары грекларга җиңү китергән. Ике яктан әйләндереп алынган, соңге һәм кылычлардан яраланган фарсылар тәртипсез рәвештә кача башлаганнар. Греклар җиде фарсы корабын кулга төшергәннәр. Калганнары тиз генә китеп өлгергән. Хәзер исә анимацион фильм карап алырбыз.

Анимацион фильм карау

Риваятьләргә караганда, җиңү турында билгеле булуга, шатлыклы хәбәр белән Афинага чапкын җибәрелгән. Ул үз-үзен аямыйча чапкан да чапкан һәм: “Шатланыгыз, без җиңдек!” – дип кычкыруга йөрәге ярылудан үлеп киткән.
Афиналылар грекларга туган җирен һәм ирек сөйгән гражданнарының сан ягыннан күпкә өстен дошманны да җиңә алуларын раслаганнар. Марафон сугышына кадәр фарсылар җиңелмәс сугышчылар булып саналганнар. Марафон батырлары моның киресен исбатлаганнар.

IV Ныгыту.

Укытучы. Укучылар, хәзер үзегезне борынгы грек сугышчысы дип күз алдына китерегез, фарсылар белән сугышка барганда, сез кайсы әйберләрне алыр идегез?

№ Сугыш коралы, әйбере Җавап
1. Күкрәк һәм арканы каплап торучы ике бронза пластинкадан торган панцирь
2. Шинель – йон тукыма плащ
3. Бронза тезкаплагычлар
4. Тиредән эшләнгән ат ияре
5. Ук һәм җәя
6. Бронза шлем
7. Озын сөңге
8. Сугыш ат арбасы
9. Кыска тимер кылыч
10. Таран

Җаваплар: 1, 3, 6, 7, 9
Укытучы.
--Афина гаскәрен кем җитәкләгән? (Мильтиад)
--Марафон сугышы кайчан булган? (б.э.к.490 нчы елда)
--Фарсыларнын җитәкчесе? (Дарий 1)
--Нәрсә ул фаланга? (җәяүле сугышчыларның тыгыз йомык рәтләре)
--Грекларга үзләрен сан ягыннан узып китүче фарсыларны җиңәргә нәрсә ярдәм иткән?
(укучылар җаваплары тыңлана)

V Йомгаклау.
Укытучы. Шулай итеп, бүгенге дәрестә без нәрсәләр белеп киттек?
(укучылар җавабы)

VI Өй эше. П 28, эчтәлек. 152 бит, сорауларга җавап әзерләргә.

У вас нет прав для создания комментариев.