Солдат хатлары уку кичәсе
Рейтинг:   / 54
ПлохоОтлично 
Ф.И.О. Шакирҗанова Румилә Илдус кызы
Должность: I нче квалификацион категорияле математика һәм информатика укытучысы
Школа: Татарстан Республикасы МББУ «Чури-Бураш төп гомумбелем бирү мәктәбе»
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Тема: Солдат күңеле- авыр чорыбызның
Ышанычы, көче терәге.
Күз яшьләре тамган аналарның
Өметләре, керсез йөрәге.

Җиһазлау: магнитофон, стендлар: «Безнең укучылар – Ватан сагында”, “Әфганисан-йөрәк ярасы”, мәкаль-өйтемнәр.
Максат:тарихи һәм әдәби-музыкаль кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстан-Чечня җирләрендә хезмәт иткән егетләрне олылап искә алу, хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз белән горурлану, гаиләләренә карата ихтирам, хөрмәтне арттыру максатыннан үткәрелә.
Алып баручы:
Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан, Чечня жирендә хәрби бурычын үтәгән солдатлар һәм ул дәхшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган авылдашлар, әле генә парта артларында утырган укучыларыбыз хакында.
Укучы В.Һадиуллинның “Әфганстан” шигырен сөйли.
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда калды якташларым.
Алып баручы: Афганистан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә ят та, дәһшәтле дә булган бү сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарылды.
Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралароы алып кайтучыларның саны да бихисап.
“ Әфган кызалаклары” ның кара таҗы Чури-Бураш җиренә дә килеп кунды. Әлеге сугыштан исән кайткан егетләрнең исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. (Укучылар һәр егет турында сөйләп китәләр.)
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
Алар хәтер, алар бик кадерле
Ерак калды андый вакытлар.
Үз халкымның чын йөрәге булып
Күңелләрдә яши авылдашлар. Аларның гаиләләре өчен бәйрәм бүләге булып җыр яңгырый.
“Юк, үкенеп яшәмәм мин,
Табигатьнең кочагында.
Дусларым һәм туганнарым
Кунак булыр табынымда...”- дип кабатларга тулы хокукы бар бүген безнең тыныч тормышны яклаучы авылдашыбыз Мингазов Талиярның. Киләчәген хәрби хезмәткә багышлаган бердәнбер егетебез ул безнең. Әмма киләчәктә бу юлдан китәрлек батыр йөрәкле балалар безнең мәктәптә дә булыр.
Хәзер яңгыраучы җыр Миңгазов Талиярга бәйрәм бүләге булып җиткерелсә, аңың туганнары өчен Талиярдан зур бүләк итеп кабул ителсен.

Солдат күңеле-янар хыяллар ул,
Үтелмәгән авыр юллар ул.
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр, уйлар ул.
Бүгенге көндә армия хезмәтендә булучы егетләребез безнең зур горурлыгыбыз
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар!
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләрнең гаебе җелән кабына. Алар шуны белеп торсын: без – тынычлык яклы!

У вас нет прав для создания комментариев.